|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.06.2022 Җәмгыять
"Күз алдымда булган вәхшилек төн йокыларымны урлады"
Йөрәгемдәге әрнү-сагышларыма чыдар әмәл калмаганга шушы язманы язарга булдым. Тормышның әчесен-төчесен күп татысам да, күптән түгел генә күз алдымда булган вәхшилек төн йокыларымны урлап, тынычлыгымны качырды. Җиргә шаулап язлар килгән бер көндә шәһәребезнең Нефтьчеләр урамында урамда олы гына, матур гына бер эт пәйда булды. Үзе бер дә урам этенә охшамаган иде ул. Белмим, кайсы вөҗдансызы монда китереп ташлагандыр аны, анысы билгесез, әмма шушы эт көн дә юлымда очрый башлады. Игътибар белән караган кешегә аның бәби имезүче әнкә эт икәне күренеп тора иде. Шушы бичара хайван кешеләрне кибеткә кадәр озата бара да, аларның чыгуын дүрт күз белән көтеп ала. Нишләсен соң, балаларын ашатырга кирәк ич. Ичмасам теле булса “әй сез, кешеләр, зинһар ярдәм итегез!” дип ялварыр иде дә бит... Әйе, мәрхәмәтле кешеләр күп әле бездә. Шушы сабыйны сүзсез дә аңлап, кем сосиска, кем эт ризыгы алып сыйлый башлады бер мәлне. Әй ул бахырның күзләрен күрсәгез!.. Кеше дә рәхмәтен шулкадәр аңлата белмидер. Әле бит ул аны үзе ашамый, ризыкны эләктереп тизрәк өч нәни көчеге янына ашыга. Менә бит ана инстинкты нишләтә! Шул рәвешле көннәр үтә торды, мәрхәмәтле кешеләр әнкәсен дә, көчекләрен дә сыйлый тордылар. Үзем дә, әлбәттә, бу игелектән читтә калмадым. Алар ышыкланган бина баскычы кырыеннан кеше өзелеп тормады. Көчекләр матур гына үсеп, инде урамга да чыга башладылар, әмма кешеләрдән курку сәбәпле, якыная башлауга баскыч астына кереп яшеренделәр. Әнкәләре дә җанын бирердәй булып саклады инде үзләрен.
Көннәрдән беркөнне шушы бичара җаннар шул йортта яшәүче бер вөҗдансыз бәндәгә ошамый башладылар. Әле таяк белән сугып, әле таш атып бу мескеннәргә көн күрсәтмәде ул карчык. Этләрне җыя торган махсус приюттан берничә мәртәбә килделәр бу сабыйларны алырга, тик тота гына алмадылар, кызганычка. Теге явыз карчык башына җитте бу бичараларның. Башта бер көчекне агулады, аннары әниләрен... Шушы мескеннәрнең ничек интегеп үлүләре бүгенгедәй күз алдымда. Чарасызлыктан елый-елый әрнүләремне үзем генә беләм. Мәрхәмәтле кешеләр белән ничек булдыра алдык, ярдәм итәргә тырыштык та бит, тик гомерләрен генә саклап калып булмады бичараларның.
Шушы хәлләрдән соң озак вакыт аңыма килә алмый йөрдем. Әлеге бәндәгә карата нәфрәтем күкрәгемдә ут булып кайный бүген дә. Ләкин “шакшыга кагылсаң, исе килә” дигән бик тә мәгънәле сүзләрне искә төшереп, тынычланмый чарам калмады. Аллаһ барын да күреп, белеп торучы. Бу карчыкны аның хөкеменә калдырыйк. Хайван күз яше, хайван рәнҗеше кеше рәнҗешеннән дә көчлерәк диләр.
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА, Азнакай |
Иң күп укылган
|