поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
27.06.2022 Дин

Татарстан хаҗиләренең беренче ике төркеме олы сәфәргә кузгалып китте (ФОТО)

Июнь аеның 26сыннан 27есенә каршы төнендә, Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортыннан Татарстан хаҗиләренең беренче ике төркеме олы сәфәргә кузгалып китте. 98 кешедән торган төркем Казан – Истанбул (очкыч), Истанбул – Җиддә (очкыч), Җиддә – Мәккә (автобус) шәһәрләре аша узачак. Кире кайту Мәдинә – Истанбул – Казан маршруты буенча 21нче июльдә булачак.

Хаҗ сәфәрен кылу Россия мөселманнары өчен 2020 елда пандемия башланганнан бирле беренче мөмкинлек булды. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 2021 елда “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең күчмә утырышы кысаларында куйган тырышлыклары нәтиҗәсендә килеп чыкты: мәйданчыкларның берсендә Президент Согуд Гарәбстаны хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министр урынбасары Габделфәттах бән Сөләйман Машат белән очрашу вакытында Россия мөселманнары өчен быел гомрә һәм хаҗ кылу мөмкинлекләрен ачуны сорап мөрәҗәгать иткәннән соң, мәсьәлә уңай хәл ителде. «Спутник V» вакцинасын Согуд Гарәбстанында таныдылар һәм «Спутник V» вакцинасын ясаткан Россия мөселманнарына гомрә кылу, ә аннары хаҗ кылу мөмкинлеген дә бирделәр. 2022 елның хаҗ сезонында Россия мөселманнары өчен 11 318 квота бүлеп бирелде, шуларның 810 урыны – Татарстан Диния Нәзарәте өчен.

Быелгы хаҗ сезонының үзенчәлекләрен Согуд Гарәбстаны Хаҗ министрлыгы билгеләде – аның тарафыннан таләпләр куелды: хаҗиләрнең яше 65 яшьтән югары булырга тиеш түгел; 10 еллык биометрик чит ил паспорты булу, аның 6 айга кадәр срогы чыкмаска тиеш булу; коронавируска каршы “Спутник V” вакцинасы ясатылган булу, сәфәргә чыгу алдыннан ПЦР-тест тапшыру.

Быелгы хаҗ сезоны шулай ук җәйнең иң кызу вакытына – 27 июнь – 20 июль көннәренә туры килү белән дә аерылып тора. Нәзарәтнең “ДУМ РТ Хадж” рәсми хаҗ-операторы хаҗиларга ике төрле программа тәкъдим итте. “Эконом” туры – Согуд Гарәбстанына очкыч һәм автобус белән баруны үз эченә ала, Мәскәүдән һава юлы белән Дубайга очып, аннан калган юлны хаҗилар автобус белән үтәчәкләр. Бүген төнлә киткән хаҗиләр төркеме “Стандарт” программасы хаҗ кылачак. “Стандарт” программасы буенча 2022нче елда барлыгы 7 төркем барачак.

Беренче ике төркем хаҗилар “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе остазлары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин һәм Айрат хәзрәт Яруллин җитәкчелегендә хаҗ кылачак. Төркем җитәкчеләре хаҗ һәм гомрә кылу тәҗрибәсе булулары, гарәп телен, шәригать фәннәрен, хаҗ кылу тәртипләрен яхшы белүләре буенча сайлап алынды. Мисал өчен, Зөлфәт хәзрәт Габдуллин дистә елдан артык хаҗ төркемнәрен җитәкли. “ДУМ РТ Хаҗ” оешканнан бирле “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе белән тыгыз хезмәттәшлек алып бара, барлык тәҗрибәле укытучылар хаҗны оештыру эшләренә җәлеп ителде.

Һәрбер төркемдә, төркем җитәкчеләрен дә кертеп, 49ар кеше. Һәр төркемдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җибәрелгән табиблар хаҗиларның сәламәтлеген сәфәр башланганнан алып тәмамланганчыга кадәр кайгыртып торачак.

