поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.07.2022 Язмыш

«Улымны бик яшәтәсем, аягына бастырасым килә»

Казанда яшәүче 19 яшьлек Даниил Вахитов моннан ике ел элек урын өстенә кала. Яңа гына 11 нче сыйныфны тәмамлаган егет күңелсез хәлгә тарый. 2020 елның 15 июне аның язмышын үзгәртә дә куя.

Егет чыгарылыш кичәсендә сыйныфташлары белән су коенырга бара. Кечкенәдән бассейнда йөзгән егетне бәла нәкъ шунда көтеп тора. Суга чумганда муенын сындыра ул. Редакциягә Даниилның әнисе Мария ханым мөрәҗәгать итте. «Улымны бик яшәтәсем, аягына бастырасым килә», – диде ул. Ә бит моннан ике ел элек табиблар, улыгыз яшәмәячәк, дип, ананың өметен өзгән була.

– Аллага шөкер, минем догаларым кабул булды. Ходайдан балама гомер сорадым. Ул исән, инвалид арбасында утырса да, янымда, – ди әнисе. – Даниил ике катлаулы операция кичерде. Алардан соң хәрәкәтләнү бөтенләй бетте. Табиблар берни вәгъдә итә алмады. Муеныннан кала, башка бер әгъзасы да хәрәкәтләнмәячәк, дигәннәр иде. Әмма без күңелне төшермәдек. Ана күңелен берни алдый алмый. Мин сиздем һәм ышандым. Улымның йөреп китәсен дә көтәм әле.

 
Мария ханым улын тернәкләндерү өчен бар көчен куя. Елап, өметсезлеккә бирелеп утырмый ул. Тизрәк таныш-белешләреннән улы кебек җәрәхәт алган кешеләрнең кайда дәвалануын сораша да Даниилны йөртә башлый. Шөкер, яшь организм үзенекен итә. Әкренләп улының аяклары тоя, куллары селкенә башлый. Яңадан сөйләшергә өйрәнә. Инде хәзер табиблар да, даими тернәкләнү үтсә, егет алга таба аякка басарга мөмкин, диләр. Ә Мариягә шул гына кирәк тә! Ул баласының ничек тә үз-үзен йөртерлек булуын тели. Ике ел буе күзенә карап ярдәм көткән улының ниләр кичергәнен дә яхшы аңлый ул.  Ә бит теге вакыттагы чыгарылыш кичәсендә Даниил бит зур хыяллар белән яна. Кулына аттестат алып, аның да, башкалар кебек, югары уку йортына керәсе, белем аласы килә. Тик бар да хыялда гына кала. Әти-әнисенең ныклы терәге Даниилгә яшәр көч бирә. Егет гаиләсенә, якыннарына, дусларына рәхмәтле икәнен яшерми. Әнисе дә ике ел дәвамында матди ярдәм күрсәткән һәркемгә саулык тели.
 
– Сәламәтлек өчен күпме акча кирәк?! – ди ул. – Үз башыңа төшмәгәндә, кеше кайгысын читләтеп узасың икән. Гаиләбезгә хәсрәт килгәч, без бөтенләй үзгәрдек. Бер уйламаган җирдән ярдәм килеп куя. Әмма ул акча озакка җитми. Улыбызга һәрдаим дәвалану кирәк. Әгәр берәр тапкыр тернәкләндерү курсын калдырабыз икән, куллар-аяклар киреләнә башлый. Аларны тыңлатыр өчен яңадан вакыт кирәк. Кешедән килгәнне генә көтеп утырмыйбыз, үзебез дә тырышабыз. Әмма ярдәмнән башка ерак китеп булмый шул. Әле бит безнең 11 яшьлек кызыбыз да бар. Улыма гел ярдәм кирәк булгач, эштән дә китәргә туры килде. Тормышны алып бару ирем Раил өстендә.
 
Даниилга туры килә торган үзәк Мәскәүдә урнашкан. Тик анда дәвалану бик кыйммәт. Бер ай тернәкләндерү узган өчен 1,5 миллион сум акча түлисе. Акча булмагач, Даниилның мотоциклын сатмакчы булганнар. Әмма ул каршы килгән. Аякка баскач, мин анда йөриячәкмен, ди икән. Ә кем белә? Бергәләп тотынсак, без бу хыялны чынга ашырачакбыз бит! Әнә шуңа да Мария газета укучылардан ярдәм сорый.
 
Даниилга булышырга теләгән кешеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Вахитов Даниил Раил улы исемендәге 4276 6200 3883 4986  Саклык банкы картасы 8-960-060-24-27 телефон номерына бәйләнгән.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.07.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»