поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.07.2022 Мәдәният

«Мин матурлык эзләп йөрим» автомарафоны: «Китап» концертлары сездә узсын өчен нишләргә?

Сез чакырасыз – без киләбез... «Китап» милли радиосы халык янына «Мин матурлык эзләп йөрим...» автомарафонына чыга. Шигъри-музыкаль кичәләргә җәһәт кенә җыенып чыгып китә алучылар әллә күпме? Җәйге мәшәкатьләр белән бигрәк тә. Шуңа күрә «Китап» радиосы халык янына үзе барып, рухи азык өләшә.

Күз алдыгызга китерәсезме: сез кичен эштән соң, ял итәргә, саф һава суларга дип, паркка чыгасыз, ә анда әдәби-музыкаль «десант» килеп төшкән – татарча шигырьләр, җырлар яңгырый, китаплар, газета-журналлар сатыла...Балаларыгызга җәйгә уку өчен өстәмә мәҗбүри әдәбият исемлеге һәркайсыгызга килеп ирешкәндер бит?! Ничек кенә кулына китап тоттырасы дип, тәмам аптыраган аналар колагына да бу хәбәр. Балаларыгыз белән килегез дә, татар шигырьләре тыңлап китегез.

 «Беренче чиратта, бу әдәбият бәйрәме»

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков республика паркларында мондый турның Татарстан тарихында беренче тапкыр булуын ассызыклады. Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә уздырыла. Комиссия финанслата да ярдәм иткән. Шамил Садыйков моның өчен рәхмәтен белдерде.

Бу – Татарстанда беренче тапкыр дияргә була. Дөрес, автобус тулы бер төркем җырчылар, шагыйрьләр былтыр Башкортстанга сәфәргә барганда республикабызның кайбер район-шәһәрләрендә дә булган иде.

Ике ай ярым вакыт дәвамында «Китап» радиосының махсус тавыш аппаратурасы ярдәмендә «җырлап» йөрүче «Сәйдәле» легендар автобусы (Сәйдә Мөхәммәтҗанова – радионың «йөзе»), җырчылар, алып баручылар, нәфис сүз осталары белән бергә республиканың район, шәһәр, авыл урамнарын урап кайтырга, шулай ук Казанның берничә паркында һәм сәүдә үзәге тирәсендә урам концертлары бирергә ниятли.

Быелгы автомарафонның төп үзенчәлеге шул: төрле милләт телләрендә шигырьләр, фольклор коллективлары чыгышлары көтелә. Бу эш Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тәкъдим белән башкарыла.

 – Һәр торак пунктта парклар бар, җәен халык янына баруны иң кулай вариант дип таптык. Аның максаты – татар шигъриятен популярлаштыру. Беренче чиратта, бу әдәбият бәйрәме. Безнең максат – әдәбиятка, укуга мәхәббәт уяту. Шулай ук, чуваш, мари, удмурт телендә шигырьләр яңгыраячак, җирле фольклор ансамбльләре чыгышлары да көтелә.

Марат Готыф улы татар әдәбиятын пропагандалау бурычын куйды, бөтен районнарга проектның комиссия белән берлектә узуын искәртеп, хатлар яздык. Җирле хакимиятләр оештырырга булышалар. Бу милли мөһим акциягә ихтыяҗ да зур. Коронавирус аркасында мөмкинлекләр тарайган иде, ә хәзер җәен паркларда татар рухын кертү, татар шигырен һәм башка халыклар шигырен ишеттерү зур эш дип уйлыйм. Татар шигырен киңрәк аудиториягә танытасы килә. Халык килер дип көтәбез. Китап, газета-журнал сату да күздә тотыла, - диде Шамил Садыйков.

«Кая чакыралар, шунда барабыз»

Проект 2022 елның 26 нчы июнендә башланган. Беренче ике концерт Арчада һәм Кукмарада узган. «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әйтүенчә, «яшел» концертлар узачак районнарның төгәл исемлеге юк, чөнки бу исемлекне радиотыңлаучылар, тамашачылар үзләре төзи.

– Радионың социаль челтәрләрендә махсус тавыш бирү процессы бара. Безне күрергә теләгән һәркем шул аккаунтларга кереп, үз авыллары, район, шәһәрләре өчен тавыш бирә ала. «Кая чакыралар, шунда барабыз дигән принцип буенча эшләп карарга булдык. Башта бер исемлек төзегән идек, ләкин ул бик уңышлы булып чыкмады, җирлекләрдә берникадәр сүлпәнлек сиздек, шуңа проектны урыннардан инициативаларга нигезләнеп уздырырга булдык, - диде Миргаязов.

Ул узган елда Татарстанның көнчыгыш районнарын һәм Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарын ураганнарын, Уфаның «Нур» театры каршында «Туган тел» җырлап, урам концерты биреп кайтканнарын искәртте. Быел исә 18 ләп концерт көтелә. Якынча 16-17 район планлаштырылган, ләкин бу исемлек ачык кала, тавыш бирүләргә карап, тагын районнар өстәлергә мөмкин. Казанда дүрт концерт узачак.

