поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.07.2022 Җәмгыять

Гаилә ныклыгын ничек сакларга?

Президент Владимир Путин, гаилә кыйммәтләрен саклау, яшьләрне рухи яктан тәрбияләүне күздә тотып, әлеге көнне рәсми рәвештә Гаилә көне дип игълан итте. Алга таба гаилә институтын да ныгытырга җыеналар. Дәүләт Думасына шул хакта закон проекты кертелгән. Ә сез гаилә ныклыгын ничек саклыйсыз?

 Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан спорт  министрының беренче урынбасары:

– Бу – бик мөһим мәсьәлә. Гаилә ныграк булган саен, республика, ил дә тотрыклырак була. Бүген балаларга тәрбия, игътибар җитеп бетмәвен күрәбез. Кызганыч, гаиләнең ныклыгы җитмәү сәбәпле, күбесе таркала. Без үскәндә, җитмәүчелек күп иде. Ризык та, кием дә җитмәгәндер. Әмма гаиләләр бик нык көчле иде. Өйләр кечкенә булса да, бала-чага белән тулы иде. Хәзер өйләребез зурайды, тик күңелләребез тарайды.  Шәһәрләрдә, авылларда зур-зур ташпулатлар басып тора. Анда нибары 1–2 бала тәрбияләнә.  Балалар саны кимеде. Минем өчен гаилә ул – барысы да. Ирешкән уңышларымда гаиләмнең, хатыным Ландышның өлеше бик зур. Мин гаиләне туендыру, торак мәсьәләсен кайгыртсам, хатыным кызларыма тәрбия бирде.  Гаиләнең ныклы булуы – ир кеше өчен бигрәк тә зур бәхет. Бергәләп гаилә бәйрәмнәре уздырабыз. Атна ахырында мунча кереп, шашлык пешереп, рәхәтләнеп сөйләшәбез. Әти кайтмыйча, әни безне табын янына  утыртмый иде. Бу гадәт безнең гаиләдә дә саклана.
 
Минзифа Таҗетдинова,  Чүпрәле районы  укытучысы:
 
– Гаилә көнен билгеләү дә, әлеге институтны ныгыту да кирәк. Ярдәмгә мохтаҗ  гаиләләр күп, аларга булышсыннар иде. Ирем Шамил белән бергә яши башлавыбызга –28 ел. Ике бала тәрбиялибез. Бер-беребезгә «кадерлем», «бердәнберем» дип дәшәбез. Бу – күз буяу түгел, күптәннән килгән гадәт. Өйләнешкәндә булган мәхәббәтне югалтмыйча сакларга тырышырга кирәк. Бер-береңне аңларга, хыянәт итмәскә…  Хыянәтне кичерә  белергә кирәк, дигән сүз  бер дә дөрес түгел. Ир  белән хатын бер-берсенең күзенә карап торганда,  Аллаһы Тәгалә дә аларга сөеп карый. «Ир хатынның кулыннан тотса, хатынның бармак араларыннан гөнаһлары коелыр» дигән хәдис бар. Кешегә ярыйм дип, гаиләгә игътибар итмичә яшәмәгез.  Ике яктан да әти-әниләрегезне хөрмәт итегез. Минем өчен ир сүзе – закон. Күп нәрсә хатын-кыздан тора.  Хатыннар дорфа булса, ирләр дә тупас булачак. Кәефе булмаса, җайлап кына сөйләшергә тырышыгыз. Ирләр тупаслыкны яратмый. Гаиләләр хәзер иркенлек яклы. Әгәр иркенлек яратасыз икән, өйләнмәгез, кияүгә чыкмагыз, үзегез генә яшәгез. Шундый гаиләләр аерылыша да инде. Бергә кавышкансың икән, «мин» дигән нәрсә бетте. Бер-берең хакында уйлап, «без» дип яшисе. Ирең ниндидер эшне башларга ризалык бирмәгән икән, тыңла, каршы килмә. Ул  бит хуҗа. Мин балаларга, тормышта кызык эзләп яшәмәгез, дип өйрәтәм. Алдыгызга карагыз да, тырышып укыгыз, эшләгез дип әйтәм. Кызык эзләсәң, аны җиткереп булмаячак, күңел көн дә шуны таләп итәчәк.
 
Гөлүсә Батталова, язучы:
 
–  Ирем Алмаз белән өч бала тәрбиялибез. Гаиләдә махсус традицияләребез юк, гади генә тормыш итәбез. Иң мөһиме: ир белән хатын бер-берсен аңларга тиеш. Минем өчен аңлау белән ярату бер дәрәҗәдә санала. Еллар үткән саен, ярату да, кадер дә  арта гына бара. Аның яшь вакытта аңлап бетермәгән ниндидер матур бизәкләре барлыкка килә. Мизгел эчендә кабынып сүнә торган ярсу хисләр бетә, сабырлык ныгый, тыйнаклык арта. Безнең гаиләдә бер-беребезне кысага кертү, чикләү дигән нәрсә юк. Беркайчан да телефоннарыбызны тикшермибез. Бер-береңә ышанасың икән, нигә тикшерергә?
 
Бик матур яшь парлар  аерылыша.  Бер караганда, аларның әллә ни проблемалары да юк кебек, вак-төяк өчен ачуланышалар. Менә бу статистика кимесен иде. Әмма дәүләт аны ничек көйләр, белмим. Элек яңа өйләнешкән парларга, әйтик, заводта  күпмедер эшләгәннән соң  фатир биргәннәр. Укып бетергәч, эш урыны була дип ышанып торган алар. Яшәү урыны булу бик мөһим. Ипотека алсаң,  аны 20–30 ел түлисе бит.  Яшь гаиләләр өчен дәүләт программалары булганда, яшьләргә тормыш башлау җиңеләер иде.
 
Лилия Госманова, Әгерҗе районы ЗАГСы белгече:
 
– Гаилә көнен билгеләү турындагы хәбәрне ишеткәч, бик сөендем. Ярдәм югарыдан кирәк. Ярый, календарьда кызыл дата булмасын, әмма бу көн кеше күңеленә керә бит. Электән корылган төпле гаиләләр шактый. Без моңа архивлар актарганда игътибар итәбез. Яшьләр арасында күп дип әйтә алмыйбыз. Озак еллар бергә яшәүчеләрне билгелибез. Яшьләр көнендә дә 5–10 ел торган лаеклы гаиләләргә дә грамоталар бирәбез. Бу бит – башкаларга да үрнәк. Яшь парларның никахларын теркәгәндә,  көмеш, алтын туйларын билгеләп үтүче юбилярларны да чакырабыз. Дөрес, үзләре риза булса. Алар яңа өйләнешүчеләргә үз гаиләләренең озын гомер серен чишә. Ярату сүзләрен кызганмагыз. Әгәр син хатыныңны гомерлек яр итеп сайлагансың  икән, аны сакла, югалтма! Беренче очрашу мизгелләрен ешрак искә төшерегез.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.07.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»