поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.01.2011 Милләт

Резидә Ганиева: “Татар милләте өченче яңарышка омтыла”

Безнең арабызда гаҗәеп кешеләр яши. Алар белән аралашканнан соң күңел сафлана, хыялларга канат куела. Алар үзләре тыйнак кына яшәсә дә, әтрафлы хезмәтләре аша җәмгыятебезгә биниһая файда китерә.

Алтмыш елдан артык гомерен яшь буынга аң-белем бирүгә багышлаган Резидә Ганиева да шундый олы язмышлы шәхесләр рәтеннән. Казан университетының филология факультетында укыган бүгенге зыялыларыбыз арасында Резидә Кадыровнаны белмәүче кеше юктыр. Үз фәнен су урынына эчүче белгеч булудан тыш ул әле Шәрык мәдәнияте белән рухланып яшәүче акыл иясе, искиткеч кызыклы шәхес һәм оста нотыкчы, авызына гына каратып  торган лектор-оратор да бит әле. Филология фәннәре докторы, профессор Р.Ганиева белән әңгәмәбез әдәбият турында гына түгел...

 

– Резидә ханым, студентларга белем бирүдән тыш Сез үзегез дә гомер буе “гыйлем ташы “кимерәсез”?

 

– Озак еллардан бирле Казан дәүләт университетында укытам. Быел да студентларга дәрес бирәм. Гарәп әдәбияты, Коръән тәгълиматын да укыттым. Фарсы, төрки, урта гасырлардагы Аллалы әдәбият, әттәүхид фәлсәфәсенә корылган әдәбиятны укытуга зур игътибар бирдем. Быел тагын гарәп әдәбиятындагы белемнәремне тирәнәйттем. Гарәпләрнең җаһилият һәм ислам дәверендәге язучыларының иҗатларын өйрәнәбез. Билгеле, фарсы, төрки әдәбиятлары барыбер үзәктә кала. Фәнни өлкәдә дә эшемне дәвам иттердем. Шөкер, татар әдәбиятының барлык чорларына да “хезмәт иттем”. Урта гасыр татар әдәбияты, Кол Гали буенча да заманында монография чыгарган идем. Төп игътибарымны татар әдәбиятының ХХ гасыр башына юнәлттем. Быелгы эзләнүләрем Каюм Насыйри иҗатын өйрәнүгә, тормыш сәхифәләрен барлауга багышлана.  Туган ягының шул заманнарда нинди халәттә булуына басым ясаячакмын, дип торам.

 

– Сез бөек мәгърифәтченең авылдашы да бит әле?

 

– Каюм Насыйриның иҗатына мөрәҗәгать итүемнең бер сәбәбе - ул татар әдәбиятындагы икенче яңарышны башлаучы булып тора. Безнең беренче яңарышыбыз Урта гасырларда татарның, төркиләрнең дәүләтчелеге заманында шактый алга китеш булган. Болгар чоры, Алтын Урда дәверендә һәм Казан ханлыгы чорында. Аннан соң 1552 елда тарихның балә-казасына очрап, безнең яшәешебез кризис халәте кичерә башлый. Зур авырлыклар аша үтә-үтә килеп ХIX гасыр уртасыннан Каюм Насыйри, Шиһаб Мәрҗаниләр кебек олы мәгърифәтчеләребез мәйданга чыга. Алар татар халкының дини, дөньяви яңаруын тәэмин итүчеләр. Шуңа күрә атаклы тарихчыбыз, язучыбыз Гали Рәхим, Каюм Насыйрины татар халкының икенче яңарышын башлап җибәрүче һәм шуның нигезен салучы дип атаган. Аның фикерләрен куәтләп, ХХ гасырның 60 елларында француз галим-галимәләре Каюм бабайны Татар халкының икенче яңарышын башкаруда бик зур эш башкарды дип әйтеп калдырган.

 

– Галимә буларак авылыгызның тарихы да кызыксындырмый калдырмыйдыр Сезне?

 

– Авылыбыз чыгышы турында да уйланам. Бу хакта Гали Рәхимнең мондый сүзләре бар( Гали Рәхим безнең авылыбызның үткәнен болгар тарихына илтеп тоташтыра). Имеш, болгарлар безнең туган авыл тирәсенә җәйге ялга, ягъни җәйләүгә килгәннәр. Җәйләүгә килгәч тә, «Без Болгар шәһәреннән килдек”, дип әйтә торган булганнар. Имеш, без шәһәрдән,“Шырдан”, «Шыгырдан»авылларының атамасы шул рәвешчә “шәһәрдән” дигәнне аңлаткан дип тә фаразларга мөмкин. Хәзерге Чуашстандагы Шыгырдан белән Шырдан авылының килеп чыгышын галим Болгардан килгән сәхабәләр тарихы белән бәйли. Гомумән алганда, безнең авыл тарихын, Шырдан авылының килеп чыгышын олы буын кешеләре (әле минем әти-әниләрем, әби-бабаларым да) һәрвакыт болгарчылык белән бәйли иделәр. Билгеле, бүгенге көндә болгарны яратмау, аны тәнкыйтьләү дә бик көчле , мин шуңа карамастан безнең килеп чыгышыбызда Болгар мәдәнияте зур роль уйнаган дип саныйм. Авылыбызның исемен болгарлар тарихына бәйләп карауны да мифология дип санамыйча, бу фаразны чынбарлыкка якын дип исәплим.

