|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.07.2022 Криминал
Чаллыда көчекләрне кыйнап үтергән кешене хөкем иттеләр11 гыйнварда Чаллыда яшәүче бер ир-ат азык-төлек кибете янында берничә эт баласын металл арматура белән кыйнап үтергән. Тәртип сакчыларына аңлатуынча, алдагы көнне бу этләр аның ике мәчесен талаган. Моңа аның ачуы чыккан һәм ул хәмер эчкәннән соң кибет янына этләрне үтерегә китә, дип яза Татар-информ.
Икенче көнне ул бу хәлләрне хатынына сөйли. Алар үлгән 5 көчекне капчыкка тутырып, чүп контейнерына ташлый.
Бу эш буенча зыян күрүче дип шушы шәһәрдә яшәүче хатын-кыз табылган, ул сукбай хайваннарга ярдәм күрсәтүче волонтер. Аның сүзләренчә, хуҗасыз этне ул үз участогында ашатып, прививка ясатып, карап торган.
Кайсыдыр вакытта эт кача һәм аның 11 баласы туа. Хатын-кыз аларны үз янына участогына ташыган, тик эт аларны кире кибет янына алып китә торган булган, анда тагын 9 эт яшәгән. Барлык көчекләрне стерильләштергәннәр һәм аларга интернет аша хуҗа эзләгәннәр.
12 гыйнварда хатын-кыз социаль челтәрләр аша чүп контейнерындагы капчыкларда үлгән көчекләр табылуын белә. Ире белән бергә ул шунда килә, биш үле көчекне һәм исән калган берсен табып ала. Алар аны бик тиз ара клиникага илтә, ләкин көчле имгәнүләр сәбәпле, хайванга эвтаназия ясарга туры килә.
Зыян күрүчегә мораль зыян килгән. Ул хайваннарны яклаучылар исеменнән гаепләнүчене максималь күләмдә ирегеннән мәхрүм итүне сорады.
Чаллы кешесенә хайваннарга карата рәхимсез мөнәсәбәт күрсәтүдә гаеп белдерделәр, ул үз гаебен тулысынча таныды. Чаллы шәһәр суды аны ел ярымга төзәтү эшләренә хөкем иткән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|