|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.06.2022 Шоу-бизнес
Дилә Нигъмәтуллина чиләкләр тутырып җиләк җыйган (ФОТО)Татар эстрадасы артистларының берәүләре Сабантуйда, икенчеләре чыгарылыш кичәләрендә җырлап йөргән арада Дилә Нигъмәтуллина җиләк сезонын ачып җибәргән. Бу хакта ул үзе хәбәр итә. Гаиләсе белән барып, Дилә чиләк-чиләк каен җиләге җыйган. Әлбәттә инде, ышанмасалар дип уйлап булса кирәк, фотолар белән дә бүлешә.
"Матбугат.ру" ачыклаганча, ел саен Әлдермеш якларына йөриләр икән. Бу юлы да ике көн рәттән барганнар.
"Быел җиләк күп, сөбханалла. Аяк басарга да урын юк, җыеп кына бетер. Чиләкнең төбе капланса, аннары тагын да тизрәк җыела. Берничә чиләк каен җиләге җыйдык, хәзер менә шуларны эшкәртәсе бар. Катырып куям да, кыш буе рәхәтләнеп ашыйбыз. Әле быел кара җиләк, кара кура җиләге дә җыярга исәп", - ди ул.
Шулай ук язган идек: Дилә Нигъмәтуллина көн саен иренең аякларын юа
--- |
Иң күп укылган
|