поиск новостей
  • 16.01 "Мәхәббәт FM" Камал театры, 19:00, 12+
  • 16.01 "Мәхәббәт баскычы" Тинчурин театры, 18:30. 6+
  • 17.01 "Рәшә" Камал театры, 19:00. 16+
  • 17.01 "Гомер буе сине көтәм" Тинчурин театры, 18:30. 16+
  • 18.01 "Бичара кыз" Камал театры, 17:00. 12+
  • 18.01 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 17:00. 6+
  • 19.01 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 18:00. 12+
  • 19.01 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17:00. 6+
  • 19.01 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18:00. 12+
  • 21.01 "Ситса туй" Камал театры, 19:00. 16+
  • 21.01 "Полиционер" Тинчурин театры, 18:30. 16+
  • 21.01 "Куркак Батыр" Кариев театры, 18:30. 12+
  • 22.01 "Әлфия Авзалова / Мәңгелеккә юл" Камал театры 19.00. 12+
  • 22.01 "Назлы кияү" Тинчурин театры, 18:30. 6+
  • 22.01 "Куркак Батыр" Кариев театры, 13:00. 12+
  • 23.01 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры, 19.00. 16+
  • 23.01 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18:30. 12+
  • 24.01 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 19:00. 16+
  • 24.01 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18:30. 12+
  • 24.01 "Яратып туялмадым" Кариев театры, 18:30. 16+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Авиатөзелеш районында озак вакытка 2 бүлмәле фатир бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел. 89046753690
  • сатыла.джили атлас,2019 ел, бер кулда. 89600349053
  • Казанда Мәүлетов урамында урнашкан мәктәпкә ишегалды җыештыручы (дворник) кирәк. 89172935717
  • Сыер сую планлаштырыла,кирэк кешелэр тубэндэге телефонга мэрэжэгать итегез 8-927-043-74-36
  • Казанда, Горки бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,9 кв.метр) Телефон: 89046641669 (ватсапка язсагыз иде)
  • Казанның Яңа Савин районыннан, АРТ-Сити яки ДРКБ тирәсендәге торак комплекслардан бер-ике бүлмәле квартира снимать итәсе иде. Вариантлар булса, түбәндәге номерга языгыз әле, зинһар. Без посредников, хуҗадан кирәк иде. 89272497983
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК “Горки 7А”, бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89046641669 (ватсапка язсагыз иде)
  • 2 булмэле фатирны тэртипле гаилэгэ арендага бирэм. Мебель бар. ЖК Салават купере. 89509488227 собственник. Риелторлар тыкшынмагыз!!!
  • №52 гимназиягә җыештыручы кирәк. (Казан шәһәре, Гарифьянов ур, 7) Элемтә өчен телефон: +7 917 900-40-54
  • Казанның Авиатөзелеш районында бер бүлмәле квартира яки гостинка снимать итәргә иде. Тәртипле яшь гаилә. Вариантлар булса, шалтыратыгыз, зинһар. тел.: 89179068047
Архив
 
01.07.2022 Мәдәният

Тинчурин театрында “Ал яулык, зәңгәр шәл” спектакленең премьерасы үтте (ФОТО)

30 июньдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы белән 88 нче театраль сезонын япты. «Ал яулык, зәңгәр шәл» спектакле премьерасы тамашачыларга «Умай» опера лабораториясе кысаларында тәкъдим ителде.

«Умай» – татар театры тарихында беренче феминистик лаборатория. Татар мәдәниятендә хатын-кызның тоткан ролен һәм хатын-кызның дөньяга карашын чагылдырган әлеге үзенчәлекле лабораториянең эшчәнлек нәтиҗәсе буларак татар телендә өч кыска камера операсы язылды. Опералар татар хатын-кызларының татар мәгърифәтенә һәм тарихи үзгәртеп коруларга керткән өлешенә багышланды. Сюжеты исә татар мифологиясеннән, җәдитчелек чорындагы татарларның тормыш-көнкүрешеннән алынган. Биредә шулай ук хәзерге заманның көрәшче хатын-кызларының язмышы да чагыла.
 
«Ал яулык, зәңгәр шәл» өч бүлекле операсының барлык авторлары – шагыйрәләр, хатын-кыз композиторлар һәм драматурглар. Операның композиторлары – Алсу Сөнгатуллина, Алинә Кәримова, Анастасия Костюкова; режиссерлары – Илнур Гарифуллин, Камил Гатауллин, Булат Минкин, Рамил Камалов; музыка җитәкчесе һәм дирижеры – Ильяс Камал, хормейстеры – Алия Хәмзина, концертмейстеры – Ләйлә Хәсәнова, хореографы – Марсель Нуриев, ут кую буенча рәссамы – Илдар Шакиров.
 
Операда катнашкан барлык актерлар – Тинчурин театры артистлары. Премьерага килгән барлык тамашачылар да, шул исәптән, Республикабызның танылган сәнгать әһелләре һәм күренекле шәхесләре дә аларның ихлас уенын, үз партияләрен башкару сәләтен югары бәяләделәр, көчле алкышларга күмделәр.
 
Премьера белән спектакльнең иҗат төркемен кайнар котлыйбыз һәм хөрмәтле тамашачыларыбызны исә киләсе сезонда да көтеп калабыз.
 
 
 
 

---
Тинчурин театры
№ --- | 01.07.2022
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе