поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.07.2022 Шоу-бизнес

Рөстәм Насыйбуллин: Җырчы булып булмый, җырлаучы булып була

Җырчы Салават Фәтхетдинов Рөстәм Насыйбуллин турында: «Түбән тавыш авыр йөк кебек, ул «неповоротный» була. Рөстәм, кагыйдәләрне бозып, түбән тавыш белән дә бормалар ала», – дигән иде. Хикмәтле тавыш иясе белән эстрада хәлләре, җырчылар һәм җырлаучылар, сәнгать белән тормыш алып бару һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштек.

– Тавышың белән аерылып торсаң да, холкың белән аерылып торырга яратмыйсың бугай. Кайбер җырчылар аена егермешәр концерт куйганда, синең сольный концертларың күренми.
 
–  Концертлар оештыру өчен дә өлгереп җитү кирәк. Шул юнәлештә эш бара инде. Тавыш белән аерыламдыр, холыкка әрсезлек җитмидер.
 
– Һәрхәлдә эстрадада түбән тавышлы җырчылар юк дәрәҗәсендә. Күбесе тенорлар. Шулайдыр бит?
 
– Тенорлар дип тә әйтеп булмыйдыр аларны. Чөнки бер нота белән икенче нотага күчкәндә, җырчының аерым бер диапазоны, тавыш киңлеге була. Ә безнең эстраданы алсак, бу киңлек йөз җырчының икесендә генә бар. Хәтта ае буе концерт куючыларда да киңлек бар дип әйтеп булмый.

– Җырчы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
 
– Үз эшенә бирелгән булырга тиеш. Әйтик, чыгыш билгеләнгән икән инде, чирлеме син, кайгың бармы – бернигә дә карамый сәхнәгә чыгып җырларга кирәк. Моның өчен үзеңне даими формада тотасың. Бу инде – җырлау техникасын белү, җиде кат тиреңне чыгарып әзерләнү дигән сүз.
 
– Әмма укымыйча да җырчы булып була, диләр бит. Алай түгелмени?
 
  – Җырчы булып булмый, җырлаучы булып була. Беренчесен сайлаганда, кимендә 5–6 ел укырга кирәк. Мин 9 ел музыка белеме алдым. Бу – музыка мәктәбе, музыка училищесы, консерватория. Табиблар да ул кадәр укымый.
 
– Шулайдыр. Тик халык укыган җырчыларны түгел, укымаганнарны тыңлый. Элек үзешчән дип атала иде алар, хәзер андый бүленеш бетте дә бугай инде.
 
– Халык тыңлый дип сәхнәгә шортиктан чыгып сикеренеп йөреп булмый инде. Безнең дә тамашачыбыз бар. Алар күп түгел, ләкин бар. Киләчәктә дә булачак. Иң сөендергәне: ул тамашачы арасында яшьләр күп. Алар булганда профессиональ сәнгатьнең киләчәге алай ук өметсез түгел.
 
– Әти—әниең җырчы булуыңа ничек карый?
 
– Әти Нурлат шәһәрендәге музыка мәктәбенә алны-ялны белмичә йөртте. Күрәсең, кечкенәдән минем сәләтне күреп алгандыр. Конкурсларда катнашсам, репетициягә көн саен бара идек. Ә безнең авыл район үзәгеннән 20 чакрым читтә. Әти-әни, бәлкем, минем җырчы булуыма ышангандыр да, ә мин үзем алай уйламадым. Тавышым  башта үземә бик ошап җитми иде.
 
– Җыр белән тормыш алып барып буламы?
 
–  Хәзерге вакытта тормышымны җыр белән алып барам. Ул мине дә, гаиләмне дә ашата, киендерә.
 
– Җырчыларның төрле бизнесларга кереп китүенә ничек карыйсың?
 
