|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2022 Язмыш
Хат ташучы малай (Булган хәл)
Әнием Асия гомере буена авылда хат ташучы булып эшләде. Хатлар, гәҗит-журналлар яисә посылка китергәнне кемнәр генә яратмас икән! Шуңа күрә авылда ул шактый абруйлы, көтеп алынган кешеләрнең берсе иде. Күрше-тирәдәге берничә авылга хезмәт күрсәтүче почта бүлеге бездән биш чакрым ераклыктагы Төбәк авылында. Кышын-язын, җәйләрдә булсын, әни көн саен диярлек Төбәк авылына барып, көндәлек почтаны төяп кайта. Моның өчен колхоздан аңа махсус ат беркетелгән, җәен — арба, кышларда үргәчле чана җигеп, һәрвакыт юлда йөрер ул. Почтаның көндәгесен көнендә кайтарып тарату хәерлерәк. Атның кушаматы Чегән иде.
Әни Төбәктән, күрше авыл почтасыннан, аңа махсус бирелгән дәү, күн сумкасын тутырып, газета-журналларны иң әүвәле өебезгә алып кайта. Урамдагы уен уйнауларны ташлап, мин аны һәрчак каршы алырга тырышам. Шулай булмый ни! Өйгә кертеп салгач та, аның алагаем сумкасыннан «Татарстан яшьләре», ул чактагы «Яшь ленинчы» һәм район газетасы ишелеп чыга! Айга бер тапкыр «Ялкын» журналы килеп, минем яшь күңелемне сөендерә... Чөнки анда беренче шигырьләрем басылды.
Әлеге санап киткән гәҗит-журналлар минем иң якын дусларым. Аларның һәр битен, һәр җөмләсен диярлек яратып укыйм. Бервакытны, үсә төшкәчәрәк, әни мине үзе урынына почта бүлекчәсенә җибәрде бит, менәтерә. Бик күңелле дә, бик матаваклы да сәфәр булып чыкты ул минем өчен. Тарихы моның болайрак. Хәер, кереш сүземне әйтеп бетерим әле.
Көннәрнең берендә, көтмәгәндә әни авырып китте. Апрель башлары бу. Менә мин Чегәнгә атланып (арба җигеп мәшәкатьләнеп торасым килмәгән иде), аркама дәү күн сумканы асып, авылга почта алып кайтып киләм...
Кереш сүземнең «бисмилла»сын әйтеп бетердем, инде хәзер бәянга — шул чакларда булган хәлләргә күчик, укучым. Бу урында бер «сер»не ачасы килә: хикәятеменең героена Назыйм дип исем куштым. Үзем турында үземнең исемнән сөйләсәм, ничектер уңайсыз кебек, аннары — барыннан да бигрәк, шул чактагы кичерешләремне, уй-фикерләремне һәм тагын байтак мизгелләрне тулы канлы итеп тасвирлап булмас кебек тоелды. Ә инде әдәби калыпта сөйләп бирер өчен мин иҗат тәҗрибәмә таяндым.
* * *
...Иртән юлны ару гына туңдырган иде. Хәзер әнә юлның барлы-юклы кары көпшәкләнгән, чана эзләрендәге тизәк-саламнар җебегән, йомшаган. Назыйм сары каештан үреп ясалган йөгәнен кысыбрак тотты, Чегәннең куе ялына ябышкалады. Җыйнак гәүдәле, әмма киң, шома күкрәкле бу малкайга шундый сәер исемне кем кушкандыр — үсмер малай анысын тәгаен генә белми, һәрхәлдә, сумаладай чем кара ялы һәм койрыгы ташып төшкән, сырты елкылдап торган бу акыллы атка кушаматы бик тә килешеп тора. Әйтерсең, шул исеме белән туган ул.
Чегәннең баткак — куркынычлы юлдан искиткеч сизгер, төгәл баруына эчтән генә сокланып бара малай. Атның тоягы «күрә» дип сөйли бит өлкәннәр, бәлки, дөрестер дә...
Күктәге апрель кояшы шундый итеп кыздыра, күпмедер вакыттан соң кырдагы соңгы карлар тәмам эреп бетәр, куәтле гөрләвек булып үзәннәргә табан ташланыр шикелле. Их, шушы кыр буйлап батмый-чуммый гына Чегән өстендә элдерәсе, «ә» дигәнче басу капкасына, аннары өйгә кайтып керәсе иде! Әнисе бу күренешкә чиксез куаныр, тизрәк терелеп үк китәр иде.
Икенче көн инде әнисе авырып ята. Икенче көн инде менә Назыйм күрше авылдан почта ташый. Каникул вакыты булмаса, Чегәнгә атланып «зурлар» эшенә йөрү, ай-һай эләгер иде микән аңа? Кичә Назыйм әнисенең агара төшкән маңгаена кулын тидереп карады. Салкын тигәч, нишләп соң кешенең маңгае ут шикелле кайнар була икән, белмәссең...
Назыйм утырган җиреннән чак кына күтәрелә төшеп, Чегәннең сыртына аркылы салынган буш капчыкны рәтләгәндәй итте. Атның сырты йомры, йомшак. Шулай да аска әнә шулай итеп капчык салсаң иплерәк килә. Почта машинасы район үзәгеннән кайтып өлгергәнче, капчык төбендәге солыны Чегән ялт иттергән була, билгеле. Аның аяк атлаулары шуңа күрә дәртле, сабантуй ярышына җилкенгән атлар сыман, башын да югары чөеп кенә бара ул. Әмма карлы-балчыклы юлны, язгы суларны ерып бару малкайга да ансат түгелдер.
