|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.06.2022 Җәмгыять
"Туган телгә җан өрергә маташу бара. Көлдермәгез әбине"Тел турында шулкадәр күп язылды һәм татар телен бетерү өчен шулкадәр күп эшләр эшләнде, бу темага кагыласы да килми. Ни генә сөйләсәк тә, барысы да ялган бит. Нәрсәгә ирештек – телне бетереп булганлыгы исбатланды. Хәзер менә комиссия төзеп, телгә җан өрергә маташу бара. Комиссия, комиссия... Менә шушы сорауларга җавап биреп буламы? Нигә башлангыч классларда булса да татар балаларын татарча укытмыйбыз, тел сакланыр дип куркабызмы? Нигә татар китабы сатудан кысып чыгарылды, кеше укыр дип куркыпмы? Нигә татар матбугаты бер оешма карамагына күчеп, журналистлар иң хәерче халыкка әйләнде? Элек язган кешегә бераз хөрмәт бар иде, тиен булса да гонорар түлиләр, редакция очрашуларга чакыра иде – хәзер урындагы газеталарны главаларның шәхси көндәлегенә әйләндерделәр.
Беренче биттә глава битлек киеп бүләк өләшә, икенче биттә акыллы киңәшләрен бирә, өченче биттә дә ул. Кая ул авырткан тема күтәрү – бар да яхшы, гөрләп чәчәк атабыз диюдән башканы белми район матбугаты. Ә татарча чыга торган җирле басмаларның тиражларын карагыз! Шулай булмыйча, анда укырлык әйбер басмыйлар бит. Һәм шул газеталарга татар телен үстерүне йөкләмәкче булалар. Көлдермәгез әбине.
Фото: социаль челтәрләрдән
Зәрия ХӘБИПОВА, Әлмәт |
Иң күп укылган
|