|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.06.2022 Икътисад
1 июльдән Россиядә кемнәрнең хезмәт хакы артачагы билгелеӘгәр хезмәткәрнең хезмәт хакы минималь хезмәт хакына бәйле булса, 1 июльдән аның хезмәт хакы артачак, дип яза «Прайм» агентлыгына сылтама белән РИА Новости. Хәзер минималь хезмәт хакы 15 279 сум тәшкил итә. «Компанияләр законнарны үтәргә тиеш, шуңа күрә алар хезмәткәрләрнең хезмәт хакын минималь хезмәт хакының яңа күләменә кадәр арттырачак», - дип сөйләде персонал буенча директор Дмитрий Дударев.
Аерым климат шартлары булган районнарда эшләүче россиялеләр шуны истә тотарга тиеш: район, «төньяк» коэффициентлары һәм стаж өчен өстәмә минималь хезмәт хакы күләменә керми, дип китерә аның сүзләрен Татар-информ. Алар бу күрсәткечтән тыш исәпләнә, дип искәртә белгеч.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|