– Һәркемнең – үз эше. Челтәрле бизнес дигәне миннән булмас иде. Башка бизнес турында уйлап карарга була. Әйтик, менә мин – аграр университетның икътисад факультеты студенты. Казанга 2010 елда килгән идем, шул елдан бирле укыйм да укыйм. Инде өч балам бар, ә мин – һаман студент. Киләсе елга дипломлы белгеч булам, Алла боерса. Ник дигәндә, ир-егеткә җир һөнәре дә кирәк. Һаваларда гына очып йөреп булмый бит. Ә укырга керүем үзеннән-үзе килеп чыкты. Режиссер Роберт Галиев аграр университетта төрле чараларны бик еш үткәрә иде, җае чыккан саен чыгыш ясарга мине дә чакырды. Тамашачыларга мине гел «безнең студент» дип игълан итәләр иде. Консерваторияне тәмамлаган елны университетның ректоры: «Кеше алдап йөреп булмый, әйдә укырга кер», – дип чакырып алды. Бу очракка мин шат кына. Дөнья куласа, бу һөнәрнең дә кирәге чыгып куюы бар.
 
– Репертуарыңда күбрәк классик, ретро җырлар. Алар белән танылып буламы?
 
Халыкка «ярата, яратмый» ише җырлар күбрәк ошый кебек.
 
– Сәхнәгә чыккач, тыңлаучыга ниндидер хис яки фикерне җиткерәсе килә. Бу – классик, ретро җырларда бар. Махсус үзем өчен язылган җырлар да шушы ук таләпләргә туры килә. Кем өчендер алар «скучный» җыр саналадыр. Әмма тыңлый белгән кеше алай дип әйтмәс. Сез әйткән «ярата, яратмый»ны җырлаучыларның да бит репертуарында ретро җырлар була. Элвин Грей да шундый җырлар белән танылды. Мәгънәне беркемнең дә кирәксезгә чыгара алганы юк әле.
 
Үземнең җыр дигәндә, мин Айдар Фәйзрахмановның «Олы юл әйтте» циклындагы җырларны күз уңында тотам. Ул махсус минем өчен җырлар иҗат итте. Алар арасыннан үземнең визит карточкам дип Айдар абыйның Сания Әхмәтҗанова сүзләренә иҗат иткән «Тәгәри тормыш арбасы» җырын аерып әйтер идем.
 
– Сине төрле фестивальләрдә, бәйгеләрдә күрә идек. Аларда гаделлек бармы?
 
– Бу сорауны ни өчендер бик еш бирәләр. Икеләнергә урын калдырмаслык итеп җырлыйсың икән – җиңәсең, юк икән – юк инде.
 
– Эстрадада, синеңчә, төп проблема нинди?
 
– Мөгаен, система булмаудыр. Элек худсоветлар булганда сүзгә дә, көйгә дә, башкаручыга да бәя бирелгән. Хәзер дә шулай бәяләнсә, начар булмас иде.
 
– Төп юнәлешең нинди?
 
– Минем юнәлеш – эстрада белән академик сәнгатьнең уртаклыгын саклау. Классик әсәрләр генә дә башкарасы килми, эстрада юлын сайлап, саллы әсәрләрдән дә баш тартасы килми. Тагын шунысы да бар: без дә җырламасак, күпме җыр онытылыр иде. Әйтик, мин быел Җиңү җырларыннан торган концерт куйдым. Бик күпләр Җиңү җырларының татарчалары барлыгын белмәгән дә икән. Бу концерт табыш китерә торган түгел, ул күбрәк пропаганда өчен эшләнә. Киләсе елга Казанда гына түгел, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә дә шушы концертны куясы килә.
 
– Әгәр дә җыр өлкәсеннән китсәң, нинди һөнәрне сайлар идең?
 
– Башка һөнәр турында уйлап караганым булмады. Шулай туры килә икән, эшсез калмыйсыңдыр инде ул. Узган атнада авылда койма тотып килдем, шәп эретеп ябыштыручы була аламдыр. Һәрхәлдә югалып калмабыз. Шуның өчен төрле өлкә белән кызыксынам, укыйм.
 
–  Җырчы булу – һөнәрме?
 
