03.07.2022 Җәмгыять
12 нче каттан егылып төшкән сабый хастаханәдә вафат булган
Якутскида 12 нче каттан егылып төшкән бала, табибларның тырышлыгына карамастан, ике көннән соң, хастаханәдә вафат булган. Хәтерләсәгез, аны узып баручы ир-атлар тотып алган иде.
Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләп үткәнчә, табиблар мөмкин булганның барысын да эшләгәннәр, әмма бала бик җитди имгәнүләр алган.
Фото: скриншот