|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.06.2022 Яңа китаплар
Вакыйф Нуруллин яңа китабы турында: Үзем китәр алдыннан истәлек булып калсын87 яшьлек күренекле язучы Вакыйф Нуруллинның «Әгәр син булмасаң...» дип исемләнгән яңа китабы дөнья күрде. Басмада язучының 1966-1991 елларда язылган популяр повестьлары урын алган. «Мине яратып укыган буын хәзер олыгайды инде. Журналларда басылган, тәрҗемә ителгән повестьларымның тиражы заманында бер миллионнан артты. Урта буын да минем әсәрләр белән таныш, ләкин яшьләр укымады. Яңа китап чыккач, бәлки алар да укыр. Үзем китәр алдыннан китап сөючеләргә истәлек булып калсын. Чыгаргач, шуңа сөендем, - дигән Вакыйф Нуруллин «Татар-информ» хәбәрчесенә. Вакыйф Нуруллинның 1100 нөсхә белән чыккан китабы Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә сатуга куелган. Басмага «Шинельсез солдатлар», «Әгәр син булмасаң...», «Күпер чыкканда», «Сагынырсыз әле...» повестьлары кергән. «2014 елдан бирле китапларым чыкканы юк иде. Шуннан бирле китап кибетләрендә бер генә китабым да булмады. 2014 елда чыкканы бер атна эчендә сатылып бетте. Аны бүләккә дип өчәрне алдылар. Язучының китабы кибет киштәсендә булырга тиеш», - диде Вакыйф Нуруллин. «Әгәр син булмасаң...» китабына кереш сүзне һәм Вакыйф Нуруллин әсәрләренә кыскача күзәтүне Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире Ленар Шәех язган. Кереш сүздән кыскача өзек: «Сагынырсыз әле...» повесте совет чоры җитәкчесе образын гәүдәләндерә, аның туган-тумачалыкка, әшнәлеккә, рухи бозыклыкка корылган тормышы ахыр чиктә төп каһарманның үзе өчен үкенечле тәмамлана. Аны укыгач, бүгенге көн күзлегеннән карап, күңелдә үзеннән үзе «хәзер нәрсә үзгәрде соң?» – дигән сорау туа».
--- |
Иң күп укылган
|