поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.07.2022 Җәмгыять

Әбиләргә штраф: тиеш булмаган урыннарда сатучы әбиләрне җаваплылыкка тартачаклармы?

Үзләреннән артканны базарга чыгарып сатучы апа-абыйлар нинди кәеф белән яши? Моны без башкаланың берничә базарына чыгып ачыкладык.

Мәскәү базары
 
Беренче тукталышыбыз Мәскәү базары булды. Сәгать тугыз тулып киткәндә, базар гөрли иде инде. Бу көннәрдә биредә иң популяр товар ул – әлбәттә, җиләк. Аннан соң – яшел тәмләткечләр һәм яшелчәләр.
 
Галия апа базарның эченә узмыйча, керү юлында гына урнашкан. Үз бакчасында үстергән җиләкләрен сатарга чыккан. Бераз гына яшел тәмләткечләре дә, йомыркасы да бар. Бакча җиләгенең бер стаканын 180 сумга тәкъдим итә.
 
– Кызым, мин бу урында беренче көн генә утырам әле. Гомумән, базарга сату белән сирәк йөрим. Башка вакытта юлның каршы ягына чыгып утыра идем, тик анда йөрүче аз. Урын өчен акча сораганнары юк иде, – диде ул.
 
Иң кызыгы базарның эчендә иде, әлбәттә. Монда чиләк-чиләк утырган кып-кызыл җиләк исләреннән башлар әйләнерлек. Каен җиләге дә, урман җиләге дә, бакча җиләге дә күп, җаның кайсын тели, сайла да ал. Сайлау мөмкинлеге күп булгач, халык та рәхәтләнеп, иркенләп йөри. Әле бер сатучы, әле икенчесе янына туктала, сатулаша.
 
– Хатыным җиләк җыярга бөтенләй яратмый. Җыя торган урыннарын да белмибез. Шуңа күрә җиләкне ел да сатып алып кына ашыйбыз. Артык күп алмыйбыз. Туйганчы ашыйбыз да, калганын я болай гына, яки шикәр белән болгатып катырып куябыз, – диде үзен Александр дип таныштырган әңгәмәдәшебез.
 
Базарда сату итүчеләрнең күпчелеге – Мари Иле һәм Чувашиядән килүчеләр. Менә 75 яшьлек Мария түти дә быел беренче тапкыр җиләк сатарга чыккан. Каен һәм урман җиләге белән тулган чиләкләре тезелеп киткән иде. Төрле үләннәр дә алып килгән. Үзен Чувашиядән дип таныштырды.
 
– Шушы кадәр җиләкне ничекләр җыеп бетерәсез? – дим сорыйм аңардан.
 
– Мин генә җыймыйм бит. Балалар иртән үк китеп җыялар. Алар өйрәнгән инде, куллары эшкә ятып тора. Безнең авыл халкы шушы чорда күп акча эшләп кала. Быел җиләк бик күп. Озак сатачакбыз әле. Бүген җиләк белән беренче тапкыр килдем. Кышын да, җәен дә шушында инде мин. Кышын салатлар, кайнатмалар алып киләм. Монда шунысы яхшы: без, өлкәннәргә, сату бушлай.

– Бу кадәрле җиләкне алып бетерәләрме соң?
 
– Берсе дә калмый. Ел саен бездән генә ала торган сатып алучылар булгач, тагын да яхшы.
 
Тагын бер сатучы янына тукталдык. Анысы исә Мари Иленнән булып чыкты. Ул да күп итеп җиләк алып килгән иде.
 
– Быел җиләк күп, тик җыючылары тагын да күбрәк, – дип елмайды әңгәмәдәшебез. – Без җиләкне үзебез җыябыз. Шуңа күрә көнаралаш кына киләбез. Көненә 35–40 литр җиләк сатабыз. Бу – 15 мең сум акча дигән сүз.
 
Үзәк базар
Икенче тукталышыбыз башкаланың данлыклы Үзәк базары иде. Монда да сатучылары да, сатып алучылары да күп. Күпчелек кеше әлеге дә баягы җиләк, яшелчәләр тирәсендә бөтерелә. Һавада – тәмле исләр.
 