Алмаз Миргаязов автотурны «Татмедиа»ның 15 яшьлек туган көненә багышланган тәүге чараларның берсе булуын да искәртте.

«Шигырьләр саны артачак»

Автомарафонның чираттагы концерты 16 июльдә Теләче районы Баландыш авылында республика һәм федераль программа буенча төзелгән зур паркта узачак. Анда баяннар сузып, атлар белән чын бәйрәм оештырмакчы булалар. 21 июльдә Актанышка кузгалалар, 24 июльдә Лениногорскига юл тоталар. «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова әйтүенчә, бу иң күп тавыш җыйган районнар.

– Анда безне көтәләр, димәк, шунда барабыз. Тавышлар саны буенча беренче урында Сарман, ләкин аны ахыргарак күчердек. Алай бик көткәч, Сарманга көчлерәк итеп әзерләнеп барырга исәплибез, - диде ул.

– Шигырь сөйләүне без башта ничектер программадан аерылып торыр, халык җырларга, биергә килә, шигырьләр бик үтмәс дип уйлаган идек, ләкин хәзерге заманча аранжировкалы җырлардан соң, баянга шигырь сөйләү, җыр җырлау бик матур чыкты. Алдагы концертларда шигырьләрнең күләмен 100 процент арттырачакбыз, - диде.

Автомарафонда шагыйрә Сәйлән катнаша. Лилия Кадыйрова сүзләренчә, Сәйләннең шигырьләре халык күңеленә үтеп керә, шуңа күрә беренче итеп аны сайлаганнар. Шулай ук, алдагы концертларга «Казан утлары» белән уздырылган марафондагы шагыйрьләрне җәлеп итәргә тырышачаклар.

– Концертлар белән районнарга чыгу зур дәрәҗә. Концертта шигырь уку чыннан да зур яңалык бит. Баян астында туган авыл турында шигырь укыдым. Халык аны яңалык итеп кабул итә. Минемчә, мондый формат ешрак булырга тиеш, чөнки халык шигърияттән читләште, күп кеше татар шигырьләрен белми, укымый, - ди Сәйлән.

«Җирле халык белән никадәр тыгыз элемтәгә керәбез, шуның кадәр яхшырак»

Яшерен-батырын түгел, кешене шигырь белән генә озак вакытка тотып калып булмый, җырлары да кирәк. Оештыручылар моны үзләре дә таный. Арчада, Кукмарада Татарстанның атказанган артисты Айрат Ганиев, Зәринә Хәсәншина катнашкан. Алдагы концертларда Ильяс Шәрипов баянда татар халык җырларына попурри уйнар дип көтелә. Шулай ук, Илшат Сафин, Фазлыевлар, Шәрипҗановлар, Фәрит Низамиев, Марат Галимов, Линара Батталова кебек җырчыларның чыгышлары көтелә.

– Артистлар составы үзгәреп торачак, һәр районга бер үк артистлар белән йөрмәскә карар кылдык. «Милләт, тел хакына без дә барып кайтыйк әле» дип теләгән җырчы артистлар була икән, колач җәеп каршы алабыз, - диде Лилия Кадыйрова.

Җирле коллективлар белән алдан сөйләшеп, алар белән берлектә программа төзелсә дә, оештыручылар әйтүенчә, концерт катгый сценарийсыз. Безнең янга килеп, «безнең шигырь сөйлисебез килә, без дә җырлыйк әле» дисәләр, микрофонны тартып алмыйбыз. Бу уртак эш. Җирле халык та чыгыш ясый ала, дип аңлатты оештыручылар.

– Җирле халык белән никадәр тыгыз элемтәгә керәбез, шуның кадәр яхшырак. Бу чара «Китап» радиосын популярлаштыру өчен генә түгел, җирле халыкта нәфис сүзгә, әдәбияткә мәхәббәтне уяту максатыннан да барабыз, - диде Алмаз Миргаязов.

Аның сүзләренчә, башта бер көнгә икешәр концерт бирү нияте булса да, Кукмара, Арчадан соң, бу идеяләреннән кире кайтканнар.

– Көндезге концертларга кеше җыю бик авыр. Алдагы концертлар бары тик башлыча кичке концертлар булачак. Кукмарада концертны кыска булды диделәр, 200-300 кеше җыелып та бетте, концерт та бетте, диделәр, - диде баш мөхәррир.

Шамил Садыйков әйтүенчә, проектта мега популяр җырчылар йөртү бурычы юк, киресенчә, кеше колагы ишетмәгән җырларга басым ясала.

– Танылырга теләгән яшь җырчылар да катнаша ала. Бер кыз инициатива белән чыкты, без аны үзебез белән алабыз. Берәр артистның зур аудиториягә чыгасы килсә, без ачык. Безнең аудиторияне яңа кешеләр белән дә таныштырасы килә, - диде ул.

«Китап» милли радиосы Казанда 98,6 FM ешлыгында һәм бөтен дөнья смартфоннары буйлап кушымта рәвешендә таралган.

Гөлнар Гарифуллина, Интертат.ру 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»