|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.07.2022 Спорт
Япониянең җыелма командасы футболисты Алинә Заһитовага мәхәббәт аңлаттыГерманиянең «Ганновер» клубының Россия гражданлыгына ия булган Камерун сакчычы Гаэль Ондуа Япония клубташы Сэй Мурояга рус телен өйрәтүен күрсәтте. Японияле Россия фигуралы шуучысы Алинә Заһитова ошавын әйтте. Камерун спортчысы видеоны социаль челтәрләргә куйган. «Сәлам! Хәлләрегез ничек? Мин Россия кешеләрен яратам. Заһитованы яратам», - диде Муроя.
Билгеләп үтик, Заһитова Япониядә популяр. Алинә анда берничә тапкыр, шулай ук Пхенчханда 2018 елгы Олимпиадада җиңүдән соң булды, дип яза Татар-информ.
2019 елда спортчы Япониянең Сайтама шәһәрендә Дөнья чемпионы булды. Заһитова әлеге турнирда җиңгәннән соң карьерасында тәнәфес ясады, ул бүгенге көнгә кадәр дәвам итә.
Фото: скриншот
--- |
Иң күп укылган
|