Әнә бит, бер урында Чегән арт аяклары белән кинәт кенә кечерәк карлы суга кереп чумды. Андый чакта ул бөтен гәүдәсе белән сузыла да алга таба ыргыла.
— Түз, Чегән, түз! Бераздан Олы юлга җитәбез, — дип сөйләнде Назыйм, дустанә тавыш белән.
Ат сөйләшә белми, ләкин малайның әйткәннәрен, кул хәрәкәтләрен сүзсез дә аңлый, әйе шул, дигәндәй, сизгер колакларын селкетеп куя.
Ниһаять, соры тасмадай сузылып киткән Олы юл да күренде. Дәү-дәү бульдозерлар аны кышның кыш буена кар-бураннан арчып, чистартып торалар. Әтисенең әйтүенчә, бу ташлы юл сугышка кадәр үк салынган инде. Балчыгын күтәртеп өйгәннәр, уртасына тигезләп таш җәйгәннәр. Шушы юл буйлап туп-туры барсаң, рәсемнәрдән генә күреп белгән Мәскәү каласының үзенә үк барып җитәсең, имеш.
Олы юлга аяк баскач, җиңел сулап куйды Назыйм. Әнә, еракта авылның кечерәйтелгән йортлары күзгә ташлана. Иң кырыйдагы бер йортның калай түбәсе язгы кояш астында прожектор утыдай чагыла.
Кайтырга ерак калмавын чамалады булса кирәк, Чегән дә адымнарын тизләтә төште. Иңбашына асылган көрәнсу почта сумкасының авырая баруын тоемлады Назыйм. Анда — хатлар, газеталар һәм... фанер тартмалы кечерәк кенә посылка. Соңгысы Майбәдәр апаларга адресланган. Кайдадыр еракта — җылы якта яшәүче туганнары ел саен посылка җибәрә аларга. Вак тишекле (бозылмасын дип) бу посылкадан бөркелеп алма исе килә!
Кинәт алдагы үр астыннан дәү чүмәлә кадәрле зур бер машина калкып чыкты. Туктаусыз уфылдый, ыңгыраша, авыр йөк астында сытылырдай булып калтырана үзе. Шофер, ат менгән малайны кисәтергә теләп, ахрысы, килеп җитәрәк кенә ачы итеп сигнал бирде! Бу кискен, ятышсыз тавыш Чегәнне ничектер өркетеп җибәрде. Аның арт аяклары ирексездән таеп китте һәм ул гөрселдәп юл читенә ауды. Бу хәл шулкадәр тиз арада булды ки, хәтта малай иң өстендәге каешның шартлап өзелүен дә, авыр сумкасының «дык» итеп юл читендәге пычракка очып төшүен дә абайлап өлгермәде.
...Сумка читендә бер почмагы ватык посылка аунап ята. Яньчелгән, бер кырые ачылган һәм шул ватык почмагыннан кып-кызыл алмалар күренеп тора. Берсе пычрак уртасына ук тәгәрәп төшкән әнә. Шул яртылаш буялган алманы кулга аласы һәм җен ачу белән теге машинага томырасы, үч аласы килә! Юк, ярамый...
Чегән, үзен гаепле сизгәндәй, шомлы күзләрен зур ачып хәрәкәтсез ята бирде. Малай, атын кочаклап, такмаклый-такмаклый елый иде:
— Чегән, аңлыйсыңмы, бүтән миңа гомердә ышанмаячаклар... миңа эш тапшырмаячаклар... Әнкәй күзенә ничек күренербез?.. Нишләргә хәзер, әйт...
Ул туйганчы елады, бушанды. Малайның гөнаһсыз күз яшьләре пычракка төшеп буялган алманы юарга җиткән булыр иде, мөгаен. Егылган җирендә хәрәкәтсез катып калган Чегән, нәрсәдер эшләргә кирәклеген аңлагандай, җылымса иреннәре белән нәни хуҗасының чыланган битен, тырпаеп торган колак яфракларын капшады. Әйе, бу бәхетсез минутларда хәлен аңларлык, күңелен юатырлык шушы дүрт аяклы дусты гына бар иде Назыймның... Авыр минутларда яныңда җан дустың булу үзе зур бәхет бит ул.
Шулвакыт борын тишекләре киерелгән Чегән, колакларын шомрайтып, авыр гәүдәсе белән кискен талпыныш ясады һәм яткан урыныннан сикереп торды. Аннары, тояклар астындагы җирнең ныклыгын тикшерергә теләгәндәй, сыгылмалы хәрәкәтләр белән берничә адым ясады да, башын югары чөеп, көчле тавыш белән кешнәп җибәрде! Кыр өсләтеп язгы зәп-зәңгәр киңлекләргә көмеш аваз очты. Бу — пионер быргысыдай, чакыру авазы иде.
Малай, шушы могҗизалы чакыру авазыннан әсәрләнеп, беренче тапкыр күргәндәй, гаҗәпләнеп дүрт аяклы дустының бар булган тере сурәтенә текәлде. Назыймның кан тамырлары буйлап көчле дулкын ага иде.
«Елама, ир-егет буласы кешегә күз яшьләре килешми ул. Кешеләр безне аңлар, гафу итәрләр. Бу дөньяда барыннан да элек гамусың саф булу кыйммәт...»
Беркем дә ишетми һәм берәү дә аңламый торган телдә малкайның чишмә төсле мөлдерәмә күзләреме, әллә зәңгәр күктә балкып торган түгәрәк кояшмы әнә шул сүзләрне сөйли иде әлеге минутларда.
Әллә малай үз-үзе белән шулай сөйләштеме, белмәссең...
Рашат НИЗАМИ |
Иң күп укылган
|