поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
Архив
 
05.07.2022 Җәмгыять

"Ак чәчәкләр" конкурсында җиңгән Рәзинә Мөгыйнова: Кайсы елый, икенчесе авыруыннан зарлана, кызып китүчеләр дә бар

Баулы районы Мортаза авылы фельдшеры Рәзинә Мөгыйновага “Ак чәчәкләр — Ел табибы” бәйгесендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән машина тапшырылды.

— Эшемне бәяләүләре өчен хөкүмәткә, җитәкчеләргә, пациентларыма зур рәхмәт. Әле дә ышанып бетә алмыйм. Бу минем өчен икеләтә җаваплылык өстәде. Әлеге бүләкне аклар өчен хәзер тагын да тырышып хезмәт куярга туры киләчәк, — ди Рәзинә апа.
 
Аның фельдшер булып эшли башлаганына 32 ел. Гаиләсендә медицина өлкәсендә эшләүчеләр юк, әти-әнисе авыл хуҗалыгында хезмәт куйган. Ә Рәзинә апа кечкенәдән табиб булу турында хыялланган. Курчакларын дәвалап уйнаган. Медицина училищесын тәмамлагач та, фельдшер булып авылга кайткан. Хәзер ул Мортазадагы 262 кешегә, күрше Кырымсарай авылының фельдшеры “больничный”да чакта андагы 400 гә якын кешегә хезмәт күрсәтә. Рәзинә Мөгыйнованың шатлыгы белән без дә уртаклаштык.
 
— Эшегездә иң авыры нәрсә, Рәзинә апа?
— Иң авыры һәм җаваплысы — дөрес диагноз кую, кешене аякка бастыру. Моның өчен тәҗрибә, белем, тәвәккәллек кирәк. Икеләнгән чакта ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртам. Табиблар белән киңәшләшәм. Авыруга вакытында ярдәм күрсәтү мөһим.
 
— Күбрәк нәрсә белән мөрәҗәгать итәләр?
— Авылда өлкән кешеләр кан басымы күтәрелүдән, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан зарлана. Җәй көне умарта кортыннан зыян күрүчеләр очрый. Хәзер шактый кешедә аллергия күзәтелә. Авылга каникулга балалар күп кайта. Егылып, имгәнеп, киселеп мөрәҗәгать итүчеләр бар. Кайберләренең яшел алма ашап, эче авырта. Кайчак гаиләдә тавыш чыгу аркасында хәлләре начарланып, фельдшер чакырталар. Хатынын, ирен тынычландырырга туры килгән чаклар да була.
 
— Фельдшер ул — психолог та, дип белми әйтмиләр, димәк?
— Авыл бит бу. Психолог та булырга туры килә. Пациентны тыңлый белергә кирәк. Кайсы елый, икенче берсе авыруыннан зарлана, кызып китүчеләр дә бар. Уртак тел табу, пациентта ышаныч тудырыр өчен сабыр, игътибарлы булу мөһим. Кайбер кеше янында, хәле яхшырганчы, 3-4 әр сәгать утырган вакытлар да була.
 
— Бәйгедә бирелгән “Лада Гранта” машинасын үзегез йөртәчәксезме?
— Әлегә машина йөртү таныклыгым юк. Бу һөнәргә өйрәнеп кенә киләм. Моңа кадәр күп очракта җәяү йөрергә туры килә иде. Караңгыда, кышкы бураннарда уңайсыз. Этләр каршыма чыгып, өйгә урау юллар аша кайткан чаклар да булды. Чакырулар буенча машинада барганда, медицина ярдәмен тагын да тизрәк күрсәтергә мөмкин булыр дип ышанам.

— Фельдшер көне-төне эштә, ничек ял итәсез?
— Элек мал-туар асрый идек, җәй буе кышка печән әзерләдек. Хәзер сыер тотмыйбыз. Кош-корт кына асрыйбыз, бройлер, каз, үрдәк алам. Минем өчен ял ул — бакчада эшләү. Урманга барып көч алам. Гаиләм белән ял итәм. Улым, ирем эшемне аңлыйлар. Зарланмыйм, үзем сайлаган һөнәр. Эшне яратып башкарсаң гына, нәтиҗәгә ирешеп була.
 
Гөлнар Гарифуллина фотосы.

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 05.07.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы