поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
27.06.2022 Дин

"40 яшең тулганчы намазга басасың дисәләр, гомердә дә ышанмас идем"

Рамазан аенда сөйләгән вәгазьләренең берсендә Җәлил хәзрәт: «Дингә кеше җайлап-җайлап килергә тиеш», – дигән иде. Бер тапшыруда Зөфәр хәзрәтнең: «Дингә килү юллары күп төрле була, минекенә авыруым сәбәпче булды», – дип сөйләгәне хәтеремдә калган. Әйе, һәр кеше дингә үз юлы белән килә.

Кемдер авырлыклардан чыгу юлын эзләп мәчеткә барса, кемдер якыннарын югалту ачысын басарга теләп кулына Коръән китабы ала. Танышларым арасында дин юлына яшьтән басканнары да, олыгаеп кына иманга килгәннәре дә бар. Бәлки кемнедер бу мәкаләм уйланырга мәҗбүр итәр, кемнедер адашудан коткарып, иманлы юл башына алып чыгар.

Мәчеттә беренче елын гына укытучы яшь остазбикәбезнең дингә килү тарихы аеруча нык хәтеремә уелып калган. “Миңа 5 яшь, абыема 10 яшь тирәсе иде, – дип сөйләп китте ул. – Әниебез егылып умыртка сөяген сындырды. Табиблар әниегезнең гомере яшәү белән үлем арасында, исән калса да йөри алмас диделәр. Әниебез үлә икән дип бик курыктык, күз яшьләребез чишмә булып акты. Безне ничек тынычландырырга белмәгән әбиебез: “Елаудан туктагыз! Мин хәзер намаз укыйм. Сез дә битләрегезне, аяк-кулларыгызны юып минем янга басыгыз. Мин нәрсә эшлим шуны кабатларсыз. Намаздан соң дога кылырбыз. Намазда Аллаһы Тәгалә рәхмәт ишекләрен ача, балаларның – әниләренә, әниләренең балаларына теләгән теләкләрен кабул итә. Әниегезнең терелүен сорап Аллаһка ялварыгыз. Чын күңелдән сорасагыз, әниегез терелмичә калмас”, – диде. Сорамыйбызмы инде, көн саен әбиебез белән намазга басып, нәни кулларыбызны догага күтәреп: “Әниебезне терелт, әй рәхимле, шәфкатьле Раббыбыз”, – дип ялвардык. Аллаһы Тәгалә ике кечкенә баланың елый-елый кылган догаларын күкләргә күтәрде, әниебез терелеп аякларына басты. Бүгенге көндә икебез дә дин юлында”.

Икенче танышым – яңа гына гына өйләнгән, әти буласы көннәрен көтеп йөрүче яшь егет. Улының дингә килү сәбәпләре турында әнисе менә нәрсәләр сөйләде: “Киленнең авырлы вакыты бик җиңел узды. Улым кая басканын да белми, барыбыз да бәби туганын көтәбез. Тик көткән нәниебез генә бик җайлы гына дөньяга килергә ашыкмады шул. Табиблар: “Ананың гомерен саклап калырга тырышабыз, баланыкы Ходай кулында”, – дигәннәр. “Әй, Раббым, балам белән хатынымны исән калдырсаң, бишвакыт намазга басар идем”, – диде улым. Аллаһы Тәгалә ишетүче дә, сынаучы да. Бүген тупырдап үсеп килүче оныгыбыз бар. Улым әйткән нәзерен үти алмас дип борчылган идем, Аллага шөкер, биргән вәгъдәсендә торды, бүген улым бишвакыт намазда”.
 
“Ирем авариягә очрады. Аның тимер өеменә әверелгән машина эчендә исән калуы могҗизага тиң иде. Больницада уйланып яткандыр инде, күрәсең. Терелеп чыккач мәчеткә йөри башлады. Намазга басты. Ирем артыннан мин дә, мәктәптә укучы кызым да намазга бастык. 40 яшең тулганчы намазга басасың дисәләр, гомердә дә ышанмас идем. Намазны әбиләр генә укый дип үскән буын бит без. Аллаһы Тәгаләнең сынавы аша килдек бу юлга. Әлхәмдүлилләһ, бүген без бик бәхетле”, – дип сөйләде ире белән бергә Мөхәммәдия мәдрәсәсенең кичке бүлегендә укып йөрүче танышым.
 
Башыннан кичкәннәрне елый-елый сөйләүче танышымның да иманга килү юлы бик гыйбрәтле. “Мин кичергәннәрне дошманыма да бирмәсен. Яшь кенә көе абыем фаҗигале төстә үлеп китте. Бер-бер артлы әти-белән әнине бакыйлыкка озаттым. Тормыш та шактый кыйнады. Ләкин иң авыр сынау алда көткән икән – улым төрмәгә эләкте. Эчеп-тузып та йөри торган бала түгел иде. Җиңел акча эшлисе килү теләге харап итте баламны. Ирем белән икәүләшеп: “Кайда ялгыштык, ни өчен бирдең безгә бу сынауларны, Раббым?!” – дип, күпме төннәребезне йокысыз үткәрдек. Җаныма тынычлык эзләп мәчеткә йөри башладым, намазга бастым. Улымның ябылудан: Әни, мин дә намазга бастым”, – дигән хаты килгәч сөенүләремне белсәгез иде. Хәзер аңлыйм, Аллаһы Тәгалә тормышыбыздагы бу сынауларны юкка бирмәгән, хак юлга, иман юлына бассын бәндәм, җәннәтле булсын дип биргән икән. Нигә алданрак аңлый алмадым икән шуны дим. Инде калган гомерләрне иман белән яшәргә насыйп булсын. Улым исән-сау кайтып, оныкларым туса, аларны Аллаһы кушканча тәрбияләрбез, иншәАллаһ. Безнең ялгышларны кабатламасыннар”.
 
Аллаһы Тәгалә бәла-казаларны бәндәләренә сынау өчен яисә хата-гөнаһлардан чистарту өчен җибәрә. “Аллаһының әмереннән баш тартучылар малларына бер бәла, сынау килүдән курыксыннар”, – ди ул (“Ән-Нур”, 24/63). “Әллә кешеләр иман китердек дигәннәреннән соң төрле авырлыклар белән Аллаһ тарафыннан имтихан ителмәбез дип уйлыйлармы?” дигәне дә бар (“Әл-Ганкәбүүт”, 29/2)”. Аятьләрдән аңлашылганча, без яши тоган дөнья – сынау урыны. Килгән авырлыкларның безне хәерле юлга кайтару өчен җибәрелгәнен аңласак иде. Аллаһы Тәгаләнең бәла-казалар җибәргәнен көтмик, тәүбә итик, истигъфар кылыйк! Шул вакытта гына ике дөнья рәхәте, бәрәкәте насыйп булыр үзебезгә, иншәАллаһ!
Фото: https://ru.freepik.com/
 

Гүзәлия СӘЙФУЛЛИНА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 27.06.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»