|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.07.2022 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда авариядә 3 яшьлек кыз һәлак булганТүбән Кама районында ике балалы гаилә коточкыч авариягә юлыккан. Аларның диңгезгә ял итәргә барышы булган. 3 яшьлек кызчык шундук үлгән, 6 яшьлек малай хастаханәгә озатылган. Чаллыда яшәүче әлеге гаилә LADA машинасында булган. Ул Mitsubishi вездеходы белән бәрелешкән, дигән Татарстан прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә эшләү буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
“Башлангыч мәгълүматларга караганда, Чаллыда яшәүче гаилә ике кечкенә бала белән, үзләренең машинасына утырып, диңгезгә ял итәргә бармакчы булып, юлга кузгалган. Автомобиль рулендә хатын-кыз булган. Авариядә 2018 елгы кыз шундук үлгән, 2015 елгы малай хастаханәгә озатылган”, – дигән Галиев.
Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана. Фаҗига булган урынга Түбән Кама прокуроры Ольга Купова килгән. Бәрелешкән машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте иминлеге таләпләрен ни дәрәҗәдә үтәгәнлекләренә тикшерү уздырыла.
--- |
Иң күп укылган
|