|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.07.2022 Милләт
Хаталар… безне ничек аптырата?«Рыболов» кибетен «Балыкчы» дип тәрҗемә итәргә ярыймы? «Без обеда» сүзтезмәсен «ашсыз һәм төшсез» дип язудан кайчан туктарбыз? Хаталы язуларны барлау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкьдиме белән уздырылучы бәйге дәвам итә. Бәйге үзенчәлекләре һәм еш очрый торган хаталар турында Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гомуми лингвистика бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Бәхтияр Ким улы Миңнуллин белән сөйләштек. – Бәхтияр Кимович, узган ел бәйгегә тәкъдим ителгән хаталарның бүген күпмесе төзәтелде? Оешма, кибет яки башка орган җитәкчеләре бу мәсьәләгә ни дәрәҗәдә җитди карый? Кайсы районнар һәм шәһәрләр активлык яки, киресенчә, сүлпәнлек күрсәтә? – Былтыр конкурс кысасында теркәлгән мөрәҗәгатьләрнең күпчелек өлеше хәл ителде. Хәзерге вакытта яңаларын теркәү белән беррәттән, узган елгы хаталарны төзәтү буенча да эш алып барыла. Институт хезмәткәрләре турыдан-туры башкарма комитетлар белән элемтәдә тора. Башкарма комитет хезмәткәрләре әлеге мәсьәләнең җитдилеген аңлап, проблеманы уңай хәл итәргә тырыша. Оешма җитәкчеләре белән нәкъ менә алар эш итә. Тел мәсьәләләренә караган сораулар туган очракта исә институт белгечләре ярдәмгә килә. Теге яки бу район яисә шәһәрнең активлыгына килгәндә, ул кергән гаризаларның санына бәйле. Шул ук вакытта конкрет бер җирлектән килгән мөрәҗәгатьләр күплеге бу әлеге җирлектәге хәлнең мөшкеллеген күрсәтми. Киресенчә, башка район һәм шәһәрләр белән чагыштырганда, битараф булмаучыларның күбрәк булуын аңлата. Мисал өчен, быел конкурска килгән гаризалар саны буенча лидер булып Казан (1323), Чаллы (451) шәһәрләре, Чистай (719), Яшел Үзән (534), Лениногорск (199), Әлмәт (132), Лаеш (106) районнары тора. – Соңгы вакытта халыкның хаталы элмә такталарга карата игътибары арттымы? Арткан икән, бу нидә чагыла? Хата чүпләүчеләр кемнәр: олылармы, яшь буынмы? – Хәзерге вакытта хаталы элмә такталарны барлау эшендә халыкның активлыгы бермә-бер артты. Бу бүген булган статистик мәгълүматтан да күренә. Мисал өчен, узган елгы конкурста барлыгы 3215 гариза теркәлгән булса, агымдагы бәйгедә 3797 хәбәрнамә теркәлде. Ә бит әле конкурс тагын ике ай дәвам итәчәк! Хаталарны барлап, конкурста катнашу өчен «Халык контроле» системасына юллаучыларның яшь үзенчәлекләре безгә билгесез, чөнки системада андый мәгълүмат юк.
– Нинди хаталар еш очрый? – Иң киң таралган типик хаталар гадәттә сүзләрнең язылышында, сүз тәртибендә, грамматик формаларның кулланышында, аерым сүзләрнең тәрҗемә ителешендә, символларның һәм тыныш билгеләрнең бирелешендә күзәтелә. Моннан тыш аббревиатураларны һәм кыскартуларны дөрес кулланмау очраклары да бар. Элмә такта текстларының татар телендәге вариантында иң еш очрый торган хаталар түбәндәгеләрдән гыйбарәт: Оешманың куштырнаклар эчендә бирелгән исемен татар теленә тәрҗемә итү. Билгеле булганча, һәр объектның бер генә исеме була ала, аны тәрҗемә итү исә икенче бер исем барлыкка килүгә китерә. Бу исә юридик яктан оешманың эшчәнлегендә кыенлыклар тудырырга мөмкин. Мәсәлән, «Рыболов» кибетенең исеме «Балыкчы» дип татар теленә тәрҗемә ителгән. Ә дөрес вариантта әлеге элмә такта текстының татар вариантында «Рыболов» кибете дип язылырга тиеш, чөнки кибеткә исем рус телендә бирелгән. Татар телендә бирелгән булса, элмә такта текстының рус телендәге вариантында Магазин «Балыкчы», ә татар телендәге вариантта «Балыкчы» кибете дип язарга мөмкин булыр иде. – Бәйге 1 мартта башланган иде, ул 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста катнашу өчен, иң беренче булып, телефонга «Халык контроле» Татарстан дәүләт мәгълүмат системасының (алга таба – «Халык контроле» ТР ДМС) мобиль кушымтасын урнаштырырга кирәк. Аннан «Халык контроле» мобиль кушымтасында (яки Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр сайтында, «Халык контроле» ТР ДМС бүлегендә) авторизация үтү, «Исемнәр һәм язуларда хаталар» категориясен сайлау мөһим. Язмаларда төгәл адресны мәҗбүри күрсәтеп, татар телендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хаталар белән тулы элмә тактаның (аның кайсы оешмага караганлыгы күренергә тиеш) фотоматериаллары белән гариза җибәрү сорала. Сәрия Мифтахова, "Ватаным Татарстан" газетасы |
Иң күп укылган
|