|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.06.2022 Мәдәният
Кариев театры 34нче сезонына НӘТИҖӘЛӘР ясадыГабдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 34нче театраль сезонын тәмамлады. Ул нәрсәләр белән истә калды? Узган сезонның иң әһәмиятле вакыйгаларын искә алыйк: - 34 нче сезонда 11 премьера тәкъдим ителде: «Бәхетле көнем», «Сөннәтче бабай», «Камыр батыр», «Арыну», «Алтынч[ае]ч», « Матур City», «100 Тукай», «Хәтер елгасы», «Тимур һәм комета», «Сәяхәтче курчаклар», «Йосыф». - 10 проектны гамәлгә ашырылган: IV «TAMGA» режиссерлар лабораториясе, XIII «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале, II «ASYL» Бөтенроссия драматургия конкурсы, Алексей Житковский җитәкчелегендә бер әкият драматургия лабораториясе, XII «Иделкәем & Кариев варислары» фестивале, «Мобиль дәресләр», «Кариев+», «Театр: ачыктан-ачык» , Ш.З.Закиров исемендәге «Идел-йорт» XXII регионара фестиваль-конкурсы кысаларында үзешчән театр коллективлары өчен иҗат лабораториясе, Instagramда онлайн проектлар; - 5 фестивальдә катнашкан: «Федерация» III Бөтенроссия милли театрлар фестивале (Грозный), Кәрим Тинчурин исемендәге X Халыкара заман милли драматургия театр фестивале (Казан), IV Халыкара балалар фестивале (Мәскәү, Санкт-Петербург), «Идел әкияте» (Атăл юмахĕ) яшь тамашачы театры фестивале (Чебоксар), Халыкара балалар спектакльләре фестиваленең «ЭХО БДФ» программасы (Архангельск). Илсур Казакбаев куелышындагы «Озын-озак балачак» спектакле «Алтын битлек» Россия милли театр премиясенең «2020-2021 еллар сезонының иң үзенчәлекле спектакльләре» лонг-листына керде. Мәскәү Губерна театрында IV Халыкара балалар спектакльләре фестивале кысаларында уйналган «Мио, минем Мио!» спектакле фестивальнең оештыру комитеты бүләгенә лаек булды. Режиссёры – Екатерина Гороховская. «Камыр батыр» – «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә Республика «Тантана» театраль премиясенә ия булды. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм татар театр сәнгатенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе белән Гөлназ Галимуллина, Алсу Шакирова, Алсу Фәйзуллина бүләкләнде. ТР Президенты Указы белән театр артисты Альбина Гайзуллинага «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеме бирелде. Нуриәхмәт Сафин Татарстан Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булды. Театр фотографы Рәмис Нәҗмиев Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты булды.
--- |
Иң күп укылган
|