поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.07.2022 Киңәш-табыш

Үләннәр белән дәвалаучы Фирая Захарова: «Кайбер үләннәр ир-атлар һәм хатын-кызларга төрлечә тәэсир итә»

Дару үләннәрен җыючылар елдан-ел арта. Гаҗәпләнәсе юк: кеше сәламәтлекнең табигый чыганакларын эзли. Үләннәр табигатьнең иң кыйммәтле байлыкларыннан берсе булып тора һәм безгә әйбәт кәеф-рух бүләк итә.

Үләннәрне дөрес итеп җыю һәм әзерләү буенча бүгенгә ниләр мәгълүм? Бу хакта халык табибы, үләннәр белән дәвалаучы Фирая Захаровадан белештек.
 
– Фирая ханым, Беренче каналның «Доброе утро» тапшыруында үләннәрдән сихәтле мендәрләр ясау серләренә өйрәттегез. Безнең укучыларга да шул хакта сөйләп үтегез әле.
 
– Мендәрне теләсә нинди үләннән ясарга мөмкин. Иң мөһиме – исенең күңелегезгә хуш килүе һәм аллергия бирмәве. Үлән күпчекләре алҗуны бетерә, нерв системасын, йөрәкне тынычландыра, йокысызлыктан коткара, сулыш юлларын чистарта. Колмак күркәләре исе хәтта гырлауны да бетерүгә ярдәм итә. Тик мендәрне тулысынча хуш исле үләннәрдән генә ясау дөрес түгел. Ник дигәндә, көчле ис, борынны кытыклап, киресенчә тәэсир ясарга – йокыны качырырга мөмкин. Шуңа күрә мендәрне ике төрле: исле һәм иссез үләннәрдән ясыйлар. Әнис, калмак, бөтнек, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә, юкә чәчәге  кебек хуш исле үләннәрдән тыш, бераз гына салам, кыяк үлән (осока), кырлыган (иван-чәй) мамыгы өстәргә мөмкин. 20×20 үлчәмендәге мендәр ясау өчен ярты кило чамасы кипкән үлән кирәк. 7–10 көн шундый мендәрдә йоклаганнан соң берникадәр вакыт гадәтиенә күчәргә була. Үлән күпчеге, сихәтен җуймыйча, бер елга җитә.

– Ә үләннәрне, шул исәптән мендәр ясау өчен дә, кайчан җыю дөресрәк? Питраудан соң үләннәрнең шифасы бетә, дип сөйлиләр. Бу фикер белән килешәсезме?
 
– Юк, килешмим. Үләннәрне иртәнге яздан алып кара көзгә кадәр җыярга мөмкин. Аларның күбесе чәчәк аткач җыела. Шунысы да бар: республиканың төрле төбәкләрендә үсемлекләр бер үк вакытта чәчәк атмый. Әйтик, көньяк районнар белән төньяк районнарда аерма ике атнага җитә һәм кайчак аннан да артып китә. Кайбер районнарда яңгырлар күп булырга, кайберендә җәй буе чык та төшмәскә мөмкин. Монысы да үләннәр өлгерүгә нык тәэсир итә.
 
– Шулай да үләннәр елның кайсы фасылларында бигрәк тә файдалы? 
 
– Гомумән алганда, җәй айларында чәчәгендә һәм яфрагында, ягъни җирдән өске өлешендә файдасы күбрәк була. Ә язын һәм көзен – тамырларында. Шунысы да бар: кайбер үләннәр ир-атлар һәм хатын-кызларга төрлечә тәэсир итә. Мәсәлән, сары мәтрүшкәне һәм бөтнекне ир-атларга артык күп кулланырга ярамый.

– Менә хәзер ниндиләрен җыеп куярга мөмкин?
 
– Чәчәк аткан барлык үләннәрне диярлек, шулай ук җиләк яфракларын, арасында үсә торган төк чәчәк (манжетка), тубылгы (таволга, лабазник – печән арасында үсә), юкә чәчәге, ромашка, кычыткан, меңьяфрак, канлы үлән, наратбаш (хвощ), кырлыган, эт тигәнәген (репешок), кандала үләне (донник), цикорийны. Юкә димәктән, чәчәге генә түгел, кайрысы да файдалы. Аның көле паразитларны чыгарырга ярдәм итә. Бер көнгә бер чәй кашыгы көлне су белән йотып куярга кирәк. Шул рәвешле берәр атна чамасы дәваланырга мөмкин. Ләкин башта табиб белән киңәшләшергә онытмагыз. Шулай ук үлән төнәтмәләрен ясап эчүгә, үләннәрне башкача куллануга да кагыла бу.

– Киптерү, саклау буенча да киңәшегезне биреп үтсәгез иде.
 
– Иң яхшысы – үләннәрне чормада яки җилләтелә торган башка урында киптерү. Үги ана яфрагын, бака яфрагын берәмтекләп, кәгазьгә тезеп киптерүдән дә яхшысы юк. Бер-ике көннән икенче ягына әйләндереп куярга кирәк. Өсте-өстенә өйсәк, каралып китәчәк, начар кибәчәк. Мәтрүшкә, ромашкаларны бәйләмгә җыеп киптерергә була. Каен яфрагын исә мунча себеркесе кебек җыеп, элеп киптерәбез. Ә менә үлән тамырларын кояшта киптерү әйбәт. Саклауга килгәндә, тулысынча кипкән үләннәрне кәгазь капчыкларга, катыргы тартмаларга салып, нинди үлән икәнен, кайчан җыелуын язып, караңгырак урынга – шкаф тартмасына алып куябыз. Температурасы 20 градустан артмаган бүлмәдә саклау әйбәтрәк. Үләнне вакланган килеш кулланырга кирәк булса, кулланыр алдыннан гына ваклыйбыз.
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.07.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»