|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.07.2022 Хәвеф-хәтәр
![]() "Авылыбыз белән янабыз дип курыктык" - дүрт хуҗалык дөрләп янганТукай районы Казаклар авылында булган янгынның видеосын социаль челтәрдән карагач та, каз тәннәре чыга. Бу мәхшәрне үз күзләре белән күргән авыл халкы бүген дә тынычлана алмый. — Ялкын күз ачып йомганчы бер өйдән икенчесенә күчте. Дүрт хуҗалык зыян күрде. Өч йортның каккан казыгы да калмады, авылыбыз белән янабыз дип курыктык, — дип сөйли Казаклар авылында яшәүчеләр.
Янгын Хафизовлар өеннән чыккан, диләр. Бу вакытта йорт хуҗалары Гөлсәрия апа ире белән Чаллыда булган. Өйдә физик яктан мөмкинлеге чикле ике туганы — 52 яшьлек сеңлесе һәм оныгы калган. Аларны чыгарырга күршеләре ярдәм иткән. Гөлсәрия апаның хәлен белергә шалтыраткач, ул: “Берни дә сөйләмим”, — дип трубканы куйды. Әллә бу хәлләрне исенә төшерергә теләмәде, әллә кызы хакында сорашырбыз дип курыкты, чөнки янгын аның саксызлыгы аркасында чыккан дигән сүзләр дә ишетелгән. Ләкин тикшерү нәтиҗәләре билгеле булмыйча, бер нәрсәне дә өздереп әйтеп булмый.
— Ут безнең хуҗалыктан чыккан, килешәм. Сараебыздан мунчага электр чыбыгы үтә. Үзебез шуннан чыккан дип фаразлыйбыз, чөнки ул иске иде. Сарайга бер кеше дә ут төртмәгән, кызымның гаебе юк. Гаебе булса, абзардан малларны чыгарышыр идеме? Кызым ул көнне бераз шәраб эчкән булган. Шуңа аңа бәйләнәләр. Тикшерү нәтиҗәләре бер айдан билгеле булачак, диде МЧС, шунда беленер инде, — дип сөйләгән Гөлсәрия апа “Интертат” электрон газетасына. Алар үзләре дә йорт-җирсез калган. Югыйсә яңа өйләрен салып чыкканга әле 3 кенә ел булган. Йорт өчен алынган кредитны да түләп бетерергә өлгермәгәннәр. Таналары да ялкында пешкән. Хәзер гаилә туганнарында яшәп тора.
Йортлар бер-берсенә якын урнашканга, көн җилле булганга да, ялкын тиз арада башка торакларга күчкән. Хөсния апа Шакирова, ул вакытта авылга кайтып бара идек, ди.
— Сеңлемнең кызы авылда яши. “Күршегез яна, тизрәк кайтыгыз”, — дип шалтыратты. Ул чакта ялкын безнең өйгә күчмәгән иде әле. Кызганыч, кайтып та берни эшли алмадык, йортның янганын күзәтергә генә калды, — дип әрнеп искә ала ул көнне Хөсния апа. Бу — аларның әти-әнисе нигезе. Балта остасы булган әтиләре ул йортны үз куллары белән салган.
— Без — 6 кыз. Әти: “Йортны сатмагыз, нигезне бетермәгез, шунда җыелышыгыз”, — дип васыять әйтеп калдырган иде. Кызганыч, үзе иртә китеп барды, көтү көткәндә вафат булды. Өйдә чиратлашып яшәдек, ялларда кайта идек, бәрәңге, яшелчә утыртабыз. Күптән түгел яңа су счетчигы куйдырган идек, узган ел октябрьдә тәрәзәләрне алыштырдык. Хәзер бернәрсә калмады. Әти-әни истәлекләре дә йорт белән бергә янды, — ди Хөсния апа. Өйне иминиятләштергән булганнар.
— Берәүне дә гаепләмим. Күрәчәгебез булган. Иң мөһиме — сәламәтлектән аермасын. Авыл һавасы бөтенләй башка, яшебез дә бара. Төп нигезне бетерергә ярамый, кечкенә булса да, яңа йорт салырга телибез, — ди ул.
Янгында өйсез калган тагын бер гаилә — Илһаметдиновлар да төп нигезгә кайтып йөри торган булган. Бу ялларда әтиләренең ел ашын уздырырга ниятләгән булганнар. Йорт-җирсез калгач, авыл халкы, хәзрәт белән киңәшләшеп, Коръән мәҗлесен мәчеттә үткәргәннәр.
— Үзебез Чаллыда яшәсәк тә, өйгә гел кайтып йөрибез. Ремонт эшләрен төгәлләгән генә идек. Батареяларны алыштырдык, яңа мич куйдырдык, әле быел кабызырга да өлгермәдем. Бакчабызда яшелчә, чәчәкләр үсә иде. Теплица бетте, йорт, мунчаның бер бүрәнәсе дә калмады. Бакчаларны трактор белән тигезләделәр. Коры җир генә калды, — ди Рамил абый Илһаметдинов. Өй янәшәсендә керамзит блоктан ике катлы бина ясаган булган. Аста гараж, инструментлар сакланган, өстә — торак бүлмә. Ул корылманың стеналары гына утырып калган. “Нигезне ташларга ярамый, яңа өй җиткерергә тырышачакбыз”, — ди Рамил абый да.
Дүртенче хуҗалык — Закировлар гаиләсенең йортын саклап кала алганнар.
— Эштән төнге сменадан кайтып ятып торган идем. Ирем: “Күршеләр яна!” — дип кереп кычкырды. 85 яшьлек әни шундый курыкты. Әле дә даруларсыз тынычлана алмый. Кемдер шланг суза, су сиптерә, ярый сыерыбыз болында арканда иде. Тавыкларым күз алдында кычкырышып янып үлде. Абзарга якын да килеп булмады, — ди Раушания апа Закирова.
Ялкын аларның йорт почмагына да күчкән була.
— Җил кисәк кенә икенче якка исә башлагач, ялкын безнең өйгә күчте. Агач йортка күп кирәкмени? Шифер шартлый. Ярый безнең өйне саклап калдылар. Мунча, абзар, каралты-кураларыбыз янды. Өй тәрәзәләре эсседән шартлап коелды. Хәзер яңгыр кермәсен өчен, иске пыяла кадаклап куйдык, сыерларны да бакча башына гына бәйлибез, — ди Раушания апа.
Янгынны сүндерер өчен Тукай районының Теләнче-Тамак, Сарманның Нөркәй авылыннан, Чаллыдан да янгын сүндерү машиналарын чакыртырга туры килгән.
Салкыннар башланганчы, уттан зыян күргән гаиләләр түбәләрен булдырсын иде, аларга бу эштә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен телефон номерлары (“Сбербанк” картасына беркетелгән):
8-960-073-52-15 — Раушания Закирова
8-965-618-84-93 — Гөлсәрия Хафизова
8-917-253-37-26 — Хөсния Шакирова
8-919-641-29-89 — Рамил Илһаметдинов
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|