поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.01.2011 Җәмгыять

Милли уянуда урыс партияләрнең акчасы

«Европа жандармы» булган Француз, Венгрия, Польша революцияләренә каршы көрәшкән империядә «хөррият режимын» татардагы вариантын формалаштыруда үзеннән башлап, бик күп кешеләр һәм көчләр катнаша.

 

Баштан ук, ике чыганагын алдан, аерым билгеләп үтү сорала, алар — 1905 ел революциясе һәм татар халкы. Болар катнашыннан башка, бернинди «гәүдәгә керү» турында сүз булуы мөмкин түгел. Революция «патша хәзрәтләрен» соңгы киртәгә кысып, бу эшне үз исеменнән башлап җибәрергә мәҗбүр итә. Япон сугышында, эшләр хурлыклы рәвештә тар-мар ителүгә табан барганда (Порт-Артур, флот юк ителү, Мукден), патша сәяси сукырлык, башсызлык күрсәтеп, үз сарае алдына зарлары белән килгән коралсыз халыкны аттырып — мул итеп кан түгеп, куркытып, революцияне туктатып калырга уйлый (9.01.1905 ел — «канлы якшәнбе»). Бу, ризасызлык искәртә башлаган киң катлау массага — порох мичкәсенә очкын ташлау кебек тәэсир итә, ризасызлыкларны оешкан рәвештә каршылык күрсәтүләргә, кораллы көрәшкә әйләндерә — революция башланып китә. Патша һәм хөкүмәт, ашыгыч рәвештә, халык массасын революцион партияләр тәэсиреннән аерым калып үз ягына аударыр өчен, гадәттән тыш чаралар эзләргә мәҗбүр була. Әле 9.01.1905 елда гына зарын әйтергә килгән коралсыз халыкны солдатлардан (хәрбиләрдән) аттырган егет «патша хәзрәтләре» 18.02.1905 елда Россия империясенең һәрбер фөкарәсенә (подданныена) җыелышып, тирән, әтрафлы уйланулар белән тикшереп, үзләренең ихтыяжларын һәм җитлеккән таләпләрен («свои нужды и назревшие потребности») Министрлар Советына җиткерү хокукы һәм мөмкинлеге бирелүе турында Сенатка указына (законга) кул куя. Дөрес, «томана кара халык»ны бу тотрыксыз заманда үз хөкеменнән читләшүләрдән саклар өчен Порт-Артур җиңелүләре заманында ук халкы алдында үзен «әүлия» итеп күрсәтер өчен, патша мондый «юмартлану» күрсәтә башлаган була. 12.12.1904 елда барлык диндәге халыкларга динен тотуда иркенлек, тиң хокуклылык бирүе, иске законнарны тикшереп, кирәксезгә чыкканнарын махсус комиссия оештырып, билгеләп, кулланыштан чыгару турында указ (закон) чыгарган була. Әмма мең, миллион мәртәбәләр инде, газаплы тарих дәвамында, бирелгән «мондый хокукларның» нәрсә икәнен яхшы белгән халыклар патшалар, хөкүмәтләр өләшкән мондый бүләкләргә тулы игътибарсызлык күрсәтәләр. Шуңа күрә, һәр чак хөкүмәт үзе үк җәмәгатьчелектә бу хокукларга «куану», аларны «файдалану» кәмитен дә үзе үк оештырып, аны «уйнап күрсәтергә» дә мәҗбүр була. Җирле түрәләргә, һәммә җирдә шундый җыеннар оештырып карарлар кабул итеп, башкалага вәкилләр сайлап җибәрү эше тапшырыла. Һәрнинди рухлылыкны җансызландыру белгечләре булган чиновниклар бу хәрәкәтне тулысынча сүтүдә башлыклары өметләрен аклыйлар... Татарлар гына менә «гадәтләре буенча», хәтта бу эштә дә «мөгез чыгаралар». Хөкүмәт тирәсендәгеләр исә аларның кире беткәнлегенә өметләнгән, әгәр адымнарын ялгыштырсалар, өстәмә куркытулар белән эзгә төшерербез дип өметләнгән булганнар күрәсең. Әмма революция куәт алып, куркытуларның өстәмәсен түгел, гадәттәгеләрен дә, кача-поса гына, сакланып кына тоту көннәре башлана.

