поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.07.2022 Милләт

Һәркем тигез булсын. Туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында

Имтихан район җитәкчесенең татар теленә мөнәсәбәтен дә чагылдыра. Телне уен рәвешендә дә өйрәнергә мөмкин. Һәр милләт вәкиленә тигез шартлар тудыру өчен тагын ниләр эшләп була? Бу һәм башка мәсьәләләр хакында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссиянең зона семинар-киңәшмәсендә сөйләштеләр. Бу юлы ул Нурлатта үтте.

Агымдагы елның май аеннан яңа исем астында эшләп килүче комиссиянең эшчәнлеге бүген тагын да киңкырлы, шуңа күрә чираттагы семинар-киңәшмәнең нәкъ менә Нурлатта үтүе аңлашыла. Чөнки районда элек-электән төрле милләт халыклары үзара аңлашып яши. Бүген халыкның күпчелек өлешен (52,8%) татарлар тәшкил итә, икенче урында – чуашлар (25,2%), 21 проценттан артыграгы – руслар һәм 1 проценты – башка милләт вәкилләре. Районда төрле милләтләр арасында татулыкны саклау, аларның үсеше өчен бердәй шартлар тудыру максатыннан эзлекле һәм нәтиҗәле эш алып барыла. Һәм ул балалар бакчалары, белем һәм өстәмә белем бирү учреждениеләреннән үк башлана. Киңәшмә эшендә катнашу өчен республиканың Кама аръягы зонасына караучы 8 районның башлыклары, мәгариф, мәдәният бүлекләре җитәкчеләре аларның кайберләрендә булып, эшнең ничек оештырылуы белән якыннан таныштылар. Башта кунаклар Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге үзәктә булдылар. Биредә дини белем һәм тәрбия бирү белән беррәттән, балаларны татар теленә өйрәтү буенча да эш алып барыла. Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен аерым төркемнәр дә булдырылган. Алар үзәктә туган телендә аралаша, милли гореф-гадәтләр белән таныша, кул эшләренә дә өйрәнәләр. “Балаларны үзәккә йөрергә берәү дә мәҗбүр итми. Беренче вакытларда нибары 6 бала килгән булса, бүген – 120”, – дип үзәкнең эше белән таныштырды Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин.

Семинарда катнашучылар шәһәрнең “Кояшкай” татар балалар бакчасында, “Сәләт” сәнгать мәктәбендә дә булдылар. Киңәшмәнең пленар өлеше исә “Киләчәк” балалар иҗаты үзәгендә үтте. Биредә комиссия рәисе Марат Әхмәтовны билингваль студия эше аеруча җәлеп итте. Өстәмә белем бирү педагогы Надежда Алексеева балаларга уен формасында чуаш теле дәресе бирде.

Нурлат районында чуаш балаларының 32 проценты үз туган телләрендә белем һәм тәрбия ала. Чуаш теле һәм әдәбияты районның 6 мәктәбендә укытыла, ике авыл балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирү шулай ук чуаш телендә алып барыла. Шәһәрдәге ике балалар бакчасында чуаш телле балалар өчен төркемнәр булдырылган, тагын бер төркем ачу планлаштырыла.

 

Алмаз Әхмәтшин пленар утырышта, районда чуаш халкы актив тормыш алып бара, халык коллективлары эшли, “Дуслык” район газетасы да татар, рус һәм чуаш телләрендә чыга, дип сөйләде. Марат Әхмәтов башка район башлыкларын да, районнарда яшәүче халыкларның саны һәм ихтыяҗыннан чыгып, чуаш, удмурт, мари телләрендә газета чыгару турында уйлап карарга чакырды. “Муниципалитетларның бурычы – республикабызда яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклау өчен барлык шартларны да тудыру”, – дип билгеләп үтте ул, комиссиянең соңгы утырышыннан соң динамиканың берникадәр уңай якка үзгәрүен билгеләп.

Мәктәпләрне уку әсбаплары, җиһазлар белән тәэмин итү, туган телдә белем һәм тәрбия бирүче сыйныфлар санын арттыру, укучыларның телләр буенча олимпиадаларда, төп дәүләт имтиханнарында, укытучыларның грант бәйгеләрендә катнашу буенча активлыклары хакында да фикер алыштылар.

– Укучыларның туган тел буенча дәүләт имтиханнарын сайлаудагы активлыгы – район мәктәпләрендә татар теле укытуның индикаторы, мәгариф бүлеге җитәкчесенең туган телне саклау бурычларына карата мөнәсәбәтенә бәя дә, – диде бу уңайдан комиссия рәисе, Әлки районын үрнәк итеп китереп. Әлеге районда 9 сыйныфны тәмамлаган 123 укучының 35е туган тел буенча имтихан тапшырган. Комиссия рәисе билгеләп узганча, бу – республикада дүртенче күрсәткеч.

Татар теленнән дәүләт имтиханы күрсәткечләре:

Әлки – 28,46 процент

Аксубай – 12,4 процент

Яңа Чишмә – 10,1 процент

Алексеевск – 6,67 процент

Чистай – 1,05 процент

Марат Әхмәтов белем бирү учреждениеләре өчен милли кадрлар әзерләү мәсьәләсенә дә аерым игътибар бирергә чакырды. Казан (Идел буе) федераль университетында төрле юнәлешләр буенча белгечләр әзерләнә, студентлар өчен өстенлекле шартлар тудырыла.

Районнарда туган телләрне үстерү һәм саклау буенча эшчәнлек күрсәткечләре Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лилия Әхмәтҗанованың чыгышында конкрет саннар белән күрсәтелде. Аларның һәркайсын район башлыклары каләм очына алды. Марат Әхмәтов Мәгариф министрлыгында төп 10 реаль күрсәткеч буенча муниципаль районнар, белем бирү учреждениеләренең эшчәнлеге рейтингын булдырырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, рейтинг районнарга үзләренең юл карталарын яңадан карап, эш юнәлешләрен дөрес билгеләү өчен кирәк.

Сан

Татарстанда 629 мәктәптә 79673 бала татар телендә белем ала. Моннан тыш, рус телендә белем бирүче 86 мәктәптә татар телендә 278 сыйныф эшли, 364 мәктәпнең 2675 сыйныфында тәрбия татар телендә алып барыла.

Лилия Мөбарәкшина, "Ватаным Татарстан" газетасы

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»