|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.07.2022 Җәмгыять
“Гөслә ясар өчен яшен суккан агач яхшы”Мари Иле республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә яшәүче музыкант Гәрәй Мәгъсүмҗанов — бүген татар һәм мари гөсләләрен ясаучы бердәнбер кеше. Мариларда гөслә бренд булып саналса да, бездә онытылып барган сирәк уен коралларының берсе. Татар гөсләсен яшәтүгә зур көч куйган Гәрәй абыйның үзе белән сөйләштек. Сүз уңаеннан, быел аңа "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелде. — Гәрәй абый, гөсләләрне ничә ел ясыйсыз? Бу уен коралында уйнаучылар сирәк, кемнән өйрәндегез?
— Татар, мари гөсләсе ясау белән 7-8 еллар шөгыльләнәм. Гөсләне үзлектән ясарга өйрәндем. Беренче гөсләмне фольклорчы-галим Геннадий Макаров ясап бирде. Хәзер миңа гына хас булган аерым дизайнлы гөсләләр эшлим. Татарныкы элек-электән 12 кыллы булган, мин гөсләне ике октавалы, 18 кыллы иттем. Бу күбрәк көйләр уйнарга мөмкинлек бирә.
— Шушы җиде елда ничә гөслә ясадыгыз?
— 40 татар гөсләсе, 30 дан артык мариныкын эшләдем.
— Татар гөсләсе мариныкыннан нәрсәсе белән аерыла?
— Мари гөсләсе зуррак, анда 36 кыл. Милли бизәкләр дә үзгә. Татарныкы кечкенәрәк. Ул пентатоникада көйләнә. Ягъни татар гөсләсендә бөтен көйне дә уйнап булмый.
— Бер гөслә ничә сум тора?
— Уртача 35 мең сум тирәсе. Бәягә тышкы капчыгы, запас кыллары, ачкычы да кергән. Дөрес, күп очракта керем кулланылган материал чыгымын капларга гына китеп бара.
— Гөсләне нинди агачтан ясыйсыз?
— Төрле агач кулланам. Чыршы — иң әйбәте. Аны кыш көне Раштуа тирәсендә, салкын чакта кисәргә киңәш итәләр. Яхшы кипсен өчен, 7-8 ел таләп ителә. Шулай ук гөслә ясар өчен яшен суккан агач яхшы, диләр. Уен коралына каен, бүк, зирек агачы да кулланабыз. Материалның төренә карап, яңгыраш та аерыла.
— Бер гөслә ясар өчен күпме вакыт китә? Бу эштә нинди авырлыклар бар?
— Эш арасында гына моның белән шөгыльләнәм, шуңа бер гөслә ясау ярты елга да сузыла. Детальләрен чит илнекен куллана идем. Санкцияләр белән алга таба ничек булыр. Әлегә запас алып куйганнары җитәрлек. Хәзер агачка бәяләр кыйммәтләнде. 25 нче ел Мари Иле татар милли-мәдәни үзәгендә сәнгать җитәкчесе булып эшлим. Җитәкчегә рәхмәт. Остаханә өчен аерым бүлмә бүлеп бирде. Гөсләне фатирда аш бүлмәсендә ясап карадым. Тузан, пычрак күп чыга. Гараж да сатып алдым. Тик анда кыш көне салкын. Хәзер җайлы. Кайсы көнне эштән соң калып та, остаханәдә эшлим. Гөслә ясаганда, күңел тынычлыгы, рәхәтлек алам. Киявем дә ярдәм итә. Аңа да бу эшне өйрәтә башладым.
— Гөсләчеләр ансамблен дә оештырган идегез. Гаиләгез белән гөсләдә уйныйсыз түгелме?
— Әйе, ул ансамбльнең яртысын безнең гаилә тәшкил итә: хатыным, кызым, киявем, ике оныгым. Өченче буын нәселебез гөсләдә уйный. “Түгәрәк уен” фестивалендә катнашабыз, чыгышлар ясыйбыз. Гомумән, үзәктә иҗат коллективлары күп. Гармунчылар, ветераннар хоры, мари, рус ансамбльләре эшли. Гөсләчеләр арасында яшьләр булуы да сөендерә. Дәвамчылар бар, Аллаһка шөкер.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|