поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.06.2022 Авыл

Авыл хәлләре. Кыярны кем ашаган?

Кибетләрдә ел әйләнәсе яшел кыяр өзелмәсә дә, килешәсездер, үз бакчаңда, үз теплицаңда өлгергән беренче кыярны һәркем сабыйларча көтеп ала. Аның тәме дә башка кебек. Безнең үзебездә элеккедән калган гадәт: беренче кыярны бүлеп авыз итәбез.

Бала чакта әле такмазасын да әйтә идек: «Иске авыз, яңа аш, чирем-чорым, миннән кач!» Авырулар китәсенә ышанып әйтә идек. Әле бит ул чакта хәзерге кебек кибеттә өелеп тормый, кыяр вакыты бер генә. Анда да әби мәрхүмә, орлыкка дип, беренче кыярларны ашамаска куша, билге – кечкенә ак чүпрәк кисәге бәйләгән таякчык кадап куя. Безме соң инде сабыр итә торган! Ул таякчыкларны икенче урынга күчереп куя идек тә… Хәер, сүзем бит балачак шуклыклары, кыярлары турында түгел.
 
Быел яз соңга калып килсә дә, унлап төп кыяр җылытылмаган теплицада да ничектер салкыннарга бирешми әйбәт кенә үсте. Кыярларын ашый башлаганга да шактый инде. Үзебез генә дә түгел, быел теплицага бер «кунак» та ияләште. Гадәттәгечә, беренче кыярны көн дә карап үстердек. Тагын аз гына үссен инде, барыбыз авыз итәрлек булсын, янәсе. Көннәрдән бер көнне әлеге кыяр юкка чыкты. Сабагында төбе һәм янәшәдәге җирдә туралган кисәкләр генә калган. «Берәр корт ашагандыр», – диде өйдәгеләр. Корт ашаганга түгел, тешләп, кимереп ашаганга охшаган, мин әйтәм (күңелгә сукыр тычкан түгелме икән дигән уй килде). Берничә көннән зурая башлаган ике кыярның сабакта төбе генә эленеп калды. Аннан тагын. Ваклары кала, нәкъ менә иң зурларына «бәйләнә» мәлгунь. Бер авылдашыма зарланган идем, «Күршегез Рәдифә дә кыярларны нәрсәдер ашый, бер кыяр ала алган юк дип әйтте», – ди.
 
Бөтен җиләк-җимешне күз ачып йомганчы юк итә торган миләш чыпчыклары «дус» безнең бакчалар белән. Кыярга да тотындылармы икәнни дисәк…
 
Бер көнне кич Рәдифә кергән: «Зур сары мәче сезнеке түгелме? Монда кереп кенә югалды. Телен ялый-ялый теплицадан чыгып килә. Кыярны шул мәче ашый икән бит… » «Безнеке түгел, бездә дә еш кунак ул», ­– дим. Эзли торгач, хуҗасын тапкан Рәдифә. Каршы як күршеләрнеке икән. «Кыяр гына түгел, чи бәрәңге дә ашый әле ул», – дигәннәр.
 
Авыл мәчесе дигәч, безнең күз алдына мыш-мыш килеп сөт ялый, ит-май ашый, сөяк кимерә торган мәче килә. Тик хәзер алар да шактый үзгәрде шул. Тәм-томны бик яраталар. Моннан күп еллар элек ул чакта Төмәндә яшәгән апамның малайлары пешкән кызыл чөгендер, тозлы кыяр, свежий колбаса гына ашый торган (ул чакта авылга колбаса кайтмый, Балтачтан алып кайтасы, теләсә ниндиен ашамый иде әле ул, әйбәтен бирегез дип сорап ала идем) песи баласына бөтен тирә-күрше аптыраган идек. Хәзер әнә саланыкылар да кимен куймый. Безнекеләр, мәсәлән, бишәүләп тезелешеп, көтү каршына чыга. Анда утыручы апаларның көнбагыш ашаганын белә. Инде алар да безнең песиләрнең симәнке корты икәнен белә. Лапас ишегеннән күренүгә, килегез, әйдә, дип чакырып сыйлыйлар. Бирмәсәләр, сорап та ала мәчеләребез. Тик безнекеләр әдәплерәк, теге сары мәче күк сорамый гына, шыпырт кына ашап качмый…
 
 

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.06.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»