|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.07.2022 Криминал
"Халык аннан курка": Шәле авылында үсмер егет мәчеттәге сәдака савытын һәм машина урлаганТатарстанда 17 яшьлек яшүсмер мәчеттә сәдака сала торган савытны һәм машина урлап качкан. Бу хәл республиканың Питрәч районындагы Шәле авылында булган. Биредәге мәчет имамы Тимур Латыйпов шул турыда сөйләде, дип яза «Татар-информ». Латыйпов сүзләренчә, үсмер егет моңа кадәр берничә тапкыр караклыкта тотылган булган. 24 июнь көнне ул мәчеттән сәдака акчалары җыелган савытны урлый һәм качып китә. Бер атнадан соң ул мәчеткә кабат килә. Икенче тапкырында ул мәчетнең тәрәзәсен ватып керә һәм акчаларны алып чыгып китә.
«Моннан тыш, ул хезмәт күрсәтү йортына кереп, хезмәт машинасының ачкычын алган һәм машинаны урлап киткән. Хәзер автомобильгә кыйммәтле ремонт кирәк. Яшүсмерне тотканнар, әмма шунда ук диярлек җибәргәннәр. Биредә яшәүче халык аннан курка, ул балаларга яный, аларның акчаларын ала», – дип өстәде мәчет имамы.
Агентлыкка авыл халкыннан мәгълүм булганча, бу үсмер тулы булмаган гаиләдә үскән. Ул әбисе тәрбиясендә, әнисе Казанда яши. Авылдашлары сөйләвенчә, малай гел хулиганлык кыла, әбисен тыңламый.
Мәчетне талаганчы, ул кибеттә әйбер урлаган вакытта да тотылган булган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|