|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.06.2022 Җәмгыять
12 яшьлек бала ике кешене үлемнән коткарганБашкортстанда Гафури районы хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә 12 яшьлек малайның батырлыгы турында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, узган шимбәдә Усолка елгасында 12 яшьлек Радмир Хөснетдинов ике кешене коткарган. "Суда икенче сыйныф укучысы бата башлый. Малай янына ашыккан әтисе улын судан мөстәкыйль тартып чыгара алмый. Әгәр ерак түгел генә Радмир булмаса, коточкыч хәл була алыр иде. Бер минут та уйлап тормыйча, ул батучыларга ташлана һәм коткару түгәрәге ярдәмендә аларны судан тартып чыгара. Егет чын ирләрчә гамәл кыла. Һәм ул бәяләп бетергесез. Батырлыгы өчен рәхмәт аңа! Улларында кыюлык һәм батырлык кебек мөһим сыйфатлар тәрбияләгән өчен әти-әнисенә аерым рәхмәт сүзләре белдерәм," - дип язган район башлыгы.
Фото: социаль челтәрләрдән
--- |
Иң күп укылган
|