поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.07.2022 Җәмгыять

Бәрәңге үстереп баеп буламы?

Элек безнең халык бәрәңгене күпләп үстерә иде. Заманында СССР дөнья­­да бәрәңгене иң күп кулланучы буларак беренче урында барган хәтта. Монда инде туклану рационының ярлырак булуы да һәм бәрәңгене сәнәгать җитеш­терүен­дә күп куллану да үз ролен уйнагандыр.

Хәзер кибетләрдә ел әйләнәсенә нәрсә теләсәң – шул бар, шуңа кешеләр бәрәңгене азрак ашый башлады. Аннары авылларда терлек тотучыларның саны кимеде, шуңа малга ашатырга дип үстерүчеләр дә азайды. Ахырда инде, сату өчен үстерүнең дә кызыгы калмады. Чөнки күпләп кенә сатмасаң, 5-6 капчык бәрәңге белән әллә кая китеп булмый. Бер сүз белән әйткәндә, шәхси хуҗалыкларда бәрәңге һәм яшелчә үстерү күләме кимү ягына китеп бара.
 
Узган атнада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү һәм аларда үстерелгән продукция күләмен арттыру турында сүз кузгатты. Вице-премьер – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов әйтүенчә, бүген республикада 620 мең тирәсе шәхси хуҗалык исәпләнә. Аларда бәрәңге һәм яшелчәнең 86 проценты җитештерелә.
 
“Башкортстанда ел саен 700 мең тоннага кадәр бәрәңге һәм 300 мең тонна яшелчә үстерелә. Аларның күп өлешен – 550 мең тонна бәрәңгене һәм яшелчәне – тулысынча диярлек кешеләр үз ихтыяҗларына куллана һәм орлык итеп саклый”, – диде Илшат Фазрахманов.
 
Бу җәһәттән киләчәктә ике куянның койрыгын берьюлы тотарга мөмкин булачак. Министр аңлатуынча, илдә бакчачыларга ярдәм итү буенча федераль программа булдырылган, аңа безнең төбәк тә кушылган. Аңа ярашлы, алдагы елдан бакчаларда үстергән һәм саткан бәрәңге һәм яшелчәләр өчен субсидия алып булачак. Әмма моның өчен үзмәшгуль булып теркәлергә кирәк. Субсидия ике юнәлеш буенча – элиталы орлыклар җитештерүгә тотынылган чыгымнарны каплауга һәм сату өчен яшелчә-бәрәңге үстерүгә  биреләчәк.
 
Фазрахманов аңлатуынча, 2023 елдан үзмәшгуль бакчачыларга элиталы орлыкчылыкка ставка 1 гектарга якынча 60-70 сумнан чыгып исәпләнәчәк. Ә бакчада бәрәңге һәм яшелчә үстереп сату тоннасына якынча 4 мең сум белән бәяләнәчәк. Бу чыгымнарның 30 проценты тирәсе каплана дигәнне аңлата.
 
Тагын бер ярдәм чарасы – эшкәртүчеләрнең “үзмәшгуль” бакчачылар яшелчә һәм бәрәңге орлыкларын сатып алуга аванс бирә.
 
“Эшкәртүче һәм “үзмәшгуль” гражданин арасында “агрокилешү” төзелә. Үстерелгән продукцияне сатканнан соң, эшкәртүченең “үзмәшгуль” өчен орлык сатып алуга киткән чыгымнарының 50 процентын дәүләт каплый. Әмма бер эшкәртүчегә күп дигәндә 5 миллион сум гына каплануын да әйтеп үтәргә кирәк”, – ди Илшат Фазрахманов.
 
Тагын бер юнәлеш – халыкның кооперацияләрдә катнашуы. “Үстергән уңышны кооперативларга сату да отышлы. Чөнки кооперативлар эшкәртүгә чимал сатып алган өчен дәүләттән ярдәм ала. Мәсәлән, 2021 ел нәтиҗәләре буенча, авыл хуҗалыгы кооперативлары халыктан 1 мең тонна бәрәңге, 1 мең 100 тонна “борщ җыелмасы” яшелчәләре һәм 400 тонна тирәсе башка төр яшелчә сатып алган”, – ди министр.
 
“Озак вакыт бакчачылар үзаллы яшәде, аларга тиешле игътибар һәм ярдәм булмады. Бүген без бу эшне тергездек. Суммалар (субсидияләр) зур түгел, без моны аңлыйбыз, әмма бу юлның башы гына һәм фикердәшләр табарбыз дип ышанабыз”, – дип йомгаклады Радий Хәбиров.
Фото: https://ru.freepik.com
 

Язгөл САФИНА
Өмет
№ --- | 06.07.2022
Өмет печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»