Һәр төркем изге җирләргә барып җитү белән иң беренче чиратта гомрә – кече хаҗ кылачак. 2022 елда олы хаҗ исә якынча 7нче июльдә (Зөлхиҗҗә аеның 8нче көнендә) башлана. Бу көнне хаҗилар Мина үзәнлегенә баралар һәм шунда сөннәт буенча өйлә, икенде, ахшам, ястү, иртәнге намазларын укыйлар. Зөлхиҗҗә аеның 9нчы көнендә, иртәнге намазны укыгач, Гарәфәгә юл тотачаклар һәм көне буе Гарәфә иңкүлегендә, Рәхмәт тавы итәгендә Аллаһы Тәгаләгә дога кылып торачаклар. Гарәфәдә тору – хаҗның кульминациясе. Гарәфәдә өйлә белән икенде намазы берләштереп укыла һәм кояш баеганчы догада булу сорала. Гарәфәттән соң хаҗилар Мөздәлифә үзәнлегенә барачаклар, анда төн уздыралар, Мөздәлифәдә ахшам белән ястү намазын берләштереп укыйлар, иртәнге намаздан соң янәдән Минага кайталар, аннары Җәмәрат (таш атарга бару), корбан һәм тәваф-ифада гамәлләрен үтәячәкләр.

Хаҗ сәфәре дәвамында тәҗрибәле төркем җитәкчеләре тарафыннан төрле укулар, дәресләр үткәрү каралган. Һәрбер намаздан соң кыска гына вәгазь, хаҗ тәртипләрен искә төшерү булачак, соңыннан кунакханәнең конференц-залында, экскурсияләр уза торган мәйданчыкларда вәгазь кичәләре үткәрү планлаштырыла. Сәфәр дәвамында, татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп, Корбан бәйрәме көннәрендә корбан ашлары, мәҗлесләр үткәреләчәк. Күпчелек вәгазьләрне, аралашу-элемтәне татар телендә алып бару ниятләнә.

Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә, гомрә һәм хаҗ гыйбадәтләреннән буш вакытта, хаҗилар өчен автобус белән һәм җәяүле экскурсияләр үткәрү көтелә. Иң әүвәл алар хаҗ үтә торган урыннарны карап чыгачаклар, Пәйгамбәребезгә ﷺ Коръән иңгән һәм күпләгән вакыйгалар белән бәйле Нур, Хира, Сәүр тауларына, Куба, Ике кыйбла мәчетләренә, Пәйгамбәребезнең ﷺ йорты һәм Хәдичә анабыз җирләнгән урынга бару, төрле истәлекле вакыйгалар турында сөйләү көтелә.

Нәзарәт белгечләре һәм төркем җитәкчеләре булачак хаҗилар өчен сәфәргә чыгар алдыннан онлайн һәм офлайн форматларда әзерлек очрашулары, дәресләр үткәрде. Биредә аларга чит илдә, кунакханәдә, җәмәгать урыннарында, мәчеттә, экскурсияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды, хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ кылуның фарыз, ваҗиб, сөннәт гамәлләре төшендерелде, киенү, туклану, көндәлек режим буенча киңәшләр, сорауларга җавап бирелде. Аралашу Zoom-форматында, WhatsApp, Telegram-да алып барыла.

Исегезгә төшерәбез, “ДУМ РТ Хаҗ” – Россиядәге сигез рәсми хаҗ операторының берсе булып тора. (Хаҗ операторларының тулы исемлеге белән «Хадж-миссия России» сайтында танышырга мөмкин.)

“ДУМ РТ Хаҗ” операторының өстенлекләре булып түбәндәгеләр тора: медицина ягыннан тәэмин ителеш (медицина иминияте, хаҗиларга тәүлек әйләнәсе медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлеге), тәҗрибәле төркем җитәкчеләре (49 кешедән торган һәрбер төркемне гарәп телен белгән имам җитәкли), хаҗилар өчен комплект (хаҗиларга барлык кирәкле әдәбият, йөк сумкасы, рюкзак һәм ихрам бирелә), килешү төзелү (һәрбер хаҗи белән килешү төзелә һәм аның хокуклары якланган), документлар әзерләүдә ярдәм итү (хезмәткәрләр чит ил паспортын рәсмиләштерергә һәм виза алу өчен барлык документларны әзерләргә ярдәм итә), яшерен түләүләрдән азат булу (“ДУМ РТ Хаҗ” белән килешү төзеп, сез бары килешүдә күрсәтелгән бәяне генә түлисез). “ДУМ РТ Хаҗ” гомрә һәм хаҗны оештыру буенча зур тәҗрибәгә ия һәм әлеге оешма ислам диненең бишенче баганасын хәнәфи мәзһәбе буенча дөрес итеп башкаруны гарантияли.

Бүген, 27 июньдә Мәскәүдән “ДУМ РТ Хадж” оештырган тагын бер чираттагы хаҗилар төркеме кузгалып китәчәк.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»