|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2022 Сәясәт
Депутатлар Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның отставкасын кабул иттеБүген Актаныш районының чираттан тыш сессиясендә район башлыгы Энгель Фәттахов үз теләге белән вазифасыннан китүен белдерде. Район советы депутатлары аның отставкасын кабул итте. «Мин күп эшләдем, озак эшләдем, сез дә инде ялыккансыздыр миннән. Минем гаризаны канәгатьләндерүегезне сорыйм. Мин 20 ел, урынбасар вазифасын алсаң, 25 ел эшләдем. Актаныш урамнарында иркенләп йөрим. Бер кеше дә әйтә алмас – кем генә мөрәҗәгать итсә дә, берсенә дә битараф булмадым. Үти алмасам да, битараф калмадым. Мине эшләткән өчен республика җитәкчелегенә бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә шушы районда калып, шушы коллектив белән хезмәтемне алып барасым килә», – диде район башлыгы.
Фото: aktanysh.tatarstan.ru
--- |
Иң күп укылган
|