|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.07.2022 Фаҗига
Чирмешәндә янә фаҗига: ир-ат машинасы белән су төбенә киткәнЧирмешән районында фаҗига белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. 44 яшьлек «Лада Гранта» автомобиле йөртүчесе машинасы белән Зур Чирмешән елгасына төшеп китә. Район газетасы ЮХИДИ белешмәләренә таянып язуынча, ир-ат юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган. Нәтиҗәдә, ул автомобиль салоныннан чыга алмыйча, суда һәлак була.
Моңа кадәр "Матбугат.ру" Күтәмәдә булган фаҗига турында язган иде. Анда 9 яшьлек бала батып үлде.
Су объектларында сак булыгыз.
Фото: http://nashcheremshan.ru/
--- |
Иң күп укылган
|