 

–  Сезнең гыйльми кызыксынулар өлкәсе шактый киң күренә.

 

– Минем татар теле өлкәсендә язмаган темаларым аздыр. Татар әдәбиятының IX гасыр - ХХ гасыр буенча да совет чорындагы язучылар, шагыйрьләр, ХХ гасыр азагы, ХХI гасыр башы татар әдәбияты өлкәсендә дә эшләвемне дәвам итәм. Сәгыйть Рәмиев иҗаты белән дә кызыксындым. Аның турында да хезмәтләр яздым. Әмма аларның күбесенең басылып чыкканы, дөнья күргәне юк. Аллаһы Тәгалә бәрәкәтле гомер бирсә, бәлкем аларны да халкыбызга җиткерү мөмкинлеге булыр, дип өметләнергә туры килә.

 

– Резидә ханым, Сез музейларларда оештырылган кичәләрдә дә катнашасыз бит әле. Еш чакыралармы?

 

– Әйе, музейларда халык алдында еш чыгыш ясарга туры килә. Мәктәпләрдә,  укучылар арасында еш булам. Шулай ук зыялыларыбыз алдында да чыгышлар ясыйм. Чакырган урынга бармый калмыйм. Тукай музеенда байтак кына галимнәребез, шагыйрьләребез турында, соңгы вакыттагы татар әдәбияты хакында да сөйләдем. 2010 елның декабрь аенда Гаяз Исхакый иҗатында дәүләтчелек мотивлары буенча Тулкунай Габделбариева дигән бер аспирантым чыгыш ясады, диссертация яклады. Бүгенге көндә 15 аспирантым, алар арасында якташларым да бар. Мәсәлән, Яшел Үзәннән Ләззәт Хәйдәров татар әдәбиятының гарәп мәдәнияты белән бәйләнешен өйрәнде. Нурия Ногманова Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасында Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, берлеген раслаган темага диссертация яклады. Ягъни Кол Гали иҗатында әттәүхид мәсьәләсен яктыртты. Г.Тукай иҗатындагы Корьән мотивларын тикшергән Диләрия Абдуллинаны әйтеп үтим. Соңгы вакытта якланган дисертацияләр моңарчы өйрәнелми торган темаларны ача. Әйтик, Ханәфи Кайбышев иҗатында модернистик мотивларны тикшердек, экзистенциаль аһәңнәрне карадык. Татар әдәбиятының француз әдәбияты белән багланышларын Г.Ибраһимов иҗаты мисалында тикшердек. “Г.Ибраһимов иҗатында руссоистик мотивлар” дигән темага диссертация тәкъдим ителде. Дин буенча да, дөньяви яктан да татар әдәбиятын өйрәнү киң планда бара. Гыйльманов Дамир дигән егетебез хәтта татар әдәбиятындагы төрмә мотивларын да тикшерде.

 

– Димәк, яшьләр фән белән кызыксына?

 

– Яшьләребез кызыксынмый дип әйтә алмыйм. Россия, Татарстан җитәкчелеге тарафыннан да игътибар бирелсә иде. Әмма бүгенге көндә әле татар милләтен үстерүгә үзәктә бернинди омтылыш сизелми. Милли компонентны да торгыза алмый газапланып яшәвебезне дәвам итәбез. Ләкин татар халкы барыбер тырыша, тырмаша. Урта гасыр - ул безнең Кол Галинең үлемсез «Кыйссаи Йосыф» поэмасын калдырган шанлы дәвер булса, аннан соң Алтын Урда дәверендә, Казан ханлыгы чорында гуманизм белән сугарылган бөек әсәрләр калдырылса, ә инде ХХ гасыр башы, Ибраһим Нуруллин әйткәнчә, икенче яңарышыбыз. Бу чорда иҗат ителгән әдәби мирас безнең милләтебезне берләштерүгә ярдәм итә, безгә көч-куәт бирә торган байлык ул! Тукайның “Туган тел”е үзе генә дә ни тора!!! Урта гасырлардагы яңарышыбызның истәлеге сыйфатында Кремль калкулыгында Сөембикә манарасы нур чәчеп торса, беренче Президентыбыз заманында дәүләтчелегебезне торгызу, мөстәкыйльлегебезне кайтару өчен тырышкан елларда да Кол Шәриф мәчетен бастырып куя алдык. Һәм ул безнең татар халкының өченче яңарышка  омтылуын күрсәтүче архитектура һәйкәле – Милли Рухның үлемсезлек символы да булып тора!


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 14.01.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»