поиск новостей
  • 12.05 "Син бит минем бергенәм" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 13.05 "Бию пәрие" Камал театры (иске бина), 19:00, 12+
  • 13.05 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18:30, 12+
  • 13.05 "Ак чәчәкләр кебек" Кариев театры, 18:30, 12+
  • 14.05 "Гөргөри кияүләре" Камал театры (иске бина), 19:00, 12+
  • 14.05 "Сезне Ватан Онытмас!" Тинчурин театры, 11:00, 6+
  • 14.05 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 14.05 "Йосыф" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 15.05 "Башмагым" Камал театры, 19:00, 16+
  • 15.05 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18:30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
20.06.2022 Дин

Ике гает арасында никах укытырга ярыймы?

Халыкта "ике гает арасында никах укытырга ярамый", дигән сүз йөри. Дин буенча ике гает (Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре) арасында никахлашу чыннан да тыеламы?

"Ислам динендә “ике гает арасында никахлашу тыела” дигән кагыйдә юк. “Ярамый” диючеләр бу очракта шәригать хөкемнәренә түгел, ә төрле имеш-мимешләргә таяна. Дөреслектә исә Коръәндә дә, хәдисләрдә дә Ураза һәм Корбан гаетләре арасында никахлашу хәрам дигән тыю юк. Киресенчә, мәгълүм булганча, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең Әбү Бәкер кызы Гайшәгә Рамазан аеннан соң килүче Шәүвәл аенда никахланганы билгеле.
 
Никах изге гамәлләрдән санала. Ә изгелекне кайчан кылсаң да дөрес була. “Рамазан аенда никах укытырга ярамый” дигән фикер дә дөреслеккә туры килми, чөнки динебездә андый тыю юк. Әйе, кайберәүләр гаилә коруны Рамазан аена билгеләми, чөнки уразада көн дәвамында мәҗлес оештырырга, ягъни ашарга-эчәргә ярамый. Әмма ахшам намазына бер сәгать кала җыелып никахның рәсми өлеше үткәрелсә, кояш баеганнан соң исә мәҗлес табын алдында дәвам ителсә - дөрес була.
 
Кайчакта: “Гает көнне никах укытырга ярыймы?” – дип сорыйлар. Шәригать буенча гает көннәрендә дә никахлашу тыелмый, ләкин дини бәйрәмнәр вакытында имамнарның, гадәттә, мәшәкатьләре күп була, шуңа күрә бу очракта никах мәҗлесе мәсьәләсен алдан килештерергә кирәк: имам ризалык бирсә – үткәрергә мөмкин.
 
Сүз уңаеннан шунысын да билгеләп үтәргә кирәктер: “кәбисә елында (високосный год) өйләнешергә ярамый” дигән фикер дә – диннән ерак булган кешеләрнең уйдырмасы. Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның сәләме һәм рәхмәте булсын): “Диннең зәгыйфьләнгәнен шуннан белерсез – кешеләр төрле ырым-шырымнарга, хорафатларга ышана башларлар һәм моны дин буларак кабул итәрләр”, – дип әйтеп калдыруы безнең өчен бу нисбәттән кисәтү булып тора. Шуны онытмасак иде", дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин

---
Матбугат.ру
№ --- | 20.06.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы