поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.06.2022 Икътисад

XXV Петербург икътисад форумы саннарда

XXV Петербург халыкара икътисад форумы, аның чирек гасырлык тарихында, иң катлаулы шартларда оештырылды. Шуңа аның төп темасы да: “Яңа дөнья- яңа мөмкинлекләр” дип аталды. Җитди чара моңарчы күрелмәгән санкцияләр фонында узды. Русиягә дөнья күләмендә булган төрле яклы иң каты басым ясалды. Ул КХДРга һәм Иранга ясалган чикләүләрне дә узып китте.

Җитмәсә, төп басым һәм чикләүләр финанс һәм нефть-газ секторларына туры килде. Шуңа күрә, фикер алышуларда төп тема урыс акчасы, валютаны җайга салу һәм чимал базары иде.

XXV Петербург халыкара икътисад форумы Петропавловск ныгытмасындагы пушкадан тантаналы ату белән ачылды. Русиянең төп икътисади вакыйгасы турында «Компания» журналы шундый саннар китерә:

XXV Петербург халыкара икътисад форумында 141 ил һәм дөнья территориясеннән вәкилләр, 43 чит ил министры, 84 дипломатик корпус башлыгы, тугыз Русия вице-премьеры, 16 Русия Федерациясе министры, 32 федераль хезмәт һәм агентлыклар җитәкчесе, 3 мең журналист, шулай ук, илнең 77 төбәге җитәкчесе катнашты., дип яза рәсми мәгълүмат чыганагы. Форумдагы килешүләр 6 трлн сумга җитте.

Форум эшендә Русия Президенты Владимир Путин катнашты. Путинның кереш чыгышы 1 сәгать 14 минутка сузылды.

2022 ел бюджеты профицит (керем өлеше чыгымнан артык булганда) белән 3 трлн. сумга үтәләчәк.

2021 елда Русия эшкуарлары экологик проектларга 1 трлн сум акча бирде.

Путин ташламалы ипотека ставкасын киметергә тәкъдим итте.

18 июньгә барлыгы 691 документ имзаланды.

Аларның 160 ы-социаль — икътисади һәм төбәкара хезмәттәшлек, 110ы — югары технологияләр, тагын 80е-банк өлкәсендә килешенде.

Татарстан президенты Рөстәм Минеханов 14 килешүгә кул куйды һәм 35 очрашу үткәрде.

Башкортостан Республикасы 65 млрд сумга 31 килешү төзеде.

Санкт-Петербург транспорт, фән, мәгърифәт, сәламәтлек саклау һәм шәһәрнең гомум инфротөзелеше белән бәйле өлкәләрдә 340 млрд сумлык 19 килешүгә иреште.

Ленинград өлкәсе 2022 елгыикътисад форумы барышында 277 млрд сумга инвестицияләр буенча килешүгә кул куйды.

Русия Үзәк Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина гражданнарның валюта керемнәре конфискацияләнмәячәк, доллар һәм евроның йөрешенә киртә куелмаячак, дип белдерде. Үзәк Банк арытаба да финанс базарында элек кертелгән чикләмәләрне алачак, дип ассызыклады Эльвира Сахипзадә кызы.

Каир – XXV Петербург халыкара икътисад форумында рәсми кунак булды. Мисырлылар тулы бер павильонны биләде.

Xалыкара икътисад форумы башка еллардагыча, кунаклар, сессияләр саны һәм хәл итәсе мәсьәләләр буенча тулы эчтәлекле һәм программага бай иде. Якын Көнчыгыш, Азия, Африка илләре Җир шарының капма- каршы ягына күчте һәм Русиягә дустанә булуларын, аны ихтирам итүләрен һәм рәхәтләнеп бергә эшләүләрен күрсәтте.

18 июнь көнне XXV Петербург халыкара икътисад форумы үз эшен тәмамлады. Әлбәттә, яшәештәге һәм тормыштагы үзгәрешләргә яраклашу өчен Русиягә вакыт кирәк булачак. Яңа икътисад моделен төзү мотлак. Ул, беренче чиратта, ачык булырга тиеш.

Зәрия Хәсәнова


---
Piter.tatar
№ --- | 27.06.2022
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»