|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.07.2022 Шоу-бизнес
Марат Яруллин: «Рифат Фәттахов белән дустанә мөнәсәбәтләрне саклап калырга булдык»Татар эстрадасына үзенчәлекле җырлары, гадәти булмаган клиплары белән килеп кергән зәңгәр күзле Нижгар егете Марат Яруллин тиз арада тамашачы күңелен яулады. Авылдашы Рифат Фәттахов белән уртак фикергә килеп, Марат иҗат юлын Мәскәүдә башлады. - Сине Рифат Фәттахов белән нәрсә бәйли? - Рифат Әхмәтович белән без якташлар. Икебез дә бөек җырчыбыз Рәшит Ваһаповның туган авылы Актуктан. Мин үзем кечкенәдән Рәшит Ваһапов фестивальләрендә чыгыш ясап үстем, сәхнәгә беренче аяк басуым да шунда булды. 2016 елда әлеге фестивальдә беренче премия лауреаты булдым. Рифат Әхмәтович белән без һаман да элемтәдә торабыз. Ул әле миңа абыем кебек тә, гел үзенең киңәшләрен биреп тора. Бер үк проектларда да еш күрешәбез. Кыскасы, безне эш, иҗат бәйли. - Аның кул астында эшләп карау теләге булмадымы? - Андый сөйләшү булган иде. Ләкин без «кирәкмәс» дигән бер уртак фикергә килдек (көлә). Безнең гаиләләр яхшы аралаша, әти аның белән бик дус. Шул дустанә мөнәсәбәтләрне саклап калырга булдык. "Интертат" электрон газетасы
--- |
Иң күп укылган
|