поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.07.2022 Язмыш

Нияз Кәримуллин: Мин бу халәтемә ияләндем инде

Кукмара районының Вахит авылында туып-үскән Нияз Кәримуллин әнә шулай ди. Кайчандыр тернәкләндерү үзәгенә йөргәндә, ул тормышта үз юлын табу, биек үрләр яулау хакында уйлап та карамый. Бирегә ул сәламәтлеген ныгытырга килә. Әмма савыгып кына калмый, тормыш авырлыкларын җиңәргә дә өйрәнә.

– Кечкенәдән тотлыгам мин.  Яз көне өебезгә су кергән була. Әти-әнием шуны суыртканда, мин базга егылып төшкәнмен. Менә шуннан бирле тотлыгам инде, – ди ул. – Кечкенәдән мине табибларга йөрттеләр. Янәсе, кимчелегемне бетереп булмасмы? Дәваланган чакта  сөйләшү үзгәрә, тотлыгу кимеп тора. Аннары ике ай узуга, кире үз хәлемә кайта идем. Мин бу халәтемә ияләндем инде. Шөкер, юлымда яхшы кешеләр очрап, авырлыкларны җиңәргә, үземне ничек бар, шулай яратырга, кабул итәргә өйрәндем. Тормышта туры юл күрсәтүче кешеләрем күп булды. Мин әле дә аларга рәхмәт укыйм, – ди ул.
 
Нияз кечкенәдән җырга-моңга гашыйк була. Әмма сәхнәгә чыгып җырлау хакында хыялланмый да. Ә тормыш башка яктан ишекләрне ача. Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева  Ниязның җырлавын ишетеп, аны сәхнәгә алып чыга.
 
– Бу минем өчен зур җиңү булды. Кечкенәдән иҗатка гашыйк кешемен. Җырларга, биергә, күңел кичерешләремне кәгазь битләренә төшерергә яратам. Вахит авылы балалар бакчасына йөргәндә үк музыка җитәкчесе Сәкинә апа Ибраһимова сәләтләребезне ачарга ярдәм иткән иде безгә. Аннары мин «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгенә килеп эләктем. Әле дә бу үзәккә рәхәтләнеп йөрер идем. Тик яшем туры килми, – ди ул.
 
Матур җырлаганын күреп, тернәкләндерү үзәгенең ул чактагы музыка җитәкчесе Илмира Ханнанова сәнгать мәктәбенә керергә киңәш итә. Аннары ул үз авылларында эшләп килүче  «Җәүһәр» җыр һәм бию фольклор ансамбленә йөри башлый.
 
Ниязның мәктәптә укыганда ирешкән уңышлары да күп. Казан Дәүләт мәдәният иститутына укырга кереп, аны да тәмамлый. Тик торганы юк аның.
 
–Хәзер өч эштә эшлим. Татарстан мәдәният министрлыгының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәгендә режиссер, Кукмара балалар музыка мәктәбендә укытучы, «Сандугач» вокаль ансамбле җитәкчесе, Вахит авылы мәдәният йортында оештыручы, «Тургай» бию төркеме җитәкчесе булып торам. Әлеге оешмаларның җитәкчеләре, коллегаларым белән бер-беребезне аңлап, матур итеп, алардан үрнәк алып, киңәшләр сорап эшлим, – ди ул. – Һәр эштә тырышлык кирәк. Үзеңне күрсәтмәсәң, сиңа ышаныч булмаячак. Мин исә, теләгән юнәлешемдә булгач, рәхәтләнеп иҗатка чумам. Аннары тагын шунысы бар: җырлаганда тотлыкмыйм.  Җыр сузылгач, сулыш яхшыра. Кешеләр белән аралашканда сузып сөйләшергә тырышам. Шулай итсәң, тотлыгу бетә. Шөкер, якыннарым да, башкалар да кимчелегемә игътибар итмиләр, сөйләгәнемне тыңлыйлар.
 
Ниязның гаилә корганына да 2 ел инде. Хатыны Айгөл белән Назгөл исемле кыз сөяләр. Әмма күңел ярасы да бар аның. Узган ел коронавирус авыруы әтисен арабыздан алып китте.
 
– Әтиебез бик тә кешелекле, ярдәмчел иде. Әле дә аның юклыгына ышанып бетеп булмый. 54 яшендә генә иде әле. Матур итеп юбилеен үткәрергә җыенган идек. Гомер бәйрәмен түгел, ашларын уздырырга туры килде, – дип сөйли Нияз. – Тормышта минем уңышларга ирешәсемә ышанучы, канатландырып, үсендереп торучы кешеләр – әти белән әни. Әти һәрчак: “Гаиләбезнең, нәселебезнең дәрәҗәсен төшермә, югарыга атла”, – дип әйтә килде, әле хәзер дә аның киңәшләрен тоеп яшим, тырышып хезмәт куям.
 
Нияз әнисенә дә рәхмәтле. Алар сеңлесе Гөлшат белән әниләренә терәк булырга тырышалар. Бар эштә бергә алар. Ришат абый күкләрдән карап сөенәдер. Сөенмәслек тә түгел! Ә бит берәү дә Ниязның сәхнәгә чыгып җырлавына, югары белем алып, инде хәзер аспирантурада укуына ышанмаган була. Үзе әйтмешли, үҗәтлек һәм тырышлык үз эшен эшли.
 
– Син ничә эштә эшлисең,  арымыйсыңмы, ничек җитешәсең, диләр. Тормышта барысына да өлгерергә кирәк.  Күктән төшкәнне көтеп утырып булмый. Матур яшисең килсә, җаен табасың инде. Синең өчен берәү дә эшләмәячәк. Тормыш – үз кулыңда, – ди ул.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.07.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»