поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.07.2022 Шоу-бизнес

Зөлфия Шакирова: "Җиләк җыярга яратмаган кешеләргә шаккатам"

Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар җиләк сезонын башлап җибәргән. Алар һәвәскәр җиләкчеләр кебек дан тота. Зөлфия апа Шакирова белән җиләкле җәйләр турында сөйләшеп алдык әле.

– Зөлфия ханым, җиләк вакыты турында балачак хәтирәләре белән уртаклашыгыз әле?
 
– Җиләк җыю вакыты – зур бәйрәм. Кечкенәдән зарыгып көтеп алдык. Безнең якларда каен җиләге юк иде. Иртән торып, бер урамда үскән кызлар белән җыелышып, җиләккә киттек. Бидонны тутырмыйча кайтмадык. Бер-беребез белән узышып, җимеш җыйган чаклар булды. Бу бит баланы кечкенәдән эшкә өйрәтү. Әти-әни: "Җиләк өлгергән, кызым, җыеп кайтырсың", – дип әйтеп китә иде. Без шул сүзләрне көтеп кенә тордык. Көннәр кызу булгач, тамак кибә иде. Ат эзенә җыелып торган суны ятып эчеп үстек. Бернинди курку да булмаган, авырмадык та, хастәханәләрдә дә ятмадык. Хәзер бала-чагага кырдан җыеп кайткан җиләкне дә юып ашатабыз. Какы, кузгалак, җиләк белән үстек, бәлки, шуңа күрә безнең сәламәтлегебез нык булгандыр.
 
– Җиләккә бардыгызмы әле?
 
– Быел каен җиләге уңышы мул. Озакламый җир җиләге өлгерер вакыт җитә. Без шатлана-шатлана җыябыз, ул бит Ходай биргән җимеш. Бер кем су сибеп торамаса да, җиләк шулкадәр күп. Барыбызга да җитә, күңелебез киң булсын. Җиләк җыярга яратмаган кешеләргә шаккатам. Сатып алган җимеш үз кулларың белән җыйганга җитми бит. 
 
– Каен җиләген беренче тапкыр кайчан күрдегез?
 
– Татарстанга күчеп килгәч беренче тапкыр каен җиләге күрдем. Безне дусларыбыз җиләккә чакырды. Ис-акылым китте. Эх, бу җиләкне күрше кызларга, әнигә күрсәтәсе иде, дигән уйлар килде. Каен җиләген кып-кызыл яланда ятып җыйдык. Җәвитем белән һәр елны беренче уңыш әзер булгач, кырга ял итергә чыгып китәбез. 
 
– Җиләкне кем тизрәк җыя?
 
– Мин җиләкне бик җентекләп, чиста итеп җыям. Зур-зур җимешләрне алам, кызарып пешкәннәрен генә. Миннән соң килгәннәргә дә калсын, димен. Җәвит җиләкне бик тиз җыя. 
 
– Җиләкне ничек эшкәртәсез?
 
– Соңгы вакытта җиләкне кайнатканым юк. Элек киптергән дә булды. Җиләкне изеп, аз гына шикәр салып, савытларга тутырып, суыткычка куям. Пироглар өчен, аны пакетларга салам. Кышкы салкын көннәрдә чәй белән эчәргә менә дигән була. 
 
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 07.07.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»