поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.01.2011 Дин

Үз ялгышын үзе төзәтте

(Бер хәзрәт авызыннан)

Моннан берничә еллар элек булды бу хәл. Казандагы бер мәдрәсәне тәмамлап, мәчеттә эшли генә башлаган елларым иде. Беркөнне мине Татарстанда абруе зур булган бер хәзрәт үзе белән районга барып, шунда мәчет ачылу тантанасында катнашырга чакырды. Ул элеккеге остазым да булгач, аңа каршы килә алмадым. Хәер, ул чакларда бездә каршы килү дигән нәрсә юк иде. Нинди дә булса эшне кушалар икән, димәк, аны карышусыз үтәргә кирәк.

 

Кыскасы, бардык без ул авылга, мәчетнең ачылу тантанасында катнаштык. Хәтеремдә шулай калган: бик күркәм итеп төзекләндерелгән гыйбадәтханә иде ул. Тик, ни кызганыч, нинди район, нинди авыл икәнлеге исемдә калмаган. Дөресен генә әйткәндә, башка бер мәмләкәттә яшәп, әти-әниемнең туган якларына кайткан татар кешесе булганга күрә, ул чакларда мин районнарны һич белеп бетерми идем.

 

Әлеге авылда, гадәттәгечә, безне чәй эчәргә чакырдылар. Анда яныбызда Ватан сугышы ветераны булган бер өлкән яшьтәге агай да бар иде. Сөйләшә торгач, шул аңлашылды: ике аягында да протез икән аның. Безне иң гаҗәпләндергәне дә шул булды: мәчетне төзекләндерү эшләрен дә шушы инвалид Әнәс абый башлап йөргән. Алай гына да түгел, ясалма аяклардан булуына карамастан, сугыш ветераны элекке клубны мәчет рәвешенә кертү өчен үзен аямаган, көне-төне изге юлда йөргән. Без моның сәбәбен сорадык. Ник дигәндә, сугышта ике аягын югалткан кешегә, өйдә генә утырса да, беркем дә гаепләп сүз әйтмәс иде. Әмма биредә

 

бер хикмәт булган икән. Моның сере соңрак ачылды. Әнәс абыйның сөйләвенчә, клуб дигәннәре ул элекке мәчет бинасына урнашкан булган. Димәк, бу авылда теге заманнардан калган мәчетне төзекләндергәннәр! Ул фәкать вакытлыча башка максатларда кулланылган булган.

 

Әнәс абыйның сөйләгәннәре безнең барыбызны да тетерәндерде.

 

...Мәчетнең манарасын кисеп, коммунистлар аны халыкка клуб, дип игълан итсәләр дә, бинаның эченә кереп, биеп-җырлап йөрергә берәүнең дә батырчылыгы җитмәгән, чөнки һәркем аның изге йорт, Аллаһка табыну, дөресрәге, гыйбадәт кылу урыны икәнен белгән. Барысы да Аллаһының ләгънәте төшүдән, Аның җәзасына дучар булудан курыккан. Тик араларыннан бер генә кеше-безнең яныбызда утырган Әнәс кенә алай уйламаган. Яшь чагы, кем әйтмешли, юләр чагы булган аның. Коммунистлар сафына басарга да теләге зур икән. Беркөнне ул мәчет-клубның ишеген ачтырган һәм аның эченә кереп бии башлаган. Ә үзе: «Сез нәрсә карап торасыз? Әйдәгез, биегез! Менә миңа бернәрсә дә булмады бит», – дип иптәшләренә тәкрарлый икән. Аның үрнәгендә клубка әйләнгән мәчет бинасында башкалар да биергә керешкән. Шул рәвешле изге бина күңел ачу урынына әйләнгән. Озакламый сугыш башлана. Тиздән Әнәсне дә фронтка озаталар. Башта бик авыр була аларга. Күп корбаннар бирү бәрабәренә алар нимеснең ярсып һөҗүм итүен туктатуга ирешәләр. Әмма беркөнне Әнәс үзе дә фаҗигагә юлыга: фашистлар куйган минага эләгеп, аякларын югалта. Аздан гына үлмичә кала ул. Санитарлар яу кырында аңсыз яткан, күп кан югалткан Әнәсне шактый вакыт узгач кына табып алалар. Яшәү белән үлем арасында хәйран тарткалаша ул. Аңына килгәч, Әнәс уйланырга керешә. Баксаң, ротадан бер ул гына минага эләгеп, аякларын югалткан булып чыга. Дөрес, башка бер җиренә дә зыян килмәгән аның. Яшәргә теләмәгән чаклары күп була аның. Бөтен җире сызлый, сызлана. Шунда теге вакытта мәчеткә беренче булып кереп, биеп киткән чаклары искә төшеп, аның йөрәген өтеп ала. Йөрәге сулкылдап тибәргә керешә, баш мие чатнап ярылырдай дәрәҗәгә җитә. «Менә кайда икән хикмәт! Шул вакыттагы гөнаһым өчен Аллаһының җәзасы түгелме икән бу?» – дип уйлана башлый ул. Ә аннары Әнәс тәүбәгә килә. Ул: «Раббым, зинһар мине кичерә күр. Әгәр бу мәхшәрдән исән-сау котылсам, теге ялгышымны төзәтер идем», – дип нәзер әйтә һәм үз-үзенә ныклы сүз бирә.

 

Дөрестән дә үзенең туган авылына исән-имин әйләнеп кайту насыйп була Әнәс абыйга. Тик аяклары булмагач, башта бернәрсәгә дә кулы ятмый аның. Шунда теге нәзере келт итеп искә төшә. Һәм ул клубны мәчеткә әйләндерү артыннан йөри башлый. Дөрес, коммунистлар заманында моны башкарып чыгу мөмкин булмый. Ә инде демократия җилләре исәргә тотынгач, сугыш ветераны алдында ишекләр киң итеп ачылырга керешә. Әлбәттә, мәчет бинасын мөселманнарга кире кайтаргач та әле анда эшләр бихисап булып чыга. Ишекләрен, тәрәзәләрен, түшәмнәрен, идәннәрен өр-яңадан төзекләндерергә кирәк була. Ә боларын эшләргә аңа авылдашлары, дуслары булыша. Менә шул рәвешле Әнәс ага җанына тынычлык таба, авылдашларының ихтирамын казана, үзенең тормышын да җайга сала.

 

«Боларның һәммәсе дә әйткән нәзеремне үтәп, үз хатамны вакытында төзәткәнгә күрә Аллаһының рәхмәтедер, дип уйлыйм. Ә бәлки мәчетне халыкка кире кайтару өчен дә Хак Тәгалә мине сугыш мәхшәреннән исән калдыргандыр да», – диде безнең белән саубуллашканда Әнәс абый.


Хаҗип ӘХМӘТША язып алды
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»