|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2022 Җәмгыять
Балтач районында Россиядә иң зур бәлеш пешерү рекорды теркәләчәк2022 нче елгы ZoorZoom Бәлеш Party Россиядә иң зур бәлеш пешерү рекорды белән тарихка кереп калачак. Моңарчы 20 килолы бәлеш 2018 нче елда Башкортстанда пешерелгән булган. Балтачта махсус мичтә 50 кило авырлыктагы Zoor борай бәлеше пешәчәк. Оештыручылар сүзләренчә, 50 килограммлы милли ризыкны пешерү өчен зур мич кирәк булачак.
«Чарада өч төп мәйданчык тәкъдим ителәчәк: гастрономия, күргәзмә һәм күңел ачу. Бәйрәм һәм гастрономия мәйданчыгының символы – 1 метр диаметрлы һәм 50 килолы бәлеш. Яшьләр көнендә үсеп килүче буынга милли йөзебезне, рухиятыбызны һәм гореф-гадәтләрне заманча “эчлек” белән тапшырасы килә», - диде Балтач Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин.
Бәйрәм программасында “Коляскалар парады”, чыгарылыш сыйныф укучыларын, төрле өлкәләрдә уңыш казанган яшьләрне бүләкләү, татар эстрадасы артистлары чыгышы, көбекле дискотека бар. Тулы программа белән моннан танышырга була: https://zzparty.baltasi.ru
ZoorZoom Бәлеш Party-2022 26 июньдә – Яшьләр көнендә Балтач районында, «Сабантуй» ял паркында узачак. Россиядә иң зур бәлеш пешерү рекордын теркәү 19 сәгатьтә булачак. Аннан һәркем авыз итә алачак.
ZoorZoom Бәлеш Party журналистларны кунакка чакыра! Аккредитация https://zzparty.baltasi.ru сайтында.
Фото: Матбугат.ру
0+
--- |
Иң күп укылган
|