 

 Татарны «хөрриятләндерү» эшенә, ихтыярсыз, читтән ярдәм күрсәтергә мәҗбүр көчләрнең икенчесе — урыс сәяси партияләре. Якынлашып калган революция тәэсирендә, гайрәтләнеп, алар җиңүгә тизрәк ирешер өчен, инородецлар арасында да үзләренә союзник булдыру турында уйланалар. Инородец мөселманнар арасында үз партияләренә фикердәш милли (кадетча, октябристча) партия төзүгә ярдәмләшәсе итәләр. Бу эштә, алар Габдерәшит Ибраһимовны (Рәшит казыйны) файдаланалар. 1904 ел башларында, Рәшит казый, кулга алынудан куркып Төркиягә кача. Русия хөкүмәте Төркия хөкүмәтеннән Рәшит казыйны кулга алып үзенә тапшыруны таләп итә. 8.08.1904 елда Истанбулда Габдерәшит Ибраһимовны кулга алып, 12.08 1904 елда Одессага китереп рус полициясе кулына тапшыралар. Урыс партияләре җитәкчеләре белән сөйләшүләр нәтиҗәсе буларакмы, яисә үз карары белән генәме, 21.08.1904 елда ук, хөкүмәт үз таләбе буенча тоттырган кешене азатлыкка чыгара. Кырым, Кавказ арты якларын әйләнеп, 20.09.1904 елда Г.Ибраһимов Мәскәүгә килеп, Мәскәү октябристлары җитәкчесе Стахович белән очрашып ниндидер сөйләшүләр алып бара (Оренбург өлкә архивы, ф. 10, оп 4, д. 412, л. 512-516). Аннан Петербургка кайтып, кадетлар җитәкчеләре белән очрашып, (өйрәтмәләр, күрсәтмәләр, юлланмалар) һәм, күрәсең, юл чыгымнарына акча алып, татарлар яшәгән төбәкләр буенча дәвамлы сәфәргә чыгып китә. Юл уңаенда, Казанга сугылып җирле милли хәрәкәт активистлары белән күрешеп Троицк, Орск, Оренбург, Себер, Урал шәһәрләрен әйләнеп чыга. Байлар, муллалар, иҗтимагый хәрәкәт активистлары белән очрашулар үткәреп, Мөселман конституцион халык партиясе (конституцинно-народная партия) төзү турында сөйләшүләр алып бара. Шул сөйләшүләрдә килешенгән буенча, 1905 ел Мәкәрҗә ярминкәсе көннәренә Нижний Новгород шәһәренә бай сәүдәгәрләр, күренекле руханилар, морзалар, интеллигентлар, иҗтимагый хөррият активистлары вәкилләре, партия оештыруны рәсмиләштерер өчен, съездга җыелалар. Думага сайлауларда катнашыр өчен милли партия оештыру җыены (съездын) үткәрергә рөхсәт сорап губернаторга гариза бирәләр. Губернатор рөхсәт итмәгәч, бер пароход яллап, сәергә чыгу дигән булып, 15.08.1905 елда Идел өстендә пароходта съезд үткәреп, партия төзү турында карар, аны оештыру планын һәм принципларын (уставын) билгелиләр. Съездда Кырым татарлары, әзәрбәйҗан, казах вәкилләре дә катнашалар. Россиядәге барлык мөселманнарының бердәм партиясе булган бу яңа сәяси оешмага «Иттифакы мөслимин» — «Мөселманнар иттифакы» (берлеге, союзы) дигән исем бирәләр. Менә шул партиянең программасы билгеләмәләре (планнары, таләпләре), татар яңару хәрәкәтенең яңа, «хөррият заманы»ның «гамәл дәфтәренә» — эш планнарына, хәрәкәт юлы компасына — юл-юнәлешен билгеләү коралына әйләнә. Анда, дөрестән дә, татар яңарышына нигез була алырлык, татар тормышында моңарчы күрелмәгән таләпләр һәм планнар алга сөрелә:

 

§ 2. Гражданнар тормышы иреклелеккә һәм законлылыкка нигезләнергә тиеш («гражданская жизнь... на начала свободы... на пружине государства конституционного».)

 

§ 4. Сословияләр арасындагы өстенлекләр, чикләнгәнлек¬ләр бетерелә.

 

