поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.06.2022 Җәмгыять

Тагын бер көрәшче гаиләле булды. Сабан туе көнендә!

Көрәшченең булачак кәләше дөнья чемпионы булып кайткач, аның турында мәкалә язарга барган. Өч айдан соң очраша башлаганнар. Ә инде якшәмбе, күпләр көрәшеп йөргән вакытта, шәп туй уздырганнар.

Элеккеге журналист Эльвира һәм талантлы көрәшче, яшьләр арасында өч тапкыр дөнья чемпионы Илназ Рамазановларның танышуы әнә шулай башланган.
 
- Без бит икебез дә Тукай районыннан. Минем Илназ турында язгалаганым бар иде, ләкин таныш түгел идем. 2019 елның ахырында Тукай районы башлыгы мине аның турында язарга җибәрде. Икенче тапкыр дөнья чемпионы булып кайткан иде шул вакытта. Танышуыбыз шуннан башланды. Ә өч айдан очраша башладык, - ди булачак ире белән тәүге күрешүләре турында яшь кәләш Эльвира. - 1 ел элек Болгарда никахыбыз булды.
 
Әлбәттә, күпләр Чаллы, Казан Сабан туйлары көннәрендә яшьләрнең туй уздырып йөрүләренә аптырап та калгандыр. Баксаң, туй көнен билгеләгәндә Сабантуй көннәре әле билгеле булмаган икән. Барысы да алар теләгән фотографның буш датасына бәйле булган. Нәтиҗәдә, Казанның иң шәп фотографларның берсе фотосессия ясаган аларга.
 
Эльвира белән Илназның сторисларын карап баручылар туй Казанда булган дип уйларга мөмкин. Юк, Казанга алар фотосессия ясарга гына килгәннәр икән. 5 йолдызлы  шәп отельләрнең берсендә 3 сәгать истәлеккә калырлык итеп шәп фотолар төшергән үзләре.
 
Туйларына килгәндә, анысы Чаллыда - "Орловский дворец" ресторанында узган. "80 кешелек туй булды. Чакырылган кунаклар арасында көрәшчеләр дә булды: Алексей Абрамов, Илназ Закиров һәм Рафаэль Кәлимуллин. Алексей һәм Илназ белән яшьтән үк танышлар икән, Рафаэль белән Түбән Камада бергә укыганнар", ди Эльвира кунаклар турында.
 
Туйга әзерләнү сәбәпле, Илназ быел Чаллы Сабан туенда катнашмаган. Шулай да Актаныш районының Куян авылында, Тукай районының Биклән авылында һәм Тукай районы Сабан туенда көрәшкән. Бу атнада Сарманда - үзе эшләгән авыл хуҗалыгы оешмасының бәйрәмендә дә көрәшергә җыена икән.
 
Бүгенге көндә Эльвира белән Илназ Чаллыда яшиләр. Ләкин киләчәккә планнары зурдан: Илназ Биклән авылында йорт җиткереп килә. "Саф һавада, үз йортыбыз белән яшисебез килә", ди Эльвира.
 
Ә без исә барлык көрәшчеләр һәм көрәш җәмәгатьчелеге исеменнән Рамазановлар гаиләсен туйлары белән котлыйбыз һәм бәхетле тормыш теләп калабыз.

 


Радик САБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 21.06.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»