поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.07.2022 Шоу-бизнес

Илһам Шәриф: Хәмдүнә апа хәтле Хәмдүнә апа ничек мине чакырсын инде?” дип уйладым

Татар эстрадасы җырчысы Илһам Шәриф Башкортстанның Борай районы Сәет-Көрҗә авылында туган. Аңа бөек җырчы Илһам Шакиров хөрмәтенә Илһам дип исем кушканнар.

– Илһам, гаиләдә ничә бала сез?
 
– Икәү без, Рөстәм исемле бертуган абыем бар. Ул хәзер Себердә эшли, ул да сәнгать өлкәсендә эшләде. Авылда узган балачагымны бөтенләй хәтерләмим, чөнки миңа 4 яшь булганда, без район үзәгенә күченгәнбез. Борайның музыка мәктәбендә баян сыйныфын тәмамладым. Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегендә белем алдым. Мәдәният йортында баянчы булып эшләдем. Әтием Флүс тә гомере буе сәнгать өлкәсендә эшләгән кеше, ул мәдәният йортын җитәкләде. Ә әнием Миләүшә күп еллар дәвамында район үзәгендә агроном булып эшләде. Гаиләдә барыбыз да җырлыйбыз.
 
-    Хәмдүнә апа белән ничек таныштыгыз?
 
-    1994 ел иде. Хәмдүнә апаның туган ягына кайткан мәле. Ул ел да әнисе янына ярдәм итәргә кайта иде. Мин Илеш районында идем, анда әти ягыннан туганнарыбыз күп. Шулчак миңа телеграмма килеп төште. “Сине Хәмдүнә Тимергалиева көтә”, - дип язганнар. Мин моңа ышанмадым, шул рәвешле өйгә кайтарырга телиләрдер дип уйладым. Өч көннән соң тагын шундый ук эчтәлектәге телеграмма килде. Анысында кайтмагач, килеп алып киттеләр. 
 
 
-    Ни өчен ышанмадың? 
 
-    “Хәмдүнә апа хәтле Хәмдүнә апа ничек мине чакырсын инде?” дип уйладым. Хәмдүнә апа кебек шәхесләрне якыннан күрсәк тә, күлмәкләреннән тотып карый идек. Әле анысы да бөтен кешегә дә эләкми иде, әтинең мәдәният йортында эшләве аркасында елмайган бәхет ул. Хәмдүнә апа концерт белән Башкортстанның Балтач районына барган булган. Мине күрүгә: “Нәрсә, апаем, Флүс малаемы син?” – диде. Җырлап күрсәтергә кушты. “Бәрхетле баритон тавышка ия булган Джо Дассенга охшагансың. Мондый тавышың була торып, Борайда калсаң, бетәсең”, - диде. Шул ук көнне үзенең концертында җырларга һәм аның төркеме белән йөрергә тәкъдим итте. Моңарчы ишетеп кенә белгән Казанны да беренче тапкыр Хәмдүнә апа күрсәтте. Казанга килгәч, Татар дәүләт филармониясенә эшкә урнаштым. Илһам абый Шакировтан дәресләр алдым. 
 
-    Сине Хәмдүнә апаның туганы дигән сүз дөрес түгелме?
 
-    Аны Хәмдүнә апа үзе әйтте бит. Мин моның белән горурланам гына. Сәхнәгә Илһам Шәриф булып чыгарга да ул тәкъдим итте.
 
-    Ул йөрәгенә операция кичергән иде дип беләм...
 
-    Әйе. Операциядән соң 10 көн дә үтмәде, 15 көнгә Россия төбәкләре буйлап гастрольгә чыгып киттек. Ул һәрвакыт тере тавышка җырлады. Табиблар аппаратура кебек техникага якын килергә кушмады, чөнки йөрәгенә махсус җайланма куелган иде. Минем сүзне тыңларга да теләмәде, "юлга чыксам, терелеп кайтам мин, апаем", диде. Сәхнә белән бакчадан башка берни дә кирәкми иде аңа.
 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 05.07.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»