|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2022 Җәмгыять
11 яшендә миллионер булганАКШның Техас штатында яшәүче кыз, лимонад брендын уйлап чыгарып, 11 яшендә компаниянең генераль директоры булган. 17 яшьлек миллионер Микайла Ульмер шәхси эше хакында беренче тапкыр 4 яшендә чакта уйлана. Нәкъ шул чакта кызның карт картәнисе аңа җитен орлыгыннан ясалган лимонад рецепты язылган 1940 еллардагы аш-су китабын тапшыра. Ульмер рецептны камилләштерә: составындагы шикәр күләмен киметә, бал куша һәм лимонадны үзе яшәгән йорт янында киоскта сата башлый. Бал куллану да буш урында килеп тумаган. Лимонад җитештерә башлаганчы Ульмерны ике тапкыр бал кортлары чага һәм кызның әнисе аңа бу бөҗәкләр турында сөйләп бирә. Бал кортлары югалу өстендә тора, аларның юкка чыгуы табигатьтә дә, кешеләрдә дә чагылачак, ди ана кечкенә кызына.
Нәкъ шунда Ульмер социаль эшкуар булып, акча гына эшләргә түгел, ә бал кортларын яклап, аларны саклау белән дә шөгыльләнергә теләвен аңлый. Компаниясен ул “Мин һәм бал кортлары” дип атый. 2016 елда Ульмер эре сәүдә челтәре белән килешү төзи, ул кыздан 11 миллион долларга лимонад сатып ала. Лимонадтан кергән акчаларның бер өлешен кыз бал кортларын коткаруы белән шөгыльләнгән оешмага бирә.
Үз бизнесын ачарга теләүчеләргә Ульмер күңелләре яткан эш белән шөгыльләнергә һәм авыр эшкә әзер булырга киңәш итә. Кыз үзе бизнес белән даими шөгыльләнә: эш көннәрендә – дәресләрен әзерләгәч, ял көннәрендә исә үзенә каникуллар оештыра.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|