|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.07.2022 Җәмгыять
Тәрбияче балалардан унитаз чистарттыртканЧиләбе өлкәсенең Юрүзән шәһәрендә балалар бакчасы тәрбиячесе 5 яшьлек балаларны унитаз чистартырга һәм кулъяулыкларын юарга мәҗбүр иткән. Бу инцидент турында өлкә парламеты депутаты Ольга Мухометьярова сөйли. “Тәрбияче 5 яшьлек ике кызны колакларыннан эләктереп ясле ураншкан аскы катка алып төшеп китә. Һәм ясле төркемендә ершик белән унитазлар чистарттырта, кулъяулыклар юдырта. Бу кыргый хәл турында миңа ата-аналар сөйләде”, – ди Мухометьярова.
Чиновник шуны да өсти: хатынга карата тикшерү оештырырга кирәк. Ул Рособрнадзор һәм прокуратурага запрос җибәргән. Аның сүзләренчә, балалар бакчасы мөдире тәрбиячегә бернинди җәза да бирмәгән һәм ата-аналар алдында гафу үтенмәгән. Киресенчә, ул аларга балаларына башка учреждение табарга киңәш иткән.
Коточкыч хәл, әлбәттә. Әмма ышанырга була. Мин үзем дә кайчандыр тәрбияче булып эшләгән чагымда нянечкалар төркем бинасын туздырган һәм пычраткан, бик үк пөхтә булмаган балаларга еш кына “пойдете мыть горшки в ясельную группу” дип куркыта иде. Күрәсең, бу тәрбияче янаулары сүздә генә калмаган, ул аларны тормышка ашырган...
Чыганак: lenta.ru
Фото: пиксабай
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|