|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.06.2022 Язмыш
82 яшьлек Рәхимулла бабай Хәмидуллин: «Акыллы хатын эзлим. Йортымны аңа калдырыр идем»Мамадыш районының Урта Кирмән авылында яшәүче Рәхимулла бабай Хәмидуллин ике ел элек ялгыз калган – тормыш иптәше Шәмсенур бакыйлыкка күчкән. Шуннан бирле көне – көн, төне төн түгел икән. «Һәр иртәм ялгызлыктан башлана. Күңелсез картлыгымны ямьләндереп җибәрердәй, тәүфыйклы, акыллы хатын эзлим. Эчмим, тартмыйм, холкым әйбәт. Бала-чагабыз булмады. Әгәр мине хөрмәт итеп яшәсә, йортымны да аңа калдырыр идем», – ди ялгызлыктан туйган бабай. Рәхимулла абыйның тормыш юлы әллә ни бормалы түгел. Шушы авылда туган, шунда үскән. Колхозда гомер буе тракторчы, механизатор булып эшләгән. Хатыны Шәмсенур апа белән авылның үрнәк гаиләсе булып, тату тормыш кичергәннәр. Әйтүенчә, беркайчан да ызгышып, сүзгә килеп яшәмәгәннәр. Хәзер менә шундый тыныч, чөкердәшеп яшәгән тормышын сагына. Күпкә өметләнми, яшьләргә кызыкмый. Үзеннән берничә яшькә кечерәк булса да бик яхшы. Тик бабайны санлый торган булсын.
Тугызынчы дистәне вакласа да, Рәхимулла абый яшь күренә. Елмаю йөзенә сөйкемлелек өсти. Сәламәтлегенә шөкер итә. Ялгызлык йөрәген кимереп торса да, ихтыяр көче нык. Тормышын ничек тә булса ямьләндерергә тырыша. Яз-җәй көннәрендә бакчада казына: җирен казый, чүбен утый, яшелчә-җимешен утырта. Балалары булмагач, үзенә тырышасы. Дөрес, социаль хезмәткәр Гөлназ Каюмова хәлен белешеп, ярдәм итеп тора.
– Әйбәт бабай. Эшкә барган саен: «Әйдә, кызым, йортны сиңа калдырам, васыятьнамә язам», – дип әйтә иде. Мин алай кеше малына кызыкмыйм. Кирәкми, дип баш тарттым. Бабайны берәр яхшы хатынга өйләндерәсе иде. Чисталык ярата, өен тәртиптә тота. Уен-көлкене дә аңлый, – ди Гөлназ.
Хәмидуллиннар гаиләдә җиде туган булган. Бүген алтысы да исән-сау. Тик күбесенең тормыш иптәшләре вафат икән. Кызганыч, лаеклы ялның рәхәтен күрергә өлгермәгәннәр.
– Авылда яшәүче апам да ялгыз. Энекәшем Галимҗанның да тормышы китек: иңгә иң куеп яшәүче пары юк. Аңа да берәр яхшы хатын табасы иде. Үзем ялгызлыктан җәфа чиккәч, аның ниләр кичергәнен яхшы аңлыйм. Бер-беребезнең хәлен белешеп торабыз. Әмма яныңда якын кешең булмагач, бик читен. Ялгыз картлык бик бәхетсез икән ул. Хатын-кыз булмагач, өйнең нуры кача, – ди бабакай.
Ямансулап утырып кына тормыш бармый. Рәхимулла бабай быел чебиләр сатып алган. «Хет тавышларын ишетеп торырмын, көнне уздыру өчен эш булыр», – ди. Хәзер инде ашарга да үзенә пешерәсе. Аш-суны оста әзерли икән. Керне дә машинада тиз генә юдыртып ала.
Картлар әйтмешли, мирдән аерылган кеше түгел ул. Телевизорын да карый, радиосын да тыңлый. Ил-көн яңалыкларыннан да хәбәрдар. Кирәк икән, сәясәт турында сүз куерта ала. Дини кануннар буенча яши. Рәхимулла бабай белән яшәү күңелсез булмас, кыскасы.
– Тигез, парлы тормышның кадерен белегез. Мин ялгызлыкның авыр икәнен үз башыма төшкәч кенә аңладым. Эчкән чәемнең дә тәме юк. Башкасын әйтеп тә тормыйм. Үз насыйбымны очратырга язсын, – ди Рәхимулла бабай.
Сәрия МИФТАХОВА |
Иң күп укылган
|