|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.07.2022 Җәмгыять
12 кат тәрәзәсеннән егылып төшкән сабыйны үтеп баручылар тотып калган (ВИДЕО)Ышанмастай бу хәл Якутскида булган. Өч ир-ат 12 каттагы балкон тәрәзәсеннән егылып төшкән биш яшьлек малайны күреп алып, яшен тизлегендә җәймә җәеп, сабыйны коткарып калырга өлгерә. Алар булмаса, ни булып бетүен күз алдына китерүе дә куркыныч!
"Матбугат.ру" ачыклаганча, беренчел версия буенча, малайны әти-әнисе фатирда үзен генә калдырып, йомышлары буенча чыгып киткән. Шуңа үпкәләп, бала да артларыннан чыкмакчы булган. Балкон аша чыгып була дип уйлаган, күрәсең.
Хәзер бала реанимациядә, коткаруда катнашучыларның берсе дә зыян күргән: ир-атның кулы сынган. Төбәк Тикшерү комитеты инде бу факт буенча тикшерү башлаган, дип яза ТАСС.
Фото: скришот
--- |
Иң күп укылган
|