|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.06.2022 Милләт
«ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенә гаризалар кабул ителәБәйге Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уза. Оештыручысы – «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе. Чыгышлар проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнәчәк. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен-әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Конкурста катнашу өчен видео форматындагы эшегезне, татар яки рус телләрендә тутырылган анкетаны tnvtatarsuze@mail.ru рәсми почтасына җибәрегез. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Катнашучыларның яше чикләнмәгән. «Татар сүзе» берничә категориядә: 10 яшькә кадәр, 11 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан да олырак катнашучылар арасында үткәрелә. Конкурста катнашу турында тулырак нигезләмәне укып белә аласыз. |
Иң күп укылган
|