– Авылда да, һаман җырлап йөрисеңме, эшкә урнашмадыңмы әле, дип сорыйлар. Җырчы булу – һөнәр ул, һәм җырлау җиңел эш түгел. Шактый маңгай тире ага анда. Мәсәлән «Отелло» операсын куйганда, төп партияне башкарган Хәйдәр Бигичев 6 килога ябыга торган булган.
 
– Китап укыганда яки фильм караганда елаганың бармы?
 
– Бар, әлбәттә. Читтән, бәлки, каты холыклы күренәмдер, чынлыкта алай түгел. Әле менә кызым әбиләрендә кунакта калган иде. Иртән телефоннан сөйләшеп алдык. «Әти, кайчан кайтасыз инде?» – ди. Ул шулай дигәч, күзгә яшьләр килде. Балалар сагындыра. Без аны зур кыз дибез инде, зур дигәненә дә биш яшь кенә бит әле.
 
– Өйдә нинди телдә сөйләшәсез?
 
– Әлбәттә, татарча. Ул табигыйдер инде. Урысчабыз начар безнең (көлә. – Ред.).
 
– Балаларың синең юлны сайласалар, каршы килмәячәксеңме?
 
– Үзем күргән дә җиткән, минем кебек интекмәсен дип, балаларын тыйган артистлар барын да беләм. Таланты күзгә бәрелеп тора икән, ничек тыясың? Ходай салган сәләт бит ул.

– Мөмкинлек бирелсә, тормышыңда нәрсәне үзгәртер идең?
 
– Бернәсәне дә үзгәртмәс идем. Тормышның һәр мизгеленә рәхмәтле булып яшим.
 
– Соңгы укыган китабың нинди?
 
– Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре». Шул җыентыкка кергән шигырьләрнең шактыена композитор Рөстәм Яхин көй язган булган. Шул җырларны өйрәнеп, аннары яздырып, фондта калдырасым килә.
 
– Шунысы бар: бу җырлар табыш китерә торган түгел.
 
– Бөтен нәрсәне дә акча белән үлчәп булмый бит. Миңа күбрәк мөнәсәбәт кадерле. Кайчак бер генә җыр җырлап кит әле, дип чакыралар. Бер җыр өчен генә түли алабыз, дип тә искәртәләр. Бер әзерләнәсең икән инде, җыр саны белән килмисең. Яраталар икән, миңа җырлау авыр түгел. Өчне дә, алтыны да җырлый алам.
 
– Банкетларда, туйларда чыгыш ясыйсыңмы?
 
– Алай эшләргә дә туры килә. Җәй көне концертлар бетә, шабашкалар алабыз. Бер караганда бу да – үзеңә реклама бит. Туйда сине ишеткән кеше концертыңа да килергә мөмкин. Аннан килеп, мин туйларда да мәгънәсез җырлар җырламыйм.
 
– Нәселегездә синең кебек көчле тавышлы җырчылар бармы?
 
– Юк, бер мин генә җырлыйм. Әти әйтүенчә, бабай мәҗлесләрдә җырлый торган булган. Бабай бакыйлыкка күчеп, кырыгынчы көне җиткәч, мин туганмын.
 
– Бүген күңелгә нинди җыр килә?
 
–  Мансур Мозаффаровның «Саумы, кояш» җырын көйләп килдем әле. Көн матур, кәеф әйбәт.
 
– Җырның авторын әйтеп сөйләшүең дә кызык. Күп җырчылар авторларны оныта.
 
– Менә анысы начар. Бу – музыкаль белем булмау бәласедер.
 
– Радиодан сирәк ишетеләсең, телевидениедән күренмисең дә диярлек.
 
– Җырны ротациягә бирергә мөмкинлек юк әлегә. Анда бик зур суммалар сорала. Клип төшерергә ният бар. Аңа Нурлат районы ярдәм итә. Мине үскән җиремдә беләләр, ярдәм итәләр. Менә анысы өчен Нурлат районы хакимиятенә рәхмәт әйтәсем килә. Андый мөгамәлә бик сирәк районнарда гына бар ул.
 
Әңгәмәдәш – 

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.07.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»