Бер апаның: «Кызым, мин Дөбьяздан килдем. Үземнең бакчамда үскән җиләк. Аласыңмы? Килограммы 300 сум гына. Бик тәмле бит», – дигән тавышына игътибар итеп, янына барасы иттем. Апа биредә бик сирәк була икән. Урын өчен 150 сум акча түләгән. Чиләкләре дә күп түгел иде. Икенче әйләнеп килүемә җиләкләрен сатып бетереп, кайтып та киткән иде инде.
 
Биредә дә Мари Иле республикасыннан килүчеләр күп иде. Әңгәмәдәшләрем арасында Казан янындагы бистәләрдән, Тәтеш, Биектау, Лаеш районнарыннан килүчеләр дә бар. Кемдер үз товарын алып килсә, кемдер бары тик сата гына.
 
Галимовлар гаиләсе Казанның Мирный бистәсеннән килгән булып чыкты. Үз теплицаларында кыяр һәм помидор үстерәләр.
 
– Элек без Җиңү проспектында сата идек. Хәзер анда халык йөрми башлады, сату бетте диярлек. Шуңа күрә бирегә күчтек. Ә каенанам электән үк шушында сата. Монда чыгымнар күбрәк, әлбәттә. Майдан алып октябрьгә кадәр урын өчен 12 мең сум түләп куябыз. Моңа көн саен тагын 400 сум өстәлә. Ләкин мин ияләштем инде, биредә халык та күп, ошый да. Иртән 7дә киләбез дә, көндезге 2дә кайтып китәбез. Гадәттә барысын да алып бетерәләр, – диде Альбина.
 
Аның әйтүенчә, урын өчен бәяләр быел сизелерлек арткан.
 
– Алыпсатарлар 700–800 сум сорый. Ә безгә, үз яшелчәләребезне үстереп саткан өчен, 400 сум түләргә кушалар. Дөрес әйбер түгел инде бу, – диде ул.
 
Шулай да аралашкан кешеләрнең күпчелеге базарга чыгып сатуның файдасы барлыгын әйтте. Иң зур табышны сезонында җиләкчеләр ала, помидор-кыяр, яшел тәмләткечләр сатучылар да алардан калышмый. Күләмнәрен әйтеп сөйләшмәсләр дә, акмаса да тамып торуның хәерле икәнен аңларга була.
 
Иртә торсаң отасың
Базарда сату итүчеләр ике төркемгә бүленә. Кемнәрдер ара-тирә генә чыгып, аз гына товарларын сатып кереп китсә, кайсыларыдыр әлеге эшне кәсеп иткән. Андыйлар урын өчен бер елга алдан түләп куя, чөнки базарда урын – алтынга тиң. Сатарга урын булмаганлыктан, кире борылып кайтып китүчеләр дә булгалый икән.
 
– Иртә торсаң отасың. Шуңа күрә без бик иртә киләбез. Сәгать 4тә торып, юлга 5тә кузгалабыз. 7гә инде монда булабыз, – ди Мәскәү базарындагы танышыбыз. – Әлегә сатарга урын бар. Узган ел бик авыр булды. Кеше өстендә кеше иде.
 
Сатучылар белән аралашкач, урын өчен түләү хакының урынга һәм товарның күләменә бәйле булуы аңлашылды. Мәсәлән, Мәскәү базарында беренче рәттә сату итү кыйммәтрәк, чөнки анда, беренчедән, сатып алучылар күбрәк йөри. Икенчедән, сату да яхшырак, тизрәк бара. Эчтәрәк, икенче рәттә сатучылар урын өчен 500 сумнан башлап түли. Өлкән апа-абыйларга бөтенләй бушлай. Кайбер көннәрне яшьрәкләргә дә бәхет елмаерга мөмкин икән: акчаны көн саен җыймаулары да бар.
 
– Мин сирәк чыгам базарга, – ди үз бакчасында кыяр үстерүче Галим Әбраров. – Күп булгач, үземнән артканын сатам инде. Ул кадәрне нишләтеп бетерим? Яшь вакытта бер районда агроном булып эшләгән идем. Шуңа күрә бакчада эшләүнең рәтен дә, рәхәтен дә беләм. Кыяр сатып, күп акча эшләп булмый, билгеле. Кеше янында булгач, үзе бер күңелле, дип йөрим.
 
«Элита»лы беренче рәт дигәннәрендә түләү, чыннан да аерыла. Биредә урын өчен көн саен 1000–1300 сум түлиләр. Моңа көн саен 50 сум лаборатория чыгымнары да өстәлә.
 
Үзәк базарда исә урын өчен түләү башлыча нәрсә һәм күпме күләмдә сатуга бәйле дип аңладык. Мәсәлән, сезон булганга күрә, җиләкчеләр күбрәк түли. Җиләк һәм помидор саткан апа 800 сум бирәм, дисә, яшел тәмләткечләр тәкъдим итүчеләр 300 сум түли икән.
 
– Урын белән монда проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Сатучылар күп, ә урын аз. Яңа гына килеп сатарга теләүчеләргә авыррак шул инде. Шуңа күрә без урынны сатып алабыз. Ягъни бер елга 10 мең сум түләп куябыз. Һәм моңа өстәп, һәр килгән саен тагын 400–700 сумга кадәр түлибез. Күпме товар белән киләсең инде, – диде Мари Иленнән килеп, яшелчәләр, яшел тәмләткечләр, үләннәр сатучы Светлана Петрова. –  Без көн саен киләбез. Теплицабыз бар. Әни дә сата монда. Ул җиләк өчен кыйммәтрәк түли.
 
Әбиләргә штраф?
Узган атнада матбугат чараларында Чаллыда тиеш булмаган урыннарда сату итүче әбиләргә штраф салачаклары турында хәбәр чыккан иде. Шундый мәйданнарның берсе шәһәрнең «Фонтан» сәүдә комплексы янында оешкан икән. Җәмәгать тәртибен саклау буенча идарә башлыгы Мөдәррис Миңнегалиев сүзләре буенча, Чаллыда бакчаларда үскән авыл хуҗалыгы продукциясен сата торган 28 урын бар.
 
– «Фонтан» комплексы янындагы мәйданчык ул исемлеккә керми, – ди ул. – Ләкин без анда әбиләргә штраф салырбыз дип әйтмим. Без алыпсатарларны күзәтәчәкбез. Тик кисәтәм: тиеш булмаган урында сату иткән өчен административ җаваплылыкка тартуда яшь киртә түгел.
 
Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсенең дәүләт ветеринар тикшерүе бүлеге җитәкчесе Идрис Гатин әйтүенчә, әлегә республиканың бер генә шәһәрендә дә тиеш булмаган урыннарда сату итүче кешеләргә штраф салганнары юк.
 
– Без бары тик профилактика максатыннан гына кисәтү ясый алабыз, – диде ул. – Безнең инспекторларның беркетмә язарга рөхсәте юк. Билгеле, җәйге челләдә ит, сөт продуктлары саткан кешеләрнең документларын тикшерәбез, кирәк дип тапсак, кисәтү дә ясала. Ләкин үзеннән арткан яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәк, кайнатмалар саткан өлкән яшьтәге кешеләргә штраф салу дигән нәрсә юк.
 
Белгеч аңлатуынча, зур шәһәрләрдәге базарларда ветеринар-санитар лабораторияләр эшли. Сатучылар анда көн саен анализ бирергә тиеш. Сату мәйданнарына килгәндә, республика Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, алар 17 сату ноктасын контрольдә тота. «Ләкин без яшелчәләрне түгел, ә ит ризыкларын тикшерәбез», – дип аңлаттылар идарәдә.
 
Базар бәяләре
Ташкабак – 100 сум
 
Кара җиләк – 750 сум
 
Бөтнекнең бер бәйләме – 50 сум
 
Помидор – 150–350 сум
 
Бакча җиләгенең бер килограммы – 200–250 сум
 
Бер стакан каен җиләге – 300 сум
 
 

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.07.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»