|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.07.2022 Хәвеф-хәтәр
Иделдә теплоход һәлакәтенең беренчел версиясе билгелеЯкынча версия буенча, Казан янында Иделдә теплоход артык йөк төяү сәбәпле баткан булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр Россия Тикшерү комитетының транпортта Үзәк төбәкара тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә. Тикшерүчеләр белешмәсе буенча, судно иң күбе 15 кешегә исәпләнгән, бортта исә 35 кеше булган.
Моннан тыш, һәлакәтнең сәбәбе техник төзексезлек булырга мөмкин дигән версия дә карала.
Судно «Волжская гавань» причалыннан 10.15 сәгатьтә кузгалган һәм 17.10 сәгатьтә Аракчино янында Иделнең суднолар юлының 1300нчы километрында баткан.
Татар-информ элегрәк язганча, 10 июльдә Иделдә Казан янында пассажирлары булган теплоход батты. Суднода барлыгы 34 кеше булган. Беркем дә зыян күрмәгән.
--- |
Иң күп укылган
|