поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.06.2022 Җәмгыять

Кабергә чәчәкләр утыртырга ярыймы?

Укучыларыбызда дингә, мәрхүмнәр дөньясына кагылышлы сораулар туып тора. Без аларны бергә тупладык һәм Казанның “Шамил” мәчете имамы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдингә юлладык. Тулы җаваплардан һәр­кем үзенә кирәкле фай­далы мәгълүмат алыр дип өметләнәбез.

— Бездә яңа татар зираты ачылды. Анда чардуганнар кую рөхсәт ителми. Нишләп халык белән киңәшмичә шундый таләп куялар икән? Чардуганны гомер-гомергә куйганнар бит инде. Элек ул агачтан иде, агач чардуган череп бетеп кабер өстенә аварга тиеш диләр иде. Аннан кабер өстенә агач утыртырга кирәк, ул череп авып төшкәнче зекер әйтеп, мәр­хүм­не кабер газапларыннан саклап тора дип ишеткәнем бар.
 
— Беренчедән, зират, каберстан ул ахирәт белән бәйле урын. Аның дөнья белән бәйлелеге юк. Кешеләр үлгәннән соң без аларны дин кушканча мәңгелеккә әзерлибез. Иң элек ул дин кушканча госел коендырыла, аннан дин кушканча ап-ак кәфенгә төрелә, соңыннан дин кушканча аңа җеназа намазы укыла, аннан дин кушканча аны зиратка алып китәләр һәм дин кушканча күмәләр. Инде иң азакта, халык нәрсә әйтә дип түгел, ә дин кушканча, аның өстенә чардуган куялар яки куймыйлар. Зиратта булган барлык хәлләр дин кушкан сүзгә таянып эшләнергә, Коръәнгә, Мөхәммәт (с.г.в.) хәдисләренә, мөгтәбәр галимнәрнең фикерләренә нигезләнергә тиеш, ә каядыр кемдер әйтте, халык шулай уйлады дип түгел. Диндә җир карынына кертелгәннән соң мәрхүмнең өстенә нәрсәдер куегыз, чардуган булсын, ул агачтан булсын, тимердән яки таштан булсын дигән сүзләр юк. Ә бары тик кеше күмелгәннән соң аның өстенә таш куегыз һәм ташына аның исемнәрен языгыз дигән нәсыйхәт бар, дин сүзе шуның белән генә чикләнә.
 
Ә чардуган куюга килгәндә, аны мөселман халыклары бар иткәннәр. Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.) вакытында ул булмаган, кеше үлгәч аның кабере өстенә таш куйганнар һәм ташка исемен язганнар. Чардуган кую со­ңыннан гына, хайваннар кереп, кабергә зыян салмасыннар дигән максаттан гына барлыкка килә. Мин дә авылда үскән бала, элек каберләр генә уратып алына иде, ә зират тирәләре тотылмый иде. Мал-туар кереп зыян салмасын дип, зират тирәләрен соңыннан гына тотып ала башладылар. Ягъни, чардуган куюның асыл хикмәте шунда. Ул мәрхүмгә кирәк түгел, ул аның халәтенә ниндидер үзгәреш кертми. Шуңа күрә бүгенге көндә чардуган кую мәсьәләсе инде телгә алынмый. Мин үзем Буа ягыннан, әле күптән түгел шунда кайткан, зиратка кергән идем, каберләргә чардуганнар бик тыгыз куелганга күрә, кешеләр мәрхүм якыннары янына да бара алмыйлар. Казандагы Иске татар зиратында да шул ук хәл. Кабер янына килеп утырып, дога кылырлык түгел. Ягъни, күп очракта бу чардуган исәннәргә дә зарар китерә. Бүгенге көндә зиратлар тоташ уратып алына, анда сыер да, сарык та, бер хайван да керми, дөресен генә әйткәндә, күп авылларда көтү дә йөрми. Мәрхүмгә бездән бара торган нәрсә: яхшы сүзебез һәм хәер-догабыз, шуннан тыш аңа бернәрсә кирәк түгел. Без аның каберен янына барып дога кылыр өчен генә билгелибез.
 
Агач утыртуга килгәндә, мәрхүм күмелгәннән соң аның өстенә агач утырту диндә бар, дин моңа уңай карый. Мөхәммәт гәләй­һиссәлләм вакытында шундый бер хәл була: шә­кертләре аның бер агачны урталай сындырып берсен бер җиргә, икенчесен икенче җиргә кадап куйганын күреп алалар. Шуннан Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Биредә кешеләр күмелгән, шушы агач үсеп чыкканнан соң аларга истигфар, дога кылып торырлар һәм кабер газабын җиңеләйтерләр”, — ди. Шуңа күрә кеше үлгәннән соң аның кабере өстенә агач утырту гадәте диннән алынган, ул дингә каршы килми. Ләкин, шулай ук Гарәбстанда агач сирәк күренеш, чөнки утыртканнан соң аңа тәрбия кирәк, анда агач үз иркендә үсеп, чүп кебек бөтен дөньяны каплап алмый. Безнең җирлектә агач утыртканнан соң күп очракта ул тирә-якка тарала, бөтен зиратны басып ала һәм, әлеге дә баягы, кешеләр зиратка керә алмас хәлгә киләләр. Шушы уңайдан безнең хәзрәтләребез, мөфтиләребез зиратка җиңеллек белән кереп, мәрхүм янына килеп дога кыла алыр өчен агач утыртмау мәсьәләсен күздә тоталар. Чөнки кайсыбер зиратларда агачлар сынып, череп, авып кабер ташларын җимереп, шулай ук каберләргә дә зыян китерәләр. Дин хөкемнәренә килгәндә дә, һәрбер хөкемнең үзенең урыны, үзенең вакыты, таләп­ләре бар. Бу очракта, бәлки, безнең җирлектә, чыннан да, агач утыртмау хә­ерлерәктер.
 
— Минем әби кабергә чәчәк утыртырга ярамый дип әйтә иде. Дини календарьларның берсендәме, брошюрадамы, кабер өс­тендә үскән үләннәрне өзәргә ярамавы, аларның мә­етләргә зыян китермәве, бөтен үсемлекләр дә Аллаһка зекер итүе һәм кабер өстендәге үсемлекләрнең мәетнең газапларын киметеп, мәртәбәсен генә арттыруы турында язылган иде. Тагын икенче календарьда кабер өстендәге үсемлекләрне утау тыелуын, каберне бары тик корыган үләннәрдән генә чистартырга мөмкин икәнлеген язганнар иде. Быел Мө­хәммәд Трабзони Мә­дә­нинең Аллаһ Тәгаләнең әмерләреннән генә торган “40 изге кодси хәдис” китабында тагын да куркынычрак сүзләргә юлыктым. Икенче хәдис­тән өзек: “Кем кабер өс­тен­дәге үләнне өзсә, Минем Кәгъбәне үз кулы бе­лән җимергән кебек була”.
 
— Пәйгамбәр гәләй­һис­сәлләм һәрбер эш нияткә бәйле дигән. Кеше Аллаһ ризалыгы өчен пакь­ләү нияте, изге ният белән кабер өстен артык үскән үләннәрдән арындыра икән, бу, әлбәттә, сорауда телгә алынган хәдис хөкеменә керми. Кабер өстенә бер төрле зыян салу ниятеннән, чәчәкләрне, үләннәрне үзеңә алыр өчен йолку гына гөнаһлы гамәлдән санала.
 
Мөхәммәт Пәйгамбәр (с.г.в.): “Пөхтә, чиста булу иманның яртысы”, — ди­гән. Шуңа пөхтәлек һәм чисталык мөселман кешесенең барлык җиренә кагыла: киеменә дә, яшәгән җиренә дә, абзарына да, һәм шулай ук мәрхүмнәре яткан каберлеккә дә. Мөселман кеше бөтен нәрсәсен пөхтә тотарга тиеш. Шуңа кабатлап әйтәм, пөхтәлек, чисталык нияте белән каберне чистартуда бернинди зыян да, зарар да юк һәм ул гөнаһ булып та саналмый.
 
— Кабер ташына мәр­хүмнең сурәтен кую ярый торган эшме икән? Кабер ташыннан мәрхүм исән кебек карап торгач, куркыныч булып китә...
 
— Гомумән, сурәт ясау, сурәтне өйдә, бүлмәдә, яки каядыр саклау турында дин тискәре фикер белгертә, бу хакта күпләр белә инде. Бигрәк тә үлгән кешенең сурәтен кабер ташына яки чардуганына кую-беркетү — бу мәрхүмне дә газаплау һәм килгән кешеләрнең күңелләренә дә бер төрле хәвеф салу була. Ягъни, әлеге гамәлнең ике зарары бар, берсе мәрхүмнәргә, икенчесе исәннәргә. Шуңа күрә, мөселман бәндәсе, иманлы бәндә бу гамәлдән тыелырга, әгәр дә кабер өстенә берсе белмичә сурәт куйган булса, аны алырга яки капларга тиеш.
 
— Зиратларда артык купшы каберләр күбәйде: зур-зур мәрмәр плитәләр, ясалма газоннар, ул ясалма чә­чәкләрне әйтәсе дә юк... Кабер өсте матуррак булган саен мәр­хүмгә яхшырак дип уйлыйлар микән?
 
— Дин күзлегеннән чыгып әйткәндә, кабер өстен артык матурлау, зиннәтләү кирәкле һәм тиешле гамәл түгел, чөнки мәрхүм өчен аның бернинди файдасы юк. Кайберәүләр, чыннан да, күрше кабердә таш мәрмәрдән ясалган, әйдәгез әле, без алтыннан ясатыйк дигәндәй, үзләрен күрсәтү, кылану, мактану нияте белән эшлиләр икән, бу хәтта мәрхүмгә зарар да китерәчәк. Шуңа күрә кабердә дә гадилек дигән кагыйдәдән узарга кирәк түгел. Шулай ук диннең бер кагыйдәсе бар: исраф итү, тиешсез-кирәкмәгән һәрбер эш — харамдыр дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Шуңа да кабер өстенә кыйммәтле ташлар кую, аны зиннәтләү, анда фоторәсемнәр урнаштыру, ясалма чәчәкләр кую — болар берсе дә безнең дингә туры килгән эшләр түгел. Пәйгамбәребез гәләйһиссәлләм шулай ук хәдисләренең берсендә: “Кем дә кем бүтән милләтләргә охшарга тырышса, ул шулардан кубарылыр”, — ди. Гадәттә, ясалма чәчәкләрне кабер өстенә христианнар куялар, шушы нисбәттән, аларга охшамау нияте белән дә без бу эштән, әлбәттә, тыелырга тиеш­без. Кабер өсте чиста булырга тиеш, бик зур үс­мәгән һәм иң азакта кабергә зарар китермәгән чәчәкләр, агачлар утырту урынлы. Ләкин артык зиннәтләү артыклыкка һәм харамга керә. Кайсыбер җирдә, кайбер гаиләләр якыннары үлгәч, бурычларга кереп, үзләрен, балаларын ризыктан мәхрүм итеп, кыйммәтле ташлар ясаталар, менә бу акылга да, җанга да, күңелгә дә һәм дингә дә туры килгән гамәл түгел.
 
— Зиратта яланбаш, җиңелчә киенеп, шәрә беләкләр белән йөрүче хатын-кызларны кү­рер­гә туры килә. Зират парк түгел бит ул. Анда тәхәрәтләнеп, шәригать кушканча киенеп керергә кирәк. Мин, гому­мән, хатын-кызларның зиратка мөмкин кадәр кермәве яхшы дип саныйм. Мәрхүмнәр бөтен нәрсәне күреп, сизеп яталар диләр. Тиешенчә киенмәгән, тиешлесен генә сөйләш­мәгән хатын-кызлар мәрхүмнәрнең тынычлыгын бозалардыр кебек...
 
— Минем мәрхүмнәр турында язылган китабым бар, ул “Мәрхүмнәр бакчасы” дип атала. Мин анда, җентекләп, мәрхүмнәрнең хәлләре, халәтләре хакында яздым. Әлбәттә, үзем уйлап чыгарып түгел, ә дин китапларына, мөгтәбәр хәдисләргә, хәдис китапларына таянып. Ме­нә шул хәдис китапларына баксак, әлбәттә, зиратта тиешсез рәвештә йөрүләр, дин кушмаган гамәлләр башкару — мәрхүмнәргә тынычсызлык китерә. Дин күзлегеннән караганда, хатын-кыз зиратта да, зираттан тыш та гаурәт җирләрен каплап йөрергә тиеш. Болай иткәндә, беренчедән, ул әҗер-саваплы була, икенчедән, үзен — гөнаһтан, өченчедән, тискәре дулкыннардан да саклаган була. Бигрәк тә зиратка кергәндә, анда бит төрле халәттәге кешеләр ята, фән күзлегеннән чыгып әйткәндә, һәр кешенең үзенең дукыны бар. Шундый очраклар бар, кайбер хатын-кызлар зиратка барып кайтканнан соң авырыйлар. Минемчә, ул каберстанда үзен тиешенчә тотмаган, ялангач килеш кергән, бәлки, тиешсез сүзләр сөйләшкәндер. Зиратка кергәндә хатын-кыз дин кушкан кагыйдәләрне үтәргә, чисталыкны-пөхтәлекне сакларга, белгән догаларын укып керергә, зиратта да догалар укып, шул рәвешле үзен күңелсез хәлләрдән сакларга тиеш.
 
— Былтыр Арча зиратына кергәндә күрдек: бер апа белән кыз, чардуган эченә кереп бас­каннар да, рәхәтләнеп тыпырдап чардуганны эчтән буяп яталар. Бу хәлгә бик нәфрәтләндем. Ничек инде кабер өстенә басарга була?
 
— Әлбәттә, кеше күмелгән кабер өстенә басу — гөнаһлы гамәл санала. Исән кешенең өстенә менеп берәр эш эшләп аңа ничек борчу китергән булсаң, шулай ук мәр­хүм­нең кабер өстенә менеп тиешсез хәрәкәтләр ясаганда да бу, әлбәттә, мәрхүмгә борчу китерә.
 
— Мәрхүмнәр үзлә­ренең каберләре янына килеп яки өйдә алар өчен дога кыл­ганны ишетә­ләрме?
 
Ислам галимнәре Бохари һәм Мөслимнең китапларына күз салсак, бу сорауга җавап буларак бик күп дәлилләр китерергә була. Әйтик, тү­бән­дәге мисаллар.
 
Пәйгамбәребез (с.г.в.) каберләр яныннан узган вакытта аларга эндәшеп сөйләшкән кебек: “Сезгә сәлам булсын, әй кабер әхелләре булган иманлы бәндәләр!” — дип әйтүне өйрәтте һәм кагыйдә буларак шәригатькә кертте. Мәрхүмнәргә сәлам биреп эндәшүдән шуны аң­ларга була: әгәр дә алар тере кешеләрнең сәламнәрен ишетмәсәләр, аларга эндәшүнең бернинди мәгъ­нәсе булмас һәм сәлам биреп дога кылу буш эштән гыйба­рәт булып калыр иде (әм­ма ләкин пәйгамбә­ребез (с.г.в.) беркайчан да буш эш өйрәтмәде).
 
Шөһрәтле бөек галимнәрнең берсе Суфьян Әс-сәүрий болай ди: “Даххәктән (дин галиме — ред.) шундый хәбәр иреште, ул шимбә көн кояш чыкканга кадәр берәр кеше мәр­хүм­нең кабере янына барса (дога кылса), мәрхүм аны һичшиксез белер (һәм ишетер) дигән иде”.
 
Әбү Каләбә сөйли: “Шамнан Басра шәһәренә юнәлгән идем. Төнлә бер җирдә туктап тәхәрәт алып, ике рәкәгать намаз укыдым. Соңыннан башымны кабер өстенә куеп йокладым. Төшемдә кабер иясе булган мәрхүмне күрдем. Ул миңа зарланып әйтте: “Син бүген мине төне буе борчыдың. Сез тереләр гамәл итә алсагыз да, күп нәрсәне белмисез. Без мәрхүмнәр (күп нәрсәне) белсәк тә, гамәл кыла алмыйбыз (изгелекләр эшли алмыйбыз). Әй, белсәгез иде, сезнең дөньяда ике рәкәгать намаз укуыгыз бөтен нәрсәдән яхшырак. Аллаһы Тәгалә дөньяда яшәү­­челәргә игелек бирсен. Без мәрхүмнәр өчен дога кылган кешеләрнең догалары каберләребезгә тау кадәрле нур булып керә”, — диде.
 
 
 

Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 20.06.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»