§ 5. Шәхес, торак, милек... хокук, дәүләт төзелеше дини тиң хокуклылыклар турындагы таләпләр. Диннәр тиң хокуклы һәм ирекле; бер дингә дә дәүләт дине өстенлеге, хокукы бирелми. Һәр диннең җитәкче оешмалары шул диндәге җәмагатьчелек тарафыннан оештырыла, җитәкчеләре шул дин җәмәгатьчелеге тарафыннан сайлана. Гомуми мәҗбүри белем бирү: мөселманнарга да үз гомуми белем бирү мәктәпләре, профессиональ һәм рухани уку йортлары ачу хокукы бирү һ.б. Бу таләпләр — хыялга бирелеп, ниндидер билгеләмәләр, принциплар, формулалар рәвешенә кертелгән фикерләр, ниндидер шалтыравык сүзләр шалтыратып уйнау, хыял дөньясына китеп яшәү генә булып калмаган. Татар һәм рус телләрендә бастырып: «Без менә шул принциплар буенча яшәүгә күчәбез», дип, патшага, хөкүмәткә, җитәкче даирәләргә — эш башындагы чиновникларга һәм киң җәмәгатьчелек игътибарына хәбәр ителә, җиткерелә. Чикләнгән санлы булса да, йөзләрчә иҗтимагый хәрәкәт җитәкчеләре бу принципларны киң катлау җәмәгатьчелек аңына сеңдерү, җәю, тамырландыру эшенә алыналар. Шундый, күрелмәгән яңа тәртип кертү, җәдитчелек — яңа, аваз методы белән укытуга күчү кебек үк, актуаль, заманча, тормышчан зур хәрәкәткә-процесска әйләндерелә. Татар тормышында, татар тарихында моңарчы билгесе дә сизелмәгән диярлек яңа дәвер — «хөррият заманы» башлана. Колач җәйгән революция көче басымына кушылып, татар тормышында күрелмәгән сәяси программалылык (оешканлык), рәсми диярлек сәяси хәрәкәт югарылыгына күтәрелеп, рәвешенә кереп, бик тиз ачыктан-ачык, (в явочном порядке) шаусыз, әмма һөҗүмчән формада, чын күңелдән киң җәмәгатьчелек яклаган-хуплаган хәрәкәт эзенә төшә. Үзенең программасын куәтләгән басмаларын — «Казан мөхбире», «Вакыт» кебек, радикальлек тезгенсезлекләрен күрсәткән — «социалист» битлеге кигән «Таң йолдызы», «Таңчы» ролендә эш йөртергә яраткан, Г.Тукай «Фикер»е кебек газеталар мәйданга китерә. Шул атмосфера татар матур әдәбиятында да шуңарчы да, шуннын соң да күрелмәгән форматтагы «хөррият («алтын гасыр») заманы» яңаруын мәйданга китерә. 1905 ел революциясендә, шул, «хөррият заманы» татар иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни җанлану-яңаруыннан башка, халык тарихын яктыртып-ялкынландырып хәрәкәткә китерүен, күтәрелүен чагылдырган башка берәр ниндидер зур кузгалыш, процесс билгеле түгел. Халкы тормышында һәм тарихында, факт булудан башка бернинди чагылыш тапмаган, «чәүкә» («птичка») куяр өчен генә, Х.Ямашевның большевикларның Казан комитетына кертелүеннән, «социал-демократ» Г.Колахметовның кулына револвер тотып баррикадада (бер мәртәбә шәһәр идарәсендә) күренүеннән башка, 75 еллык Совет хакимияте дәверендә, халык тарихын яңартучы нәрсә таба алдылар?! 1905 ел революция — кораллы каршылык хәрәкәтендә татар халкы үзен күрсәтерлек катнашмаган дияргә була. Патшаның 18.02. 1905 ел указын ачык рәвештә (явочно) рәсмиләштерелү, «законлаштырылу» дип билгеләп, кадетлар кузгатуы белән прогрессив рус җәмәгатьчелегендә көчле күршеләрдә, үзенә арка таянычы, яклау ук булмаса да, аңлау тапкан, татар тормышында, органик иҗтимагый-мәдәни яңару рәвешенә керә алган татар «хөррият заманы» халык тарихының иң күренекле бер этапына әйләнә. Халыкның яшәү нигезләрен, кискен һәм бердәм, яңа заман цивилизациясе сызыгына аяк басарлык якынлаштырган заманча темп, яңа принципларга күчерү хәрәкәте җанлану. Мөселман констицион демократия партиясенең программасындагы, югарыда күрсәтелгән кебек, яңа, ачыктан-ачык рәсмиләштерелгән принциплар җәдитчелектән соңгы этаптагы татар тормышын яңарту проектына әйләнә. Нәкъ өченче июнь (1907 ел) борылышыннан башлап, Дөнья сугышы башланган (август 1914 ел) аралыкта аеруча тиңсез һөҗүмчән алгарыш күрсәтеп, татар халкы тарихында хәлиткеч уңышларга ирешә. Пәһлеваннары гына да ни тора: Шакир, Закир Рәмиевләр, Ф.Кәрими, Й.Акчура, Г.Исхакый, Г.Тукайлар! Ә алар мәйданга китергән газета публицистикасы һәм әдәбият?! 1789 елгы Бөек француз революциясе җиңүендә һәм гомумән Көнбатыш Европа илләрендә феодализм тамырын корытуда франсузларның «ирек, тигезлек, туганлык» лозунглары һәм «Гражданнар хокуклары декларациясе» нинди роль уйнаган булса, татар «хөррият заманы» нигез принциплары да халыкта һәм тарихта шундый ук ялкынландыручан, яңартучан роль уйнаган...


Мәсгуд ГАЙНЕТДИН
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»