|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.06.2022 Хәвеф-хәтәр
Пенсионерлар мәетләре елдан артык өйләрендә ятканИрландия полицейскийлары йортның төрле бүлмәләрендә яткан бер еллап элек үлгән пенсионер мәетләренә тап булган. Тикшерүчеләр фикеренчә, 82 яшьлек Николас Смит һәм аның 79 яшьлек хатыны Хилариның 2020 елның ноябре яисә декабрендә үлүе ихтимал. Кешеләр белән әллә ни аралашмыйча яшәүче бу пенсионерларны нәкъ шул тирәдә соңгы тапкыр күргәннәр. Бу пар моңа кадәр Англиядә яшәгән. Пенсиягә чыгу белән алар Ирландиягә күченгәннәр һәм йорт сатып алганнар.
Пенсионерларның күптәннән машинада йөрмәвен, бакчаларын чүп басканын күргән күршеләре нидер булгандыр дип шикләнә башлый. Алар полициягә мөрәҗәгать итә. Пандемия орында ир белән хатын Англиягә кайтып китмәдеме икән дип шикләнүчеләр дә булган.
Йортны ачып кергән полиция хезмәткәрләре төрле бүлмәләрдә яткан мәетләргә тап була. Үлемнең криминаль характерда булмавы билгеле. Белгечләр пенсионерлар ковидтан үлмәдеме икән дигән шик тә белдерә.
Чыганак: lenta.ru
Фото: